Яңа фикерләр:

postheadericon Проект-презентация: “Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге”

Рисунок2Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

КҮЧЕРҮ – Гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге (Презентация)

.

Тибы буенча иҗади.

Дәвамлылыгы: уку елы

Максат: баланың шәхси үсешен коррекцияләү буенча балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр белән уртак эшне оештыру.

Бурычлар:

Уртак эшчәнлек аркылы ата, ана, тәрбияче, бала мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Балаларның сөйләм телләрен, иҗади мөмкинлекләрен,үзара аралашу күнекмәләрен үстерү өчен җирлек булдыру.

Балалар бакчасында, гаиләдә бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар.

Җиһазлар: слайдлар, рәсемнәр, видеоязма.

Алымнар: әңгәмә, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, биюләр, конкурслар, дидактик уеннар “Тәртип буенча тез һәм сөйлә”, зиһен үстерү уены, чыгарылган китапка презентация “Нәниләрнең беренче китабы” (Ибраһимов И.М.)

Алдан эшләнелгән эшләр: шигырьләр өйрәнү, икмәктән ашамлыклар пешерү, бию һәм җырлар өйрәнү, “Шәҗәрә агачы”.

Теманың актуальлелеге

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. «Алай эшләмә», тегеләй итмә кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора. Ә ни өчен алай ярамаганын аңлата алабызмы?  Борынгы фәлсәфәчеләр: «Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче рухи яктан». Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип кисәтә ул. Шуңа күрә дә балачакта алынган күпъяклы тәрбия киләчәктә бик мөһим урын алып тора. Ата-ана, бала, тәрбияче. Әлеге өч төшенчә бала мәктәпкә киткәнче аерылгысыз.

 

Проектның этаплары

1. Әзерлек этабы:

-балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, теманы уйлау, максат кую, перспектив план төзү;

-темага кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышу;

-тема буенча иллюстратив материал әзерләү;

-балаларга һәм ата-аналарга эш әзерләү.

2. Төп этап:

-мөстәкыйль эшчәнлек: сюжетлы-рольле уеннар, дидактик уеннар, рәсемнәр ясау;

-ата-аналар белән: гаилә ара спорт ярышы, стенгазеталар конкурсы, консультацияләр, анкеталар, кулдан ясалган уенчыклар (поделкалар), гаилә агачы, икмәктән пешкән татар халык ризыклары  һ.б.

-тәрбиячеләр: тематик шөгыль, әңгәмәләр, гаилә папкалары белән танышуны баету, анализлау.

3. Йомгаклау: Түгәрәк өстәл.

 

Эшчәнлек төре Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Ата-аналар һәм балаларның бердәм эшчәнлеге
Тематик шөгыль: “Балалар хокуклары турында конвенция” -проблемлы ситуация чишү;-нәтиҗәләр чыгару карточкалар белән эш анкета “Минем хокукларым һәм бала хокуклары”
Әңгәмәләр:  “Минем тату гаиләм”,“Әниемә булышам”, -үстерелешле диалог-фикер алышу рәсем ясау “Әниемнең портреты”;үстерелешле диалог;сөйләм телен үстерү. -“Минем гаиләм” папкаларын формалаштыру-“Ял көннәрен ничек уздырдык?”
Спорт ярышы: “Минем гаилә иң җитез!” ярыш үткәрү физик яктан күрсәтү -гаилә командасына исем һәм девиз уйлау;-ярышка әзерләнү.
“Минем гаилә” -әңгәмә;-рәсем ясау ысуллары, материал сайлау. рәсем ясау үз гаиләң турында кыскача сөйләргә әзерләнеп килү.
“Шәҗәрә агачы”     әңгәмә дидактик уеннар: “Син миңа кем буласың?”, һөнәрләр. конкурс, стенгазеталар ясау; нәсел турында материаллар туплау. 
“Әниләр көне” балалар көче белән берничә концерт номеры:-шигырьләр (икмәк һәм әниләр турында)-бию (С.Алина, Аэлита)

-җырлар (“Әйлән-бәйлән”).

Әниләрне бәйрәмгә чакыру, конкурслар әзерләү, концерт номерлары әзерләү.

үзләренең төрле яклап сәләтле икәнлекләрен күрсәтү. конкурс “Иң уңган хуҗабикә”;фотосүрәтләр алып килү. 
Сюжетлы-рольле уеннар: “Өй”, “Гаилә”, “Туган көн”, “Кунакка бару” -уенга әзерләнү;-уенны оештыру;-уенны башлап җибәрү. -оештыру-рольләргә бүлү-тату уйнау уенга атрибутлар әзерләү
Түгәрәк өстәл тәрбияче интерактив тактада “Без мәктәпкә әзер!” темасына презентация күрсәтә. үзләренең төрле яклап сәләтле икәнлекләрен күрсәтү. уку елына нәтиҗә ясап фикер алышу.

 

Ата-аналар белән эшнең якынча планы

1. Мәгълүматлы, күрсәтмә материаллар.

-балалар бакчасы эшчәнлеге һәм гаилә мәсьәләләренә кагылган документлар белән таныштыру стенды;

-күргәзмәләр, балалар бакчасы һәм гаилә тормышыннан кызыклы материаллар, фотосюжетлар, кечкенә хикәяләр. Мәсәлән: “Әти-әни һәм мин”, “Күңелле безнең бакча”;

-бюллетеньнәр;

-төркемнәрдә аерым темаларга багышланган мәгълүматлар тупланган стендлар: “Безнең яраткан шөгыльләр», “Юлда сак бул!”, “Татарча сөйләшәбез”,“Тиздән мәктәпкә” һ.б.

2. Күмәк эш.

-кичәләр, тематик җыелышлар, викториналар, экскурсияләр оештыру;

-презентация  “Нәниләрнең беренче китабы” (Ибраһимов И.М.)

-балаларның  һәм әти-әниләрнең иҗади эшләре күргәзмәсен оештыру;

-әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне уздыру;

-“Бергә тәрбиялибез” педагогик кулъязма  язып бару;

3. Әти әниләр белән очрашу.

-гомуми;

-төркемнәрдә.

4. Гаилә тәрбиясе тәҗрибәсеннән.

-альбомнар: “Гаиләдә тәрбия”, “Безнең күркәм гадәтләр”;

-күчмә папка: “Шәҗәрә агачы”;

-Гаилә бәйрәмнәре;

-“Сәләтле гаилә” конкурсы.

5. Әти-әниләр белән методик эш.

-әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга методик рекомендацияләр тәкъдим итү (әңгәмәләр, лекцияләр, консультацияләр үткәрү);

-әти-әниләрнең тәкъдимнәре буенча эш.

6. Конкурслар, бәйгеләр.

-конкурс  “Әниемнең тәмле ризыклары”;

-әтиемнең уңган куллары (җимлек ясау)

-валеология буенча әти-әниләрнең эше;

-спорт буенча рәсемнәр конкурсы;

-“Безнең гаилә” стенгазета ;

-“Төрле ел фасылында чыдамлы чыршы уенчыгы ясау” конкурсы;

7. Нәтиҗә ясау. Бүләкләр, диплом, мактау грамоталары тапшыру.

 

Көтелгән нәтиҗә

Балалар гаиләләре, туганнары турында күбрәк мәгълүмат белделәр.

Балалар һәм әти-әниләр тагын да ныграк якынайдылар.

Туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес атый башладылар.

Әти-әниләр татар теленең кирәклегенә тагын да төшенделәр.

Балалар бакчасы, гаиләнең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә балаларның социаль яктан белеме, культурасы үсте.

 

Алга таба бурычлар

Балаларга ана телен белүнең мөһимлеген төшендерү.

Ата-аналарда балаларын ана телендә укыту теләге тудыру.

Гаиләдәге милли гореф-гадәтләрне дәвам итү.

Әти-әниләргә киләчәктә дә балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торуларын теләп калу.

 

Анкета сораулары

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Бала ана телендә сөйләшәме?

Әгәр дә сөйләшмәсә, алга таба ана телендә сөйләшүен планлаштырасызмы?

Татар телендә нинди газета-журналларга языласыз?

Балаларга нинди татар әкияте, шигырьләр укыйсыз?

Балалар белән татар телендә нинди тапшырулар карыйсыз?

Балалар бакчасыннан нинди өстәмә ярдәм булуын теләр идегез?

Сезнең бала тәрбияләүгә карата теләкләрегез, уй-фикерләрегез?

 


Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Шатлык” 1 нче баланың аң-белемен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГЫЙМАЕВА МИЛӘҮШӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ,

тәрбиячесе

РИЗАТДИНОВА ЛИЛИЯ ГЫЙЛӘҖЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий