Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математик илгә сәяхәт”

СаннарМәктәпкә хәзерлек төркеме

Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү, мәсьәлә төзи, саннарны чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, үзбәя кую.

Җиһазлау һәм материал: “Автобуслар” уены өчен санннар язылган карточкалар, карта , “Яз” фасылы турында рәсемнәр, биремнәр, күчмә кошлар рәсемнәре, Е.В.Колесникова “Я считаю до двадцати” (эш дәфтәре).

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”, “Куркынычсызлык”.

 

Эшчәнлек барышы

1. Исәнләшү.

Т. – Исәнмесез,балалар!

Балалар, әйдәгез бер- беребезне сәламләп алыйк.

– Хәерле көн, дуслар!

– Хәерле көн, кунаклар!

 

2. «Сорау –жавап» уены .

– Хәзер елның нинди фасылы?

– Яз айларын сана.

– Бер атнада ничә көн?

– Бүген атнаның ничәнче көне?

– Кичә нинди көн иде?

– Иртәгә нинди көн була?

– Куаклыкта 6 колак күренеп тора. Анда куяннар яшеренгәннәр. Ничәкуян? (3)

– Әби 2 пар носки бәйләде. Әби барысы ничә носки бәйләгән? (4)

(Яз турында әңгәмәүткәрү)

(Яз билгеләрен санау)

 

3. Т. – Балалар, без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә автобус белән барырбыз.

«Автобуслар» уены.

Уенда катнашучыларның муеннарына берәр төрле сан язылган катыргы түгәрәкләр эленә (балалар белгән саннар гына файдаланырга тиеш). Алар – “автобуслар”, саннар – автобусларның номерлары. Бүлмәнең төрле урыннарына шундый ук саннар язылган карточкалар беркетелә. Болар – махсус урыннар – “автобус тукталышлары” була.

Балалар бүлмәдә ирекле рәвештә йөгерешеп, уйнап йөриләр. Тәрбияченең “Тукталышларга!” дигән сүзеннән соң һәр автобус үз тукталышын тиз генә табып, шунда килеп туктарга тиеш. Уен, автобус номерларын алмаштырып, берничә тапкыр кабатлана.

 

4. Уен «Күршеләреңне тап».

Саннар

5. Т.- Юлга кузгалабыз. Сәяхәт вакытында төрле тукталышлар ясарбыз. Тукталышларны табарга карта ярдәм итәр.

 

Беренче тукталыш. Монда бер билге бар. Нинди билге булыр? (Кисәтү билгесе – кыргый хайваннар). Дәфтәрдә 2нче бирем.

 

Уен «Кайсы өй кемнеке?»

Жәнлекләр тотып торган мисалларны чишеп, аларның кайсы өйдә яшәгәннәрен белергә тырышып карыйк. Жәнлекләрне өйләре белән тоташтыр.

*Төлке кайсы өйдә яши? Ни өчен?

*Куян кайсы өйдә яши? Ни өчен?

*Аю кайсы өйдә яши? Ни өчен?

 

6.Икенче тукталыш. Ял билгесе.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары –артка.

Унга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иңөсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

 

7. Т. – Өченче тукталыш. Бу билге безгә исәпләргә, санарга куша.

Күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрү, мәсьәлә төзү. (Шарт, сорау, чишелеше, җавап)

Ә хәзер минем мәсьәләне тыңлагыз әле.

Каен агачында 8 ромашка чәчәге үскән. Аның 2 сен өзеп алганнар. Ничә ромашка калган?

 

8.Т.- Дүртенче тукталыш.

Бу нинди билгеләр? ( Геометрик фигуралар). Фигураларны атау.

Ял минуты

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

 

Математик диктант язу (дәфтәрдә 5 нче бирем).

Турыпочмаклык эченә:

Өске уң почмакка – квадрат

Сул аскы почмакка – шар

Уң аскы почмакка – өчпочмак

Сул өске почмакка – түгәрәк.

Уртада – овал.

– Шарны кая ясадыгыз?

– Квадратны кая ясадыгыз?

– Түгәрәкне кая ясадыгыз?

 

9. Т.- Бишенче тукталыш. Нинди билгеләр күрәсез? ( < > зуррак, кечерәк).

Үзлектән эш (карточкалар өләшенә). Саннарны чагыштыру.

5 < 6 10> 9

8 < 9 7 =7

 

10. Алтынчы тукталыш. Сәяхәттән кайту өчен безгә 20 – 1 гә кадәр кирегә санарга кирәк.

 

11. Йомгаклау.

Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар . Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Олы Әтнә“Кояшкай”балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРОВА ГӨЛНАРА ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий