Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе”

70Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сугыш Ветераннары өчен 10-15 минутка исәпләнгән кичә.

 

Максат.

1. Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

2. Бәйрәм кичәсендә катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

3. Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: ике алып баручы, ветераннар, малайлар һәм кызлар.

Тукай маршы яңгырый (балалар урындыкларына кереп утыралар).

Музыка залы төрле шарлар, гирляндалар, флажоклар белән бизәлгән.

 

1 Алып баручы. Кадере дуслар! Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбезне бәйрәм итәргә җыелдык. Нәкъ 70 ел элек безнең халкыбыз илне Герман фашистларыннан җиңеп чыкты. Бу җиңү безгә җиңел генә бирелмәде. Миллионлаган солдатларның гомерләре өзелде. Бик күп солдатларның исемнәре дә билгесез, алар мәңгелеккә яу кырларында ятып калдылар. Аларга мәңгелек дан, аларның исемнәре мәңгелек. Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас. Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын татар ирләренә, аларның үзләреннән соң калган эзенә мәңгелек дан һәм ихтирам.

 

2 Алып баручы. Безнең бабайлар, әтиләр, абыйлар без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

1941 нче елның 22 июнендә немец юлбасарлары илебезгә кинәт һөҗүм итәләр. Һәр көн саен эшелоннар белән безнең солдатларны фронтка озатканнар. Туганнары һәм якыннары аларны күз яшләрен түгеп озатып калганнар, әмма безнең җиңеп чыгуыбызга һичшиксез ышанганнар.

 

Г.Свиридовның “Сугыш маршы” көенә балалар чыга.

 

Малайлар сугышчан солдатларны күрсәтәләр, кызлар – аларның әниләрен, сеңелләрен, якыннарын тасвирлыйлар. Балалар төркемнәрдә икешәр, өчәр, дүртәр кеше.

 

Беренче төркемдә – өч бала. Бер малай “солдат”, ике кыз – “ана” һәм “сеңел”. Кызлар “солдат”ны кочаклыйлар, күз яшьләрен сөртәләр.

 

Бала (малай).

Син, сеңлем, бер дә елама,

Әнием син дә нык бул.

Мин сугыш кырларыннан

Җиңү алып кайттырмын.

 

Көй яңгырый.

Икенче төркем балалары очкыч солдатны уратып алалар, аңа җылы оекбашлар, бияләйләр бирәләр.

 

1 Бала.

“Явыз сугыш”

Сугыш күпме кайгы- хәсрәт,

Күз яше, югалту китерде.

Сугышка киткән егетләрнең,

Күпмесенең гомере өзелде.

 

2 бала.

Нигә булган бу сугыш дип,

Искә төшкән саен уйланам,

Шул явыз сугыш кырында,

Ятып калган бит минем бабам.

 

3 бала.

Үз иле, гаиләсе өчен

Батырларча ул сугышкан.

Оныклары рәхәт үссен дип,

Хәтта үзен кызганмаган.

 

“Моряклар” биюе.

 

1 Алып баручы. Дүрт ел ярым сугыш барган. Ләкин безнең сугышчыларыбыз батырларча көрәшкәннәр, үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар. Шулар арасыннан данлыклы шагыйр Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил дә.

Муса Җәлил дөньяда бер генә халыкта да булмаган батырлык үрнәге күрсәткән. Без Муса Җәлилне искә алганда безнең күз алдыбызда унбер каһарман –җәлилчеләр – Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Сәйфелмәлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Гайнан Кормаш гәүдәләнә. Муса Җәлилнең, җәлилчеләрнең батырлыгы да ике юл шигырь белән дә әйтеп була.

Үлем диеп әйтеп буламы соң,

Җиңеп үлгән мондый үлемне.

 

Тылда калганнар завод, фабрикаларда көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Алар сугыш өчен сугыш кораллары ясаганнар: танклар, автоматлар, самолетлар, мимолетлар, пушкалар.

Дошманнар җиңелделәр!

Сугышчылар безнең илебезгә Бөек җиңү алып килделәр. Берлинга хәтле барып җитеп Кызыл байрак казадылар.

 

2 Алып баручы. 9 май – Җиңү бәйрәме. Урамнарда шат күңелле, күкрәк тулы орден-медальләр таккан ветераннар. Аларның күзләрендә сагыш тулы әрнүле күз яшләре. Барча халык Бөек җиңүне күреп шатланды, тик үзләренең якыннарын югалтуларын авыр кичерделәр.

 

“Җиңү маршы” биюе (Балалар шарлар, ленталар тотып бииләр)

 

1 Бала.

“Дуслык турында” җыр.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Ветераннар зур хөрмәткә ия.

Дөнья матур, якты, рәхәт,

Барсы өчен сезгә зур рәхмәт.

 

2 Бала.

Бәхетле без җирдә сез булганга,

Сызланмасын аяк-кулларыгыз.

Гомер үтә диеп борчылмагыз,

Сез олылар шуны белегез.

 

3 Бала.

Сезгә карап сокланабыз,

Күңелләрдә туа сабырлык.

Ярый әле сез бар, ветераннар,

Безгә өлге, үрнәк булырлык.

 

4 Бала.

Безгә матур тормыш бирер өчен

Бик күп күргән алар сугышта.

Кулсыз, күзсез, аяксыз кайтсалар да,

Зарланмаган алар тормыштан.

 

Күпләр кайта алмый калганнар,

Яу кырында ятып калганнар.

Сез күрсәткән батырлыклар

Мәңге калыр безнең йөрәктә.

 

Алып баручы.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен дигән теләктә калабыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә балалар ясаган открыткаларны бүләк итәргә рөхсәт итегез.

 

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта булган вакыйгалар, җиңү көне турында сөйлиләр.

Балалар ветераннарга чәчәк бүләк итәләр.

Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмамлана, саубуллашалар.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “2 нче гомуми үсеш төрендәге

“Алсу” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион татар теле категорияле тәрбиячесе

ШАГИЕВА АЙГӨЛ НУРУЛЛА КЫЗЫ,

I квалификацион татар теле категорияле тәрбиячесе

АХСАНОВА НАЙЛӘ ФАГИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий