Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бураннары белән килде безгә кыш”

cartedevoeux2012_en.jpg.scaled1000Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән оештырылган эшчәнлек

 “Танып белү” (дөньяны тулысынча күзаллауны формалаштыру)

 

Максат: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

1. Табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

2. Балаларның уйлап табуга (эвристик) юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү.

3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү, табигатькә сакчыл караш, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”,

Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, аудиоязмалар тыңлау.

Җиһазлау һәм материал: “Кыш” фасылы турында рәсемнәр, кар бөртекләре, биремнәр, уенчык фил, кояш рәсеме.

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы һәм күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы, күтәренке кәефләребезне бер-беребезгә бирәбез.

 

2. Уен “Дүртенчесе артык”.

1) Җәй рәсемнәре арасыннан кыш рәсемен алу. Кайсы рәсем артык?

2) Чөгендер, кишер, суган рәсемнәре арасыннан балалар чана шуган рәсемне табу.

3) Күчмә кошлар арасыннан карабүрек рәсемен аерып алу.

-Балалар, тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез әле, бу рәсемнәр бер-берсенә бәйләнгәнме?

-Кайсы ел фасылы турында?

-Бүген без сезнең белән кыш турында белемнәребезне тулыландырырбыз. Мин сезне безнең кунагыбыз белән таныштырып китәм. Безгә бүген кунакка фил килгән. Ул бик туңган , чөнки фил җылы якта яши. Филне без кайда күрә алабыз? (Зоопаркта) Филнең бик тә кыш турында беләсе килгән. Әйдәгез, аңа кыш турында сөйләп бирик. Сез ризамы?

 

3. Әңгәмә.

-Кыш айларына нинди айлар керә? (“Декабрь – елны тәмамлый, кышны башлый”. Бер елда ничә ай? Декабрь – карлы ай. Январь – салкыннар ае. Февраль – бураннар ае.)

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Күзәтүләрдән, рәсемнәрдән карап). Җирне, агачларны кар каплаган. Ап-ак, салкын кар ява, буран, елгалар боз белән капланган, агачлар йокыга талган, чыршы, нарат яшел килеш утыра. Кышлаучы кошлар өчен җимлек эләбез. Җылы киемнәребезне киябез (тун, пәлтә, бүрек, бияләй, киез итек.)

-Кыш сезгә ошыймы? Ни өчен?

 

4. Кыш көне табигать үзенчә матур, бөтен дөнья аклыкка күмелгән. Аның матурлыгына сокланып шагыйрьләр – шигырьләр, композиторлар – көйләр язганнар. Шуларның берсен тыңлап китәрбез. Шул музыка астында ял итеп алырбыз. ( П.И. Чайковскийның “Ел фасыллары” циклыннан “декабрь” ае фрагменты).

 

Ял минуты.

Без – карлар очабыз (кулларны болгап, очу хәрәкәтләре ясау).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерү).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез (чүгәлиләр).

 

5. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”.

-Балалар, кыш көне кояш турында нәрсә әйтеп була? (Кыш башында кояш бик аз җылыта, югары күтәрелми, көннәр кыска, төннәр озын) .

-Балалар, әйдәгез әле, өйрәнгән табышмакларыбыз бар, искә төшереп китик әле.

Табышмакларның җавапларын белсәгез, кояш та нурларын сибәр. Фил дә җылынып китәр иде.

 

Кыш турында табышмаклар әйтү.  

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган (кыш көне) (Г. Тукай)

 

6. “Иҗади табышмак” (Кыш турында табышмаклар уйлап әйтү)

-Сез дөрес җаваплар әйткәч, кояш үзенең нурларын сипте. Филгә җылы булып китте. Ул сезгә рәхмәт әйтә.

 

Тәрбияче:

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

 

7. Хәрәкәтле уен “Кар бөртекләре җыю”.

Бүлмә идәненә кар бөртекләре таратыла. Төс буенча кар бөртекләрен җыю.

Алдан җыеп бетерүче җиңүче була.

 

8. Кыш турында сынамышлар әйтү. “Халык әйтсә-хак әйтә”.

-Кар калын булса, ашлык уңар.

-Төтен җиргә төшсә, кар явар, төтен туры менсә салкын булыр.

 

Бармак уены.

Баш бармагым – кыш була

Кар-бураннары туза.

Имән бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.

 

10. Балалар, без кунагыбызга кыш турында күп сөйләдек. Аның әле безнең урманнарыбызда яшәүче җәнлекләртурында, аларның ничек кышлаулары турында беләсе килә икән. (Биремнәр: 1 дән 14 га кадәрге саннарны тоташтыргач, кыргый җәнлек рәсеме килеп чыга. Аю, куян, төлке, керпе -балалар бергә берләшәләр. Җәнлекнең исемен, кыш көне ничек яшәвен әйтәләр).

 

11. Йомгаклау. Бүген нәрсә белдегез?

Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә“Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРОВА ГӨЛНАРА ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий