Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кошларга ярдәм итү”

кош3-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өйрәтү.

Кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: кечкенә дусларыбызга карата сак караш, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек хисләре тудыру.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларга кышын ярдәм итү, алар турында кайгырту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәсе: танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, физкультура.

Ысуллар hәм алымнар: уеннар, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү, сюрприз, аудиоязма.

Ярдәмлек: кош рәсемнәре, кунак “Чыпчык”, кыш hәм яз күренеше сүрәтләнгән рәсем, кошлар тывышы яздырылган кассета, магнитофон.

 

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Кош рәсемнәрен карау: кошларның исемнәрен искә төшерү.

3. Кошлар турында табышмаклар.

4. Дидактик уен “Нәрсә кайда яши?”

5. Хәрәкәтле уен “Кошлар”

6. Шигырь уку “Кошлар туйдырам”; шигырьнең эчтәлеге буенча рәсем нигезендә әңгәмә үткәрү.

7. Йомгаклау.

 

 

– Балалар, минем яныма килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте.

 

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунакка “Чыпчык” килгән. Чыпчык безгә хат алып килгән. Әйдәгез, укып карыйк.

 

“Балалар, мин сезгә безнең кечкенә дусларыбыз, кошлар турында табышмаклар алып килдем. Сезнең аларга җавапларыгызны дөрес әйтүен телим.”

 

– Әйдәгез, балалар , эшне башлыйк (Тәрбияче балаларга кош рәсемнәрен күрсәтә). Бергәләп, исемнәрен искә төшерәләр: күгәрчен, чыпчык, песнәк, тукран, ала карга, сыерчык, кара карга, саескан h.б. Кошлар турында табышмаклар әйтәләр.

 

Җәй тукылдый бу чүкеч, кыш тукылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

 

Гөлдер-гөлдер-гөлдер бу, кызыл тәпи, кемдер бу? (Күгәрчен)

 

Агач башында йорты, эчендә яши җырчы (Сыерчык)

 

Тәрбияче. Балалар, кошлар кайларда яши?

Балалар.

– Урманда.

– Паркларда.

– Бакчада, өй яннарында.

– Су буйларында h.б.

Тәрбияче. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

Балалар. Кыш килде. Тышта суык, бураннар булып тора.

Тәрбияче. Балалар, уйлап карагыз әле: урманда, бакчаларда яшәүче кошлар ничек туеналар икән?

Балалар. Алар җимне үзләре таба.

Тәрбияче. Дөрес, көннәр җылы вакытта кошларга җим табуы җиңел, тик, салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, кошларга җим табуы кыенлаша. Менә шуңа күрә алар, бездән мәрхәмәт, ярдәм көтеп, кеше яши торган урыннарга тартылалар. Исегезгә төшерегез әле: без кошларга ничек ярдәм итек?

Балалар.

– Җимлекләр куйдык.

– Ашарларына бирдек h.б.

Тәрбияче. Ә хәзер әйдәгез “Кошлар” уены уйнап алыйк. (Аудиоязма, музыка уйный.) Балалар тәрбияче сигналына хәрәкәт ясыйлар.

Тәрбияче. Балалар, хәзер утырыгыз, мин сезгә акыллы малай турында шигырь сөйлим.

 

Кошлар туйдырам

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим.

Шуңа хазер кошлар өчен

Җим сибәм мин.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк,чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы,

Пыр-пыр очып. (Әнәс Кари)

Шигырнең эчтәлеге буенча рәсем нигезендә әңгәмә үткәрелә. Рәсемдә язгы күренеш сүрәтләнгән: малайлар агачка сыерчык оясы эләләр h.б.

Тәрбияче. Балалар, бу кайсы вакыт?

Балалар. Яз.

Тәрбияче. Рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар нишли?

Балалар. Малайлар кошларга оя куялар.

Тәрбияче. Язын безгә җылы яктан кошлар кайта. Алар табигатькә бик зур файда китерәләр. Зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, матур җырлары белән безне шатландыралар. Ә без аларны сагынып көтеп торабыз, оялар ясыйбыз.

 

Магнитофон язмасында “Кошлар тавышы” тыңлау.

 

Тәрбияче. Балалар, нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар. Кечкенә дусларыбыз, кошлар турында.

Тәрбияче. Кошлар безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик!

 

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

“Миләшкәй” Красносельский балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАМИДУЛЛИНА ИЛСЕЯР РЕШИД КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий