Конспект: “Могҗизалар кыры”
Максат:
Балаларга кече яшьтән уен аша юл йөрү билгеләрен өйрәтү.
Бурычлар:
1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру.
2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.
3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлар: әйләнмәле барабан, магнитофон, юл билгеләре, сандык, транспорт төрләреннән уенчыклар, рәсемнәр, уенчык машина.
Эшчәнлек барышы
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Леонид Якубович килә алмау сәбәпле, бүген мин, ягъни Алсу Зуфаровна, сезнең белән “Могҗизалар кыры” дигән тапшыруны алып барачакмын.
Тапшыруның исеме: “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”. Ә хәзер сезнең белән танышып китик. Балалар, сез кайда яшисез?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Мөслим авылмы, шәһәрме соң ул, балалар ?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Сезнең балалар бакчасының исеме ничек?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Ә нинди төркемдә йөрисез?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Балалар, ә бүген сез бакчага нәрсә белән килдегез? (Берничә баладан сорала).
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Ока, Жигули. Боларны бер сүз белән генә әйтсәк, нәрсәләр дип әйтәбез?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Ә машиналар нинди төрләргә бүленәләр?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Балалар, ә нинди транспорт төрләрен беләсез?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Коры җир транспортына нәрсәләр керә?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Ни өчен?
Балалар җавабы: Чөнки машиналар коры җирдән, юлдан йөриләр.
Алып баручы: Балалар, су транспортына, һава транспортына, җигүле транспортка нәрсәләр керә?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Транспорт төрләре бик күп икән. Балалар, әйдәгез, барабан янына рәхим итегез. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. “Юл хәрәкәтенең” билгеләрен беләсез микән? Мин дә сезгә буш килмәдем, җиңүчегә – М а ш и н а!
1 нче турга – 4 уенчы чыга
Алып баручы: 1- нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?
1-нче уенчы: Велосипедларда хәрәкәт итү тыела.
Алып баручы: Бу билге юлда торса нишләр идең?
1-нче уенчы: Велосипедта барудан туктар идем.
Алып баручы: 2-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?
2-нче уенчы: Автобус тукталышы билгесенә.
Алып баручы: Бу билге безгә нәрсәне аңлата?
2-нче уенчы: Бу билге торган җирдә автобуслар туктый.
Алып баручы: 3-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?
3-нче уенчы: Җәяүлеләр хәрәкәте тыела дигән билге, төзелеш бара…
Алып баручы: Әйе, дөрес, балалар, бу билге булган җирдә йөрергә дә, уйнарга да ярамый.
Алып баручы: 4-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?
4-нче уенчы: Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.
Алып баручы: Бу билге нәрсәне аңлата?
4-нче уенчы: Җәяүлеләр бу билге торганда юлны курыкмыйча аркылыга чыга алалар. Ә нәрсә дип атала соң җәяүлеләр чыга торган урын? (Зебра).
Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Менә ничек әйбәт беләсез икән юл билгеләрен.
Ә хәзер рекламная пауза (Көй уйнап тора)
Х/уен: “Кайсы кайда йөри?”
2 нче турга – 4 уенчы чыга
Балалар, таблога карыйк әле. Монда нинди юл билгеләре яшерелгән? Игътибар белән карагыз.
Алып баручы: 1-нче уенчыбыз, сул яктан беренче юл билгесен әйтә.
1-нче уенчы: Туклану пункты.
Алып баручы: 2-нче уенчыбыз, уңнан беренче юл билгесен әйтә.
2-нче уенчы: Беренче медицина ярдәме пункты.
Алып баручы: 3-нче уенчыбыз, уртадагы юл билгесе ни әйтә.
3-нче уенчы: Телефоннан сөйләшү пункты.
Алып баручы: Балалар, ә менә болары нинди юл билгеләре?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Дөрес, балалар, безнең хәрефләрдән нинди сүз ясалган?
Балалар: Светофор.
Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк һәм сүзне иҗекләргә бүлеп карыйк.
-Ничә иҗектән тора?
Балалар: Өч иҗектән.
Алып баручы: Светофорның ничә төсе бар?
(Балалар җавабы).
Алып баручы:
Кызыл күз нәрсә ди?
Сары күз нәрсә ди?
Яшел күз нәрсә ди?
Балалар:
Кызыл күз – тукта, ди!
Сары күз – сабыр, ди!
Яшел күз – сезгә юл ачык, ди!
Алып баручы: Балалар, светофорны белү бик кирәк. Шәһәрдә машиналар күп, шуның өчен хәрәкәтләрне көйләп тору өчен светофор куелган. Светофорны белмәсәк, без хәләкәткә очрарга мөмкинбез.
Алып баручы: Балалар, без бүген нинди транспорт төрләрен белдек, могҗизалар кырында нәрсәләр өйрәндек?
(Балалар җавабы).
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бүген минем сорауларга матур, төгәл итеп җавап бирдегез. Сез “Могҗизалар кырының” җиңүчеләре. Миннән бүләк – машина. Ә хәзер , “супер” җиңүчегә машинаның ачкычын тапшырырга рөхсәт итегез. Балаларга бүләкләр тапшырыла.
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Мөслим авылы
“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ
Комментарии: |