Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: «Танып-белү»

су6-7 яшьлек балалар өчен

.

КҮЧЕРҮ – Танып белү проекты

Проектның этаплары:

1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.

2. Проектның план-схемасын төзү.

3. Кирәкле материаллар туплау.

4. Проект белән эшләү.

5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

 

Проектның максаты:

 – Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү.

– Су турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәтү, әкиятләр уку.

– Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

– Суның үзнчәлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

 

Бурычлары: баланың иҗади мөмкинлекләрен үстерү, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү, сүзлек хәзинәсен баету, дөньяны танып белүгә кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү, акыл эшчәнлеген анализлау, синтезлау, чагыштыру, гомумиләштерү ысулларын куллану .

 

Проектта катнашучылар: балалар, педагоглар, балалар бакчасы хезмәткәрләры.

 

Материаллар: пластик бутылкалар, фотографияләр, слайд, стаканнар, маршрутның карта схемасы, ташлар, чишмә суы, ком,балчык.

 

Эш төре: шөгыльләр, танып – белү уеннары, экскурсияләр, альбом ясау, викторина,экспертизалар.

 

“Сабырлык һәм тырышлык белән алынган белем, хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк”. Л.Н.Толстой.

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан- яңа максатлар куеп аларга ирешу кешенең иң яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм өйрәнә.

Кытай халык мәкале болай ди: “Сөйлә – мин онытырмын, күрсәт – мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң – мин аңлармын ди.”

Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыралар. Шуңа күрә, безнең күзәтү эшчәнлеге балалар бакчасында бик ныклы урын алып тора. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш.

Беркем өчен дә сер түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең табигатьләре белән үк эзләнүчеләр. Яңа кичерешләргә омтылу, экспериментларга омтылу, яңа мәгълуматлар эзләү балаларның уз – узләрен тотышының гадәти күренеше. Эзләү, ачу, өйрәнү, табу – ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны күреп, һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.

Проект эшләү вакытында ул (бала) яңадан- яңа белемнәргә омтыла, ижади сәләтләрен ача, һәм үз чиратында мөстәкыль үсеш юлына баса. Проект методының төп үзенчәлеге шунда, аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге, тикшеренү эше ята. Бала иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга тиеш. Мәсәлән, бала нәрсә дә булса ясарга теләде дә, карандаш алып, бу хыялын тормышка ашырды, ди. Бу әле проект эшчәнлеге була алмый. Бала эшли башлаганчы төрлечә план корырга, ничек эшләсәң ничегрәк килеп чыгасын уйларга, күз алдына китерә белергә, алар арасыннын иң отышлысын сайлап алып ахыргы максатына ирешергә тиеш. Билгеле, күп вакытта баланың күзаллавы аның техник мөмкинлекләреннән калышырга мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп эшләргә, ярдәмгә әти-әниләрне дә тартырга мөмкин. Проект эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге − аның мотивы булуда. Бу гади кызыксыну гына түгел, ә бәлки ахыргы нәтиҗәнең кирәклеген тоюда чагыла. Без моны нәрсә өчен эшлибез, бу нәрсәгә кирәк дигән сорау куелырга тиеш һәм һәр катнашучы ахыргы нәтиҗәнең уңышы өчен тырышырга тиеш. Проект эшчәнлегенең өченче аермалы ягы – ул эшчәнлек кемгә дә булса тәкъдим ителергә тиеш. Проект эшчәнлеге дөрес оештырганда ул баланың иҗади фикерләвен үстерүдә ярдәм итә, күзалларга, план төзеп эшләргә, чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Балалар бакчасы шартларында проектның түбәндәге төрләрен кулланып була:

 

1. Иҗади-тикшеренү эшчәнлеге: балалар нинди дә булса тәҗрибә ясыйлар, нәтиҗәләрен үзләрен фотога төшереп стенгазета яки альбомнар ясарга мөмкин, яисә кечкенә генә балалар иртәсе уздырып

аласың. Мәсәлән: “суның үзлекләре”, “суда нәрсә үсә”.

2. Сюжетлы-иҗади уеннар: бу проект иҗади уен элементлары белән алып барыла. Балалар әкият персонажлары сүрәтенә кереп үзләренең алдына куелган проблемаларын чишәләр.

3. Мәгълүмәти – практик юнәлештәге эшчәнлек: Балалар нинди дә булса күренеш, предмет турында төрле чыганаклардан үзләренә кирәкле белемнәртуплыйлар һәм аларны социаль кызыксынучанлыкларына карап тормышка ашыралар.

4. Иҗади: кагыйдә буларак аларда өлешләргә буленгән структура катнашучыларның бергә эшләнелгән нәтиҗә балалар бәйрәме рәвешендә оештырыла, яки газета һәм альбомнар рәвешендә күрсәтелә.

 

Проектның этаплары булып түбәндәгеләр тора:

1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.

2. Проектның план-схемасын төзү.

3. Кирәкле материаллар туплау.

4. Проект белән эшләү.

5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

 

Узган уку елында без үзебезнең “Алтынчәч” балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Су һәркемгә” дигән проект өстендә эшләдек. Без аны тугыз айга төзедек. Балалар белән сентябрь аенда чишмә тирәсендә күзәтү эшләрен башладык. Бу эш балаларда бик зур кызыксыну уятты, чөнки алар барсын да үзләре күреп, нәтиҗәләр ясап эшләделәр. Су турында бик күп мәгьлүмәт алдылар. Шул нәтиҗәләрдән чыгып тугыз айга план –схема төзелде, түбәндәге максатлар билгеләнде.

– Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү;

– Су турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәтү, әкиятләр уку;

– Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

– Суның үзенчәлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү;

– Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

 

Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар (альбом, картиналар, дидактик материаллар), кулланма материаллар (балчык, савытлар,стаканнар, күзәтү көндәлеге булдырылды. Проект эшчәнлеге белән ата-аналарны да таныштырдык, ата-аналар җыелышында аларга үзебезнең максатыбыз турында аңлаттык. Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Бу проект тугыз айга дип исәпләнелде, план-схема төзедек. Балаларга шөгыль вакытларында суның үзенчәлекләре турында мәгълүмәтлар бирелде, рәсем шөгылендә бу тема буенча рәсем ясадылар. Матур әдәбият шөгыльләрендә әкиятләртыңладылар, шигырьләр өйрәнделәр. Проектны тормышка ашыру буенча без эксперемент шөгыль уздырдык. Балалар үз куллары белән су белән тәҗрибәләр ясадылар. Проект барышында без көндәлек алып бардык. Бу проект балаларда зур кызыксыну уятты. Без бу проект өстендә эшләп балаларда суга хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

Минем уйлавымча, бу проект буенча башкарган эшләр балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки, проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң да балалар үзләренең су белән кызыксынуларын дәвам иттеләр, аларның яңа сораулары, яңа фикерләре туа торды. Шуңа күрә мин үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәмдә күрдем.

 

1. ЭТАП – ӘЗЕРЛЕК

ҮТӘЛҮ

ВАКЫТЫ

ЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ 
1. СЕНТЯБРЬ  Проектны эшкә ашыру өчен план төзү .
2. СЕНТЯБРЬ

Иҗади төркем төзү: ата-аналар, хезмәткәрләр.
3. СЕНТЯБРЬ  Сәхия чишмәсе тирәсендәге үсемлекләр. 
4.

ОКТЯБРЬ

Сәхия чишмәсенә экскурсия: әңгәмә, күзәтү.
5. ОКТЯБРЬ  Татарстанның сулыклары: әңгәмә.
6. ОКТЯБРЬ

“Чиста су һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк” уен –шөгыль.
7.

НОЯБРЬ  “Могҗизалы су” уен-шөгыль
8.

НОЯБРЬ

“Хәнифә чишмәсенә” экскурсия, әңгәмә, күзәтү.
9.

НОЯБРЬ

“Тамчыга булышыйк” эзләнү тренингы.
10. НОЯБРЬ  “Тамчы түгәрәк буйлап йөри” уен-сәяхәт

 

2. ЭТАП –ТИКШЕРҮЛӘР ЭЗЛӘНҮЛӘР ЭТАБЫЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

ҮТӘЛҮ ВАКЫТЫ

ЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
1.

ДЕКАБРЬ

“Авылым чишмәләре” экологик турнир.
2. ДЕКАБРЬ

Карны күзәтү − тәҗрибәләр белән шөгыль.
3. ДЕКАБРЬ Су − яшәү чыганагы − әңгәмә.

 

4. ЯНВАРЬ

Суга сакчыл караш тәрбияләү − күзәтү тәҗрибә.
5.

ЯНВАРЬ “Могҗизалы су” − су турында хикәяләр төзү.
6.

ЯНВАРЬ “Елгада кем яши?” – инешкә экскурсия .
7.

ФЕВРАЛЬ “Чишмәләр –җирнең күзләре” − танып-белү чарасы.
8.

ФЕВРАЛЬ Су үсемлекләре турында әңгәмә.
9.

ФЕВРАЛЬ

Балчык, ком белән танышу.
10.

ФЕВРАЛЬ Су һәркемгә кирәк – су һәрвакыт кирәк. Ачык шөгыль.
11.

МАРТ Ком кайдан алына? Танып–белү шөгыле.
12.

МАРТ Кеше балчыктан нәрсә ясый ? − тәҗрибә.
13

 

АПРЕЛЬ Таш белән танышу. Экскурсия вакытында тәҗрибә. (форма, зурлык, төс, кайда кулланыла )
14 АПРЕЛЬ

 

Безнең гаилә су янында. (Альбом ясау. Ата-аналар, балалар.)
15

 

МАЙ Чишмә тирәсендәге үсемлекләр .

А) кыргый; б) культуралы; в) дару үсемлекләрнең охшашлыклары һәм аермалары, дару үләннәрен җыю, гербарий ясау.

3. ЭТАП – ЙОМГАКЛАУ

Рәсемнәр конкурсы “Минем туган ягымның кечкенә почмагы”.

 

КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Балалар белән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы үзара бәйләнешләр булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү;
Табигатькә, сулыкларга зыян китермәү кагыйдәләрен ныгыту;
Төрле чыганаклар аша (экскурсияләр, сәяхәтләр һ.б) алган белемнәрен башкалар белән уртаклашасы килү теләге уяту;
Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү;
Безнең проект буенча балалар су аның үзлекләре, әһәмияте турында күбрәк белерләр дип көтәбез.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Югары Чаллы авылы

“АЛТЫНЧӘЧ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГЫЙЛМУТДИНОВА НӘЗИРӘ НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий