Конспект: «Аю атлый, куян сикерә»
Беренче кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.
Программа эчтәлеге:
Балаларны гадәти булмаган рәсем ясау алымнары белән таныштыруны дәвам итү.
Шөгыль барышында бармак белән һәм бөтен уч белән таплар-эзләр төшерергә өйрәтү.
Зурлыкны ныгыту.
Пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыльгә карата уңай караш тәрбияләү.
Сүзлек: атлый, сикерә, зур, кечкенә, эзләр.
Алдан үткәрелгән эш: рәсемнәр карау, күзәтүләр, үткән шөгыльләр, матур әдәбият белән таныштыру, уеннар.
Җиһаз: агач макетлары, эзләр, мольберт, альбом бите, аю һәм куян рәсеме төшерелгән ватман, кара буяу, дымлы салфеткалар, «Малыш в лесу» альбомыннан аудиоязмалар.
Методик алымнар: уен алымы, сораулар, шәхси якын килү, мактаулар.
Оештыру: кереш өлеш – балалар ярымтүгәрәк ясап басалар, төп һәм йомгаклау өлеше – балалар өстәл тирәли түгәрәкләп басалар.
Барышы:
Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез бергәләп урманга барып кайтабыз. Сезнең барасыгыз киләме?
Балалар: - Барабыз.
Тәрбияче: – Әйдәгез киттек. (Баралар) - Менә килеп җиттек тә. (Агачларга күрсәтеп) Карагыз әле, балалар, урманда нәрәсәләр бар?
Балалар: – Агачлар.
Тәрбияче: - Әйе, агачлар. Ә бу нинди агач? (Чыршыга күрсәтеп)
Балалар:- Чыршы.
Тәрбияче: Ә урманда нәрсәләр яши? Кем белә?
Балалар: – Аю, куян, бүре, төлке.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, балалар.Тыңлап карагыз әле, ниндидер тавышлар ишетелә. (Магнитофон язмасында кошлар сайраганы ишетелә) Тыңлагыз әле, ничек матур итеп кошлар сайрыйлар! (Бераз тыңлап үтәләр) (Җиргә күрсәтеп) - Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр дә бар… Нинди эз икән, сез ничек уйлыйсыз?
Балалар: - Аю, бүре, төлке, куяннарныкы.
Тәрбияче: - Бик дөрес уйлыйсыз, балалар. Ә менә бу зур эзгә карагыз әле, нәрсә эзе икән? Кайсыгыз белә? (Зур эзгә күрсәтеп)
Балалар: - Аюныкы.
Тәрбияче:- Ә менә бу кечкенә эз нәрсәнеке икән соң?
Балалар: - Куянныкы. (Күмәкләп тә, аерым да кабатлыйлар)
Тәрбияче: - Дөрес, тик кайсы эз аюныкы, ә кайсы – куянныкы икәнен ничек белдегез?
Балалар: - Аю – зур, эзе дә зур, ә куян кечкенә – эзе дә кечкенә була.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, балалар. Ә аю белән куян ничек итеп йөриләр, күрсәтәсезме? (Балалар аю кебек йөреп, куян кебек сикереп күрсәтәләр)
Тәрбияче: - Менә ничек булдыралар бит алар! Ә бүген без аю белән куянның эзләрен дә ясарга өйрәнеп үтәрбез. Тик карагыз әле, рәсем ясау өчен безнең пумала да, карандаш та юк. Ничек ясарбыз икән соң?
Балалар: – Бармаклар белән.
Тәрбияче:- Әйе, бармак белән ясарга була.Тик бармак белән куянның эзен генә төшерербез, ә аюның зур эзләрен без бөтен уч белән яарбыз. Ә хәзер игътибар белән карап, тыңлап торыгыз, мин сезгә ничек ясарга кирәклеген күрсәтәм, соңыннан сез ясарсыз. – Бармакны буяуга манып алам. Буяу нинди төстә?
Балалар: - Кара. (Кабатлыйлар)
Тәрбияче: - Хәзер бармак куян кебек сикереп китә. Сикереде, сикерде… Нәрсәләр килеп чыкты?
Балалар: - Куян эзләре.
Тәрбияче: - Әйе, балалар, куян эзләре. Ә хәзер аюныкын ясарга кирәк. Аюның эзе нинди әле: зурмы әллә кечкенәме?
Балалар: - Зур.
Тәрбияче: - Дөрес, зур. Ә зур эзне ясау өчен мин бөтен учны буяуга манып алам да кәгазьгә төшерәм. Менә хәзер аю атлап китте. (Ясап күрсәтәм) Нәрсә эзләре килеп чыкты?
Балалар: - Аюныкы.
Тәрбияче: - Дөрес. Ә эзләрне ясап бетергәч кулларны дымлы салфетка белән сөртеп алабыз. Хәзер инде сез үзегез ясап күрсәтерсез. Тик бүген барыбыз бергә ясыйбыз. Шуңа күрә этешми-төртешми эшлибез. Өстәл янына киләбез дә эшкә керешәбез. Бармак белән нәрсә эзләрен ясыйбыз?
Балалар: - Куянныкын.
Тәрбияче: - Ә бөтен уч белән?
Балалар: – Аюныкын.
Тәрбияче: - Бармакны буяуга манып алдык та ясыйбыз.
(Балалар рәсем ясыйлар. Аларның эшләрен карыйм, киңәш бирәм, ясап күрсәтәм.)
Тәрбияче: - Менә булдырыдыгыз, балалар. Менә монда куяннар сикерешкәннәр. Ә менә монда лап-лоп атлап аю йөргән. Барыгыз да булдырдыгыз, балалар, тырыштыгыз. Ә хәзер бакчага кире кайтабыз. Киттек!
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“Тубинфикцияле балалар өчен катнаш төркемнәр булган
61-нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
АЛЕКСЕЕВА ФӘНЗИЛӘ ШАМИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |