Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Файдалы үләннәр”

1Мәктәпкә әзерлек төркемендә  экология шөгыле буенча план-конспект

 

КҮЧЕРЕРГӘ – Файдалы үләннәр презентациясе

Максат:

Балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү  эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.

 

Алдан эшләнгән эшләр: шигырьләр өйрәнү, дару үләннәре турында сөйләшү, кипкән дару үләннәрен карау.

Сүзлек: “үлән җыючылар”, бүре җиләге, карга күзе, балтырган, агулы.

Җиһаз: проектор, магнит тактасы, рәсемнәр,  уен өчен һәр балага кисмә рәсемнәр, магнитофон, битлекләр.

 

Шөгыль барышы:

 

Балалар, күренекле рус язучысы Михаил Пришвинның табигать турында бик матур сүзләре бар:  “ Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау”, – дип язган.

 

Балалар, нәрсә соң ул табигать? (Балалар җавабы) Бик дөрес, табигать –ул кошлар, сулар, ташлар,  үсемлекләр, кеше кулы белән ясалмаган барлык әйберләр дә. Әйдәгез әле табигать байлыкларыннан – үсемлекләр турында сөйләшеп алыйк әле. Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә саф һава гына бүлеп чыгару белән чикләнмичә, дәвалану чарасы да булып торалар. Җәнлекләр дә аларның кайберләренә генә игътибар иткәннәр. Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китапларга теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән  җыючылар” дип йөрткәннәр. Безнең даруханәләрдә дә бик күп дару үләннәрен  күрергә була.

 

Дару үләннәрен кулланыр өчен алар турында бик күп белергә кирәк. Менә бүген без дару үсемлекләре иленә сәяхәткә барырбыз. ( Слайд №1)

 

Ә кайларда үсәләр соң алар? (Слайд №2). Урманнарда, болыннарда, тауларда һ.б. җирләрдә.

 

Сәяхәтебезне башлыйбыз. Безнең беренче тукталыш (Слайд №3) – “Мине беләсеңме?” – дип атала.

 

Исеме сәер булса да

Аны бик хөрмәтлиләр:

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

Бу нинди үлән соң, балалар?

(Балалар җавабын әйткәч, Слайд №4 – Бака яфрагы ачыла).

Бу үләндә микробларны үтерүче мәтдә бар. Корт чаккан җирләргә согы бик файдалы. Медицина өлкәсендә яфрагы кулланыла.

 

Икенче табышмакны тыңлагыз әле.

Нечкә яшел сабакта,

Юл буенда, шар үскән.

Кай арада җил искән?

Ак шар очкан да киткән.

Нәрсә соң бу, балалар? (Балалар җавабыннан соң Слайд № 5 – Тузганак ачыла ) Тузганакның тамыры бик файдалы. Йокысызлыктан интеккәндә, аппетит булмаганда, ашказаны авыртканда кулланыла. Чәчкәсеннән кышкылыкка варенье ясыйлар.

 

Киләсе табышмакны тыңлагыз әле.

Без таныйбыз дус-ишне,

Кара, нинди хуш исле!

Тагып йөрерлек түшкә…

Бу бит – зәңгәр ……… мәтрүшкә.

(Слайд № 6 Мәтрүшкә ачыла)

Бала: Ә бу матур мәтрүшкә

Ата шәмәхә чәчкә.

Сихәт булып җанга-тәнгә

Хуш исләрен җибәрә.

Ютәлләр бетә дә китә,

Аның хуш исе белән.

Тагын күп авыруларны

Дәвалаганын беләм.

Мәтрүшкә салкын тигәннән кулланыла. Чәчәге дә, яфрагы да бик файдалы.

 

Бала:  Әле мондый мәтрүшкәнең

Була тагын сарысы.

(Слайд №7 – Сары мәтрүшкә)

 

Тәрбияче: Нәрсәләрдән дәва соң ул,

Нинди үлән анысы?

Бала:  Алтмыш төрле авыруга:

Эчәк, тамак, бавырларга,

Нервларга дәва – шул.

 

Ә менә монысы үги – ана яфрагы. (Слайд № 8 – Үги – ана яфрагы)

Бала: Исеменә туры килә җисеме дә –

Аскы ягы ефәк кебек, ә өскесе – салкын кар кебек.

Бала: Былтыр кышын

Бик каты ютәлләгәч,

Әни кайнатып бирде.

Ютәл бетте, күрәсез бит,

Файдасы бик-бик тиде.

Үги – ананың  яфрагы кулланыла. Ул ютәлдән бик файдалы.

 

Соңгы табышмакны тыңлагыз әле.

Сары төсе – бал кебек,

Ак чуклары – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. ( Слайд №9 –ромашка)

Ромашка авыртуны баса, ютәлдән бик файдалы, тамак авыртканда, тамакны да чайкасаң, бик файдасы тия. Аның  чәчкәләре кулланыла.

 

Димәк, сез дару үләннәрен бик яхшы  беләсез икән.

 

Балалар, әйтегез әле, барлык үсемлекләр дә дару үләне була аламы? Бик дөрес, агулы үсемлекләр дә бик күп. Һәм без сезнең белән бүген берничә агулы үсемлек белән танышырбыз. Безнең киләсе тукталыш “Агулы үсемлекләр” дип атала.

(Слайд №10 ачыла )

 

Слайд №11. Бу  үсемлек –  Бүре җиләге. Җимешләре кызыл төстә, кызыктырып тора. Бик агулы.

 

Слайд 12. Бу үсемлек – Тилебәрән орлыгы. Аның орлыклары мәк орлыгына охшаган. Кешене тилертә.

 

Слайд  13. Бу үсемлек – Карга күзе. Дүрт яфрак һәм уртасында кара бер җимеш. Ашарга ярамый, агулы.

Слайд № 14. Бу үсемлек –  Балтырган. Аның суы кешенең тәнеңә тисә, пешерә. Димәк балалар, үсемлекләрне яхшы белмичә, теләсә кайсын җыярга ярамый.

 

Ә хәзер ял итеп алыйк әле. Безнең киләсе тукталыш Ял минуты – “Бу аланда чәчәкләр күп”. – Слайд №15.

Үсемлекләрнең яфраклары, чәчкәләре, тамыры гына түгел, җимешләре дә файдалы икән. Нинди үсемлекләр икән алар?

 

Киләсе тукталыш Слайд №16 -Исемен һәм файдасын әйт!” дип атала.

 

Слайд №17 – Миләш.

Бала: Бу – миләш. Ул  баш авыртканда кулланыла.

 

Слайд № 18 –  Балан.

Бала: Бу – балан. Ул ашказаны авыртканда, кан туктату өчен дә кулланыла.

 

Слайд №19 – Кура җиләк.

Бала: Бу – кура җиләге. Ул салкын тигәннән бик файдалы. Температураны төшерү чарасы.

 

Слайд №20 – Гөлҗимеш.

Бала: Бу – гөлҗимеш. Ул хәл булмаганда, витамин буларак кулланыла.

 

Слайд № 21 –  Кара карлыган.

Бала: Бу – кара карлыган. Ул хәтер начар булганда, тын юлларына салкын тигәндә бик файдалы.

Димәк, үсемлекләрнең җимешләре дә бик файдалы икән.

Балалар, бу дару үсемлекләре, үләннәр  ничек үсеп чыгалар микән.

 

Безнең киләсе тукталыш –  Слайд №22 – “Үсү процессы дип атала.

 

Слайд №23.   Җил белән орлыклар төрле якка очалар.

 

Слайд №24. Кошлар томшыкларына кабып очканда, орлыкларны төрле җиргә төшерәләр.

 

Слайд № 25. Орлыклар кешеләрнең киемнәренә ябыша. Чистартканда, төрле җиргә ташлана.

 

Слайд № 26 . Орлыклардан үсемлекләр үсеп чыга. Ләкин, әлбәттә инде, без һәр үсемлекне үстерүче – Аллаһ икәнен онытмаска тиешбез.

Ә җимешләре була торган үсемлекләрне кешеләр үзләре дә  бакчага утырталар.

Балалар, безгә таба Ромашка йөгерә түгелме соң?

 

Инценировка “Шифалы табиблар” В. Монасыйпов.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.  Киләсе тукталыш Слайд №27 - “Кайсысы артык?” дип атала.

Өстәлдә һәрберегезгә дә рәсемнәр бар. Шулар арасында берсе артык. Нинди рәсем артык, ни өчен? Артык рәсемне икенче рәткә алып куябыз.

Булдырдыгыз балалар!

 

Дару үләннәрен җыюның үз кагыйдәләре бар. Киләсе тукталыш Слайд №28. “Җыю кагыйдәләре” дип атала.

 

Рәсемнәрне карарга, нәрсә аңлатканын әйтергә. Уен “Әйтеп бир!”.  Димәк, дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк икән.

 

Булдырдыгыз, балалар. Менә сәяхәтебез ахырына якынлаша.

Бала:   Узган чакта урманнардан,

Болыннардан, аланнардан,

Очраттык бик күп дару үләннәрен.

Инде хәзер танырбыз,

Киләчәктә кулланырбыз!

Табигать байлыкларыннан дөрес файдаланыйк, сәламәтлегебезне саклыйк. Сәламәтлек – ул безнең байлыгыбыз. Ә хәзер сезне үлән чәе эчәргә чакырам.

 

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

“Гомуми үсеш бирүче 2 нче санлы Актаныш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МАРДАНОВА АЙГӨЛ ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий