Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Адымнар нык, юллар имин булсын”

юлМәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат: Балаларның урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне ныгыту. Уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

 Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Хәерле көн.

 Балалар: Хәерле көн.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек ?

 Балалар: Яхшы, әйбәт.

Тәрбияче: Балалар кем хәтерли, бүген атнаның ничәнче көне?

 Балалар: Бүген атнаның өченче көне.

Тәрбияче: Ул ничек атала?

 Балалар: Чәршәмбе.

Тәрбияче: Рәхмәт,балалар, бик матур җавап бирдегез. Ә бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә җыелдык. Игътибарлы булыгыз, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез мөмкин кадәр тулы итеп җавап бирергә тырышыгыз.

Сезгә ярдәмгә мин рәсемнәр күрсәтәм.

 

  1нче сорау: Кем ул җәяүле?

  Җавап: Җәяүле – ул транспортка утырмыйча юлда җәяү йөрүче кеше.

 

  2 нче сорау: Җәяүле юлның кайсы ягыннан барырга тиеш?

 Җавап: Җәяүле юлның сул ягыннан барырга тиеш, чөнки транспорт юлның уң ягыннан килә.

 

 3 нче сорау: Юлның кайсы урыныннан чыгарга кирәк?

Җавап: Светофорда яшел ут янганда, махсус күрсәтелгән урыннар- зебралардан, җәяүлеләр юлыннан.

 

  4 нче сорау: Транспорт хәрәкәтен бозмас өчен җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешләр?

  Җавап: Тыныч булырга, йөгермәскә һ. б.

 

  5 нче сорау: Светофор булмаса яки эшләмәсә, аны кем алмаштыра?

  Җавап: Хәрәкәт көйләүче полиция хезмәткәре (регулировщик)

 

 6 нче сорау: Нәрсә соң ул “зебра”?

 Җавап: Җәяүлеләргә юлны аркылы чыгар өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билгләнә.

 

Рәхмәт, балалар, сорауларга бик дөрес җавап бирдегез. Әйдәгез, хәзер ял итеп уйнап алабыз.

 

“Светофор” уены уйнала. Балалар парлашып басалар. 1 бала так кала. Ул түгәрәк уртасына керә. “Яшел!” дигән сигналга балалар бииләр,

“Кызыл!”, – дигәч, туктап калалар, ә “Сары!”дигәндә парларын алмашалар. Шул вакытта уртадагы бала үзенә пар табарга тиеш була. Так калган бала уртага баса. Уен шулай дәвам итә.

 

Ә хәзер мин сезгә “Зебра” исемле әкият укыйм.

 Бервакыт Зебра шәһәргә кунакка килгән. Ул юлны аркылы чыга икән. Моңарчы машиналарның андый хайванны күргәннәре булмаган: ат дисәң ат түгел, әллә кайлардан күренеп торучы аклы-каралы сызыклары бар.

Барлык машиналар да туктап калганнар. Зебра артыннан бары тик җәнлекләр генә юл тоткан. Ә кешеләр, зирәк кешеләр, моны карап торганнар һәм зебра юлны аркылы чыккан вакытта барлык машиналарның туктап калуына игътибар иткәннәр.

  Зебра шәһәргә вакытлыча гына килгән булган. Озак тормыйча ул үзе яшәгән даласын сагынып кайтып та киткән. Ул киткәч, бер зирәк кеше юлны аркылы чыга торган урыннарга зебраныкы төсле ак сызыклар сызып куйган. Ни галәмәт, машиналар ак сызыклар алдында туктап калганнар. Шушы вакыйгадан соң, бу аркылы ак сызыкларны кешеләр юл чыга торган барлык урыннарга да сыза башлаганнар һәм ул кагыйдәгә әйләнгән. Әлеге көнгә кадәр чем-кара асфальт юлда аркылы ап-ак сызыклар

ярылып ята. Алар “Игътибар, бу җәяүлеләр үтә торган юл!” дип, шоферлар һәм җәяүлеләрне кисәтеп торалар.

 

 Әкият укылганнан соң балалар белән әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче: Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык, юллар имин булсын!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “399 нчы “ТУРГАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ФАТТАХОВА АЛСУ МӨХӘРЛӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий