Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукай кичәсе”

tataryЗурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен шигъри – музыкаль күңел ачу кичәсе.

 

Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

 

Бәйрәмчә көй тавышына балалар залга керә. Ярымтүгәрәк ясап басалар. (Зал бәйрәмчә бизәлгән: Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, альбомнар).

Алып баручы. Хәерле көн! Бүген без сезнең белән Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерү өчен җыелдык.

1 нче бала. Әкиятләр сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла,

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барсы да.

 

Алып баручы. 1886 нчы елның 26 апрелендә нәни Габдулла Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә.

“Бишек җыры” Г. Тукай сүзләре, халык көе.

 

Алып баручы. Тукай үзенең туган авылын бик яраткан, аның турында менә нинди  шигъри юллар язып калдырган.

“Туган авыл” шигыре

 

Алып баручы. Балалар,  Тукай абыегызның балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез без дә ул яратып уйнаган уеннарның берсен, “Чума үрдәк, чума каз” уенын, уйныйк әле.

Чума үрдәк, чума каз” уены

 

(Уен ахырында залга Шүрәле керә)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар! Нишлисез монда,  миннән башка күңел ачасыз, ахры. Нәрсә бәйрәм итәсез?

Алып баручы. Без Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерү өчен җыелдык.

Шүрәле дус, әйдә, уз. Син дә безнең шөгылебездә катнаш. Безнең балалар сиңа шигырьләр сөйләрләр.

Дусларым, әйдәгез.

(Ел фасыллары булып киенгән балалар керә.)

 

1 нче бала.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара! (Яз)

 

2 нче бала.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,-

Бу кайчак була? (Җәй)

 

3 нче бала.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз)

 

4 нче бала.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил- буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

 

Алып баручы. Мәдрәсәдә рус телен укыган Тукай 1902 нче елда инде Лермонтов, Пушкин һ. б. рус классиклары әсәрләрен үзлегеннән өйрәнә башлый. Шулар белән рухланып үзе дә әкиятләр иҗат итә.  Әйдәгез без “Су анасы ” әкиятен карыйк.

 

Музыка уйный. Бии-бии сәхнәгә малай чыга.

 

Малай.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

 

Малай агач артына кача. Су анасы чыга, җырлый – җырлый чәчен тарый.

Җыр. “Алтын тарак”

Яши суда, яши суда су анасы,

Чәчләрендә алтын тамчы, алтын тамчы.

Әллә инде безнең белән, безнең белән

Уйнамакчы, уйнамакчы.

Кушымта: Алтын тарак, алтын тарак,

Чәчләремне куйдым тарап, куйдым тарап.

Уйный суда, уйный суда су анасы,

Нигә шулай уйный икән, уйный икән?

Әллә инде безнең белән, безнең белән

Сөйләшергә уйлый микән, уйлый микән?

Кушымта: Алтын тарак, алтын тарак,

Чәчләремне куйдым тарап, куйдым тарап.

Су анасы тарагын калдырып суга чума. Малай чыга.

 

Малай.

Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

 

Малай таракны алып китә. Су анасы малайны куа.

 

Су анасы.

«Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

 

Су анасын этләр куркыта. Малай өйгә кайта.

Әни. Улым, нәрсә булды?

Малай. «Әни, алтын тарак таптым!»
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым».

 

Әни таракны ала һәм яшерә. Төн җитә .

 

“Йолдызлар” биюе

Су анасы тәрәзә  шакый.

Әни.

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

Су анасы.

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Әни таракны тәрәзәдән ыргыта. Малайны сәхнә буйлап куып йөри.

Малай.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

 

Алып баручы. Балалар, Тукай абыегыз безгә әкиятләр генә түгел, ә матур – матур шигырьләр дә язып калдырган. Аларны татарча гына түгел, русча, инглизчә һәм башка телләрдә дә ишетергә була. Әйдәгез, бу шигырьләрне тыңлап китик әле.

 

“Бала белән күбәләк”

“Кызыклы Шәкерт”

“Гали белән Кәҗә”

“Безнең гаилә”

 

“Зәңгәр чәчәк” уены

Алып баручы. Менә, дусларым, нинди күңелле шигырь кичәбез дә ахырына якынлашты.

 

Бәйрәм “Туган тел”җыры белән тәмамлана.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “68 нче “ЗОЛОТОЙ КОЛОСОК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

КУРЕНЩИКОВА ЧУЛПАН НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий