Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “[З] авазы һәм хәрефе”

3Мәктәпкә әзерлек логопедия төркеме

 

МАКСАТ:

1. “З” хәрефе белән таныштыру, язарга өйрәтү; “З” хәрефе белән 1 – 2 иҗекле сүзләрне укырга өйрәтү.

2.– [з] авазының дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

– 1 һәм 2 иҗекле сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;

– Төшем килешенең җөмләдәге дөрес кулланылышын ныгыту.

3. Тулы җөмлә белән җавап бирүгә, дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

 

ҖИҺАЗЛАУ: балалар санынча урындыклар, өстәлләр, мольберт, магнитлы такта, “өстәл театры” декорациясе, телевизор макеты, микрофон, магнитофон, “серле янчык”.

КҮРГӘЗМӘ ӘСБАПЛАР: сюжетлы рәсем, өстәл театрына фигуралар, магнитлы пластмасса хәрефләр, аваз символлары (кесәләр).

ТАРАТМА ӘСБАПЛАР: “Рәсем – уен” әсбаплары, фломастерлар, салфеткалар, хәреф кассалары, сүз – иҗек–аваз символлары, кечкенә такталар, шнурлар.

АЛДАН ЭШЛӘНГӘН ЭШ:

“з” авазын дөрес әйтә алмаган балаларга бу авазны кую, дөресләү, сөйләмгә кертү – “Без, без, безелдек” тизәйткечен ятлау.

СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ:  диктор, комбинезон.

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру.

Логопед: Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Логопед: Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин нинди аваз турында сөйлим:

Зәйтүнә – зур кыз, дисәң дә,

Зәйнәп – зәнгәр күз, дисәң дә,

Зонтик, күзлек, каз дисәң дә,

Бер аваз бар барысында.

Нинди аваз сүз башында? Уртасында? Ахырында?

Балалар: [з] авазы.

Логопед: Дөрес [з] авазы белән сүз әйткән бала утыра бара.

 

2. “З” хәрефе белән таныштыру.

Логопед: Балалар, без узган шөгылдә [з] авазы белән таныштык, дөрес әйтергә өйрәндек. Ә бүген мин сезгә “З” хәрефен күрсәтәм.

Логопед: Нәрсәгә охшаган?

Балалар: Кош канатына, күзлеккә һ.б.

Логопед: (Магнитлы тактада “С” хәрефен күрсәтеп): Балалар, “С” хәрефе кайсы якка карый?

Балалар: Тәрәзәгә артын куя, кояшка карамый (яктылык сул яктан төшкән очракта).

Логопед: Әйе, безнең хәрефләрнең кайсы тәрәзәгә карарга ярата, ә кайсы кояш нурларына күзе чагылудан курка. Ә хәзер, карагыз, мин 2 “С” хәрефен, берсе өстенә берсен, тәрәзә ягына каратып куям. Нинди хәреф чыкты? – “З”

Логопед: “З” һәм “С” хәрефләре дуслар икән. Без аларның әйтелешләре ягыннан охшаш икәнен дә әйтеп киткән идек. Ә кайсы яклары белән аерылалар?

Балалар: [с] – саңгырау, [з] – яңгырау аваз.

Логопед: “З” хәрефен кайсы кесәгә урнаштырыйм?

Балалар: Зәңгәр, кыңгыраулы күлмәк кигән малайга, чөнки ул яңгырау аваз.

 

3. Хәреф кассаларын ачабыз.

Логопед: “З” хәрефен алыгыз. Үзегез теләгән сузык аваз хәрефе белән кушып, укып күрсәтегез.

Балалар: За, зу, әз, өз, зи, зе

Логопед: “Таза” сүзенең схемасын төзибез. Бу сүздә ничә иҗек?

Балалар: 2 иҗек.

Логопед: Беренче иҗектә ничә аваз? Икенче иҗектә?

Балалар: Ике: [т], [а]. Ике: [з] ,[а].

Логопед: Һәр авазга характеристика барегез.

Балалар:         [т]– саңгырау тартык, [а]– калын сузык. [з]–яңгырау тартык.

[а]– калын  су зык.

 

4. Ял минуты: “Безелдек” уены.

Без, без, безелдек, без бер рәткә тезелдек,

Биибез дә уйныйбыз, бер дә оялып тормыйбыз.

 

Түгәрәктә җырлап әйләнеп туктауга, һәр бала үзе теләгән бию хәрәкәтләре ясый. (Музыка уйнап тора).

 

5. Өстәлләр артына утырабыз. Дөрес утыруга игътибар итәм.

Фломастерларны дөрес тотуны тикшерәм.

Логопед: “З” хәрефен язып карыйбыз. Башта һавада, шнурлар белән өстәлдә, аннары “Рәсем – уен” әсбабында.

Язып бетергәч, ул битләр җыелып алына, “Рәсем – уен” да икенче битләр кала. Анда – язылып бетмәгән сүзләр.

Логопед: Балалар, нокта урынына “З” хәрефен язасыз, һәм нинди сүз чыкканын укып күрсәтәсез: кө(з), то(з), ка(з), (з)ат, ту(з), ө(з)ә ,кы(з), ти(з), на(з).

 

6. Телевизор макеты янына чыгып басалар.

Логопед: Балалар, телевизордан яңалыклар сөйләүче абый – апаларны ничек атыйлар?

Балалар: Диктор.

Логопед: Аларның сөйләве ошыймы сезгә?

Балалар: Әйе. Алар я русча, я татарча матур итеп сөйлиләр.

Логопед: Балалар, бүген без сезнең арадан дикторлар сайлап алабыз. Монын өчен рәсем буенча җөмлә төзеп, аны матур итеп микрофонга әйтерга кирәк. Рәсемдәге кызга нинди исем бирәбез?

Балалар: Зәйнәп исемле була.

Балалар әйтергә мөмкин булган җөмләләр:

– Дуслары Зәйнәп янына кунакка килгәнәр.

– Аю зонтик алып килгән.

– Төлке күчтәнәчкә, кәрзингә салып, алмалар алып килгән.

– Зәйнәп яңа зәңгәр күлмәк кигән.

– Куян үзенең күзлеген Зәйнәпкә бүләк итә.

–Дуслары – җәнлекләр Зәйнәпне бик яраталар.

(“З”, “С” авазларының дөрес әйтелешенә һәм төшем килешен дөрес куллануга игътибар итәм).

Логопед: Бик яхшы, балалар, сездән оста дикторлар чыгачак.

 

7. Балаларны өстәл театры янына чакырам. Утыралар.

Логопед: Балалар, карагыз әле, нинди матур уенчыклар! Әгәр дә сез сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, алар сезнеке булачак. Сез серле янчыктагы хәрефләрне танып әйтергә тиешсез.

(Янчыкны алып, балаларга сузам. Алар, капшап карап, хәрефләрне әйтәләр).

Логопед: Ә хәзер уенчыкларның исемнәрен авазларга аерып әйтергә кирәк. Ялгышмаска тырышыгыз.

Балалар:

Ат – а, т (магнитофон язмасында ат кешнәп җибәрә).

Ат

 

Эт – э, т; 

Эт

 

Каз – к, а, з;

Каз каңгылдый

 

Песип, е, с, и;

Песи

 

Кыз – к, ы, з.

Баланың көлүе

(Һәрберсе магнитофон язмасында тавыш бирәләр).

 

Логопед: Рәхмәт, балалар. Сез биремне үтәдегез. Монда тагын бер янчык бар.

Балалар янчыкны ачып карыйлар: анда “медальон”нар.

Логопед: Балалар, сез күп беләсез икән. Тагын бер кат кабатлыйк әле: нинди хәреф өйрәндек әле бүген?

Балалар: Без бүген “З” хәрефен өйрәндек. [з] – тартык, яңгырау аваз.

Логопед: Шөгыль шуның белән тәмам, балалар.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “78 нче  “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле укытучы-логопеды

ЗИННУРОВА ФӘРСИЯ МӘХТҮМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий