Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әнием, кадерлем!”

s1_65665_614-5 яшьлек балалар өчен

 

Балалар залга биеп керәләр. Ярым түгәрәк булып басалар.

А.Б. Кадерле кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар, кызлар. Без бүген язның беренче бәйрәмен – 8 Мартны билгеләп үтәргә җыелдык. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Туар таңнарыгыз якты,

Күкләрегез аяз булсын!

Безнең биюләребез, җырларыбыз, шигырьләребез сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1. Ралина

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көлә, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

8 нче Март бүген!

 

2.  В. Роберт

В марте с первого числа

Начинается весна.

Мамин день 8 марта

Отмечает вся страна.

 

3. Айдар

Нинди шатлык бүген

Безнең бакчабызда.

Бәйрәмгә килгәннәр

Әниләр барсы да.

 

4. Әдилә

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән барыгызны

Бөйрәм белән котлыйбыз.

 

5. Рубин

Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

 

ҖЫР: “Весенняя”

 

А.Б. Безнең күптән түгел генә әтиләрнең бәйрәме булып узып китте. Аларны да узган бәйрәме белән котлап үтик әле.

 

ҖЫР: “ӘТИ ДӘ СОЛДАТ БУЛГАН”.

 6. Әдинә

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Барсы да белеп торсын.

 

7. Сәид

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

8. Марсель

Слушай нашу песенку

Мамочка любимая.

Будь всегда здоровая,

Будь всегда весёлая.

 

ҖЫР: “Мин әнигә булышам”

 

А.Б. Бүген бит әле безнең кызларыбызның да бәйрәме. Аларны да бәйрәм белән котлыйк.

 

9. Азамат

Котлыйбыз сезне, кызлар,

Бәйрәм белән, йолдызлар.

Парлап бергә биергә

Чакыралар малайлар.

 

ПАРЛЫ БИЮ. (Утыралар)

А.Б. Рәхмәт сезгә, малайлар! (Тавышланып, шалтырап җыйнаксыз, шапшак киенгән Чуаркай керә).

Чуаркай: Ах! Соңга калганмын ахрысы!

А.Б. Үзең шапшак! Җыйнаксыз! Исәнләшә дә белмисең! Каян килеп чыктың монда, Туганкай!

Чуаркай: Мин Туганкай түгел, Чуаркай Шапшакович! “Незнайка” абыегызның дусты мин, беләсегез килсә. Сез монда ник җыелдыгыз соң?

А.Б. Балалар, әйтегез әле Чуаркайга, нинди бәйрәм безнең бүген?

Балалар: Әниләр бәйрәме.

А.Б. Ишеттеңме, Чуаркай, безнең бүген әниләр, әбиләр, апалар, кызлар 8 Март бәйрәме. Без аларны бүген бәйрәм белән котларга җыелдык. Күрәсеңме, балалар нинди матур итеп киенгәннәр. Менә син генә… бик тә ялкау икәнсең. Безнең балалар әниләренә булышалар, аларны яраталар. Аларны котлап әле шигырьләр дә өйрәнделәр.

 

10. Кәрим. Минем бүләк.

8 Март – Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга,

Кайда чәчәк бар?

Кая карама –

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә – ди ул, –

Калыр йөрәктә”.

 

11. Фаяз

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга!

 

12. Диләрә. Әнием (Ренат Харис)

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

Куллары аның йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

 

13. Мәликә. “Минем әни иң әйбәт” (Вәсимә Хәйруллина)

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни мине дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Мине өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнырын карачы.

Кояш кебек, нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

 

14. Р.Роберт. Мамин праздник (Елена Благинина)

Я тебя сегодня, мама,

Поздравляю с женским днем!

Обещаю быть послушной

Помогать тебе во всем!

Над подарком поработать

Правда, было мне не лень.

Ведь я знаю, что сегодня

Самый лучший женский день.

 

15. Артём

Почему 8 Марта

Солнце светит ярко?

Потому что наша мама

Лучше всех на свете.

Потому что мамин праздник,

Самый лучший день.

Потому что мамин праздник

Праздник всех людей.

 

А.Б. Ә хәзер олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әбиләребезне дә бәйрәм белән котлыйк әле.

 

16. Дамир.

Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”- дип,

Әбием килгән!

 

17. Валерия.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

 

18. Айрат

Мы очень любим бабушку

И очень с ней дружны.

С хорошей доброй бабушкой

На свете веселой.

 

А.Б. Әбиләрне котлап җыр да җырлыйк әле.

ҖЫР: “Лапочка”

 

А.Б. Я, нәрсә диярсең, Чуаркай?

Чуаркай: Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә.

Рәхәтләнеп уйнамагач

Сез монда нәмәстәгә?

Чуаркай: Менә уйный белмисездер әле.

А.Б. Уйный да беләбез без. Менә хәзер уйнап та күрсәтербез.

 

УЕН БАЛАЛАР БЕЛӘН.

 

УЕН ӘНИЛӘР БЕЛӘН.

 

Чуаркай: Әй, кызык та булды соң! Тагын нәрсә күрсәтәсез инде?

А.Б. Менә сине биетәбез.

Бие әле, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр,

Биетеп карыйк әле.

Чуаркай бии. (Ямьсез бии).

А.Б. Менә безнең балалар биеп күрсәтсеннәр әле сиңа, Чуаркай.

 

БИЮ. Кызлар бии.

 

Чуаркай: Я, сдаюсь, малайлар, кызлар. Сез җырларга, биергә, шигырләр сөйләргә оста икәнсез. Мин дә чиста киенеп, юынып балалар бакчасына йөри башлыйм. Сезнең кебек буласым килә. Хәзер үк киттем, чаптым. Мине көтегез!

А.Б. Ә кем саубуллаша?

Чуаркай: Сау булыгыз, балалар, апалар, әбиләр. Бәйрәм белән үзегезне. Әй, онытып торам икән бит сезгә дигән бүләгем бар иде бит.

 

А.Б. Инде бакчада эшләүче апаларны, әниләрне, әбиләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйк.

 

19. Динар.

Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за всё, за всё родные

Говорим «Спасибо!» Вам!

 

ҖЫР: МАМА – СОЛНЫШКО МОЁ!

 

А.Б. Тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Бу яз белән сезгә бары бәхет, шатлыклар гына килсен!!!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “28 нче “КАР БӨРТЕГЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРИФУЛЛИНА РОЗАЛИЯ ИЛЬСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий