Конспект: “Туфрак – тормыш чыганагы”
6-7 яшьлек балалар өчен әйләнә-тирә белән таныштыру – тәҗрибә үткәрү
Максат: туфракның ничек барлыкка килүен, анда яшәүче микроорганизмнарның ролен, туфракның кайбер үзлекләрен ачып бирү, кешеләрнең туфрак турында кайгыртуларын күрсәтү.
Материал: туфрак, ком, балчык, “Тизрәк үс, агач” уенына атрибутлар.
Алдан башкарылган эш:
Бүлмә гөлләрен туфракка, балчыкка, комга утырту. Күзәтү һәм нәтиҗә ясау. Үсемлек кайда яхшырак үсә.
Барышы.
Тәрбияче. Балалар, Белми безгә кунакка килгән, тик нишләптер бик боек күренә. Нәрсә булды?
Белми. Менә гөл утырткан идем, шундый йомшак, әйбәт җиргә утырттым, ә ул үсми дә үсми, гел боегып утыра.
Тәрбияче. Ярар, Белми, борчылма, балалар сиңа ярдәм итми калмас, шулаймы?
Әйдәгез искә төшерик әле гөл белән үткәргән тәҗрибәне, гөл кайда яхшырак үсте? (Туфракта)
Белми. Нәрсә соң ул туфрак? Мин гөл утырткан туфрак туфрак түгелмени? Монысы нәрсә? (Комга күрсәтә)
Балалар. Монысы ком була.
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Туфрак, балчык һәм комның ничек бер-берсеннән аерылганын тәҗрибәләр белән күрсәтик әле Белмигә.
Алдыгыздагы өч банкага да су салыгыз. Нәрсә күзәтәсез?
Балалар. Туфрак кара төскә керә, су үткәрә, балчык су үткәрми, ә ком аша су тиз үтә.
Тәрбияче.Юешләнгәч әвәләп буламы икән? (Балалар һәм Белми өчесен дә әвәләп карыйлар) Нәрсә әйтерсез?
Балалар. Ком тарала, ә кызыл балчыкны әвәләп була. Туфракны әвәләп булмый.
Тәрбияче. Әйе, җирнең иң өске катламы – туфрак, ул комлы, балчыклы була. Иң әйбәте – кара туфрак, аңарда туклыклы матдәләр күп. Ә комда, кызыл балчыкта туклыклы матдәләр юк. Балалар, ә нишләп Белминең гөле үсмәгән? (Балалар җавабы)
Белми. Әйтәм аны, су сибәм, сибәм, үсми, су балчыкка сеңми.
Тәрбияче. Ни өчен су өстә генә тора? (Балалар җавабы)
Тәрбияче. Минем алда банкада туфрак. Өстенә су салам. Нәрсә күзәтерсез?
Балалар. Күбекләр чыга (Ни өчен икәнен аңлаталар)
Тәрбияче. Дөрес, димәк, туфракта һава бар. Аны үсемлекләр сулый.
Ә җир астында нәрсәләр яши соң?
Балалар. Сукыр тычкан, коңгызлар.
Белми. Беләм, беләм, суалчаннар.
Тәрбияче. Әйе, тагын микроорганизмнар (аңлата). Туфракта су бар. Аның белән үсемлекләр туена. Ни өчен сез гөлләргә су сибәсез? Сипмәсәң нәрсә була? (Балаларның җавабы)
Тәрбияче. Туфракта яфраклардан барлыкка килгән черемә бар. Микроблар аларны үсемлекләр өчен бик кирәкле булган минераль тозларга әверелдерәләр.
Тәрбияче. Шәһәр паркларында коелган яфракларны җыеп яндыралар, сез аларга нәрсә диярсез? (Балалар җавабы) Әйе, агачлар туклыклы матдәләрсез калалар.
Тәрбияче. Кайдан килеп чыккан соң кара туфрак? Тыңлагыз. Туфрак килеп чыгу өчен меңнәрчә еллар кирәк.
Бик күп еллар элек җир өстен уңдырышлы туфрак түгел, бары тик ташлар гына каплап алган. Җил, яңгыр, салкыннар, эсселекләрдән аларда ярыклар хасил булган, һәрвакытта ватылып торганнар. Ташлар бер-берсе белән ышкылып, вакланып, ватылып торганнар, комга, балчыкка әверелгәннәр. Җилләр үсемлек орлыклары алып килгәннәр. Алар комлы балчыкка җайлашып тамыр җибәргән, яфраклары коелып, черемәгә әйләнгән. Еллар үтү белән нәзек кенә черемәле катлам барлыкка килгән. Аннан соң башка үсемлекләр үсеп чыккан һәм черемәгә әверелгән.
Тәрбияче. Ә туфракта яшәүче җан ияләре аларны черемәгә әйләндерергә ярдәм иткән. Балалар, кешеләр бакчада нәрсә эшлиләр соң?
Балалар. Җирне казыйлар, йомшарталар, су сибәләр.
Белми. Мин дә әнигә булышам.
Тәрбияче. Әйе шул, эшләгәндә генә җир уңышлы була. Мәкальләрне искә төшерик әле.
Балалар.
– Җир кара булса да, икмәк ак.
– Кыр хезмәт ярата.
Тәрбияче. Уңдырышлы туфракны сакларга кирәкме? Ничек?
Балалар. Агач тамырлары белән туфрак ныгый. Алайса су юып, җил очыртып алып китәргә мөмкин.
Тәрбияче. Без нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?
Балалар.
– Туфракта яшәүче җан ияләрен сакларга.
– Паркларда, бакчалардагы коелган яфракларны яндырмаска, алар микроблар белән эшкәртелеп, туфракны минераль тозларга баеталар.
– Урманнарны кисәргә ярамый, бу елгаларны саегуга китерә, туфрак кибә.
Тәрбияче. Бик дөрес аңлагансыз, балалар, Белми дә бүген күп нәрсә белгәндер. Әйдәгез гөлен дә утыртырга ярдәм итик инде. (Бергәләп гөл утырталар)
2 нче өлеш.
Ә хәзер “Тизрәк үс агач” дигән уен уйнап алыйк.
Максат: яфракның микроорганизмнар ярдәмендә эшкәртелеп, туфракка әверелүен һәм агачка үсәргә ярдәм итүен күрсәтү.
Барышы. Ике команда ярыша. Яннарында көзге агач яки яфраклар. Һәр командадан берәр кеше берәр яфрак алып, каршыларындагы бәләкәй агачка йөгерә, яфракны “суалчан”га бирә (суалчан – бала). Ул аны агач төбенә куя. Кайсы команда тизрәк бетерә, шуның агачы тизрәк үсә.
Тәмам.
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
“Иске Мичән “Таң” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
НӘГЫЙМОВА ГӘҮҺӘРИЯ БАРЫЙ КЫЗЫ
Комментарии: |