Сценарий: “Чыгарылылыш кичәсе”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен
А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Ел да була торган күңелле дә, моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген бездә зур бәйрәм. Без бакчабызның иң акыллы, иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бүген безгә бик моңсу, чөнки безнең иң зур балаларыбыз бездән китә. Ә шулай да без бик шат, күрәсезме, алар ничек матурлар, сау-сәләмәт, күп белү теләге белән яналар. Аларга сәләмәтлек, зур уңышлар телибез. Әйдәгез, аларны зур алкышлар белән каршы алыйк.
(“Зәңгәрсу вагон” көе яңгырый, балалар биеп түргә үтәләр.)
1. Гади бәйрәм түгел бүген
Ул гомергә бер килә
Бүген менә бакчабызга
Дуслар, туганнар килә.
.
2. Бүген безнең бакчабызда
Шатлык күккә җиткән көн.
Балалар бакчасыннан
Мәктәпләргә киткән көн.
.
3. Үзебез нәни булсак та,
Безне зур дип санагыз.
Әти-әни эшкә бара,
Без мәктәпкә барабыз.
.
4. Туган йорттай ул кадерле,
Һәм якын күнелләргә,
Ничек кенә хушлашасы,
Китәсе килми бер дә.
.
5. Без мәктәпкә барабыз
Күп нәрсәләр белергә.
“Туган тел” һәм “ Әлифбаны”
Укырга, өйрәнергә.
.
6. Ничә көннәр, ничә айлар,
Кышын да һәм җәен дә
Сагынып килә идек,
Бакчага һәммәбез дә.
.
7. Бакчабызда без өйрәндек
Бик күп төрле һөнәргә.
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
.
Җыр: “Сау бул инде, бакчабыз”
(Утыралар. Урман аланы күренеше)
А. Б. Хөрмәтле балалар! Сез бакчада бик күп һөнәрләргә өйрәндегез.Матур итеп җырлый, сөйли, бии беләсез. Ә бүген без яраткан әкият геройларыбыз белән әкият-тамашада катнашырбыз, белем иленә алар белән бергә барырбыз.
Саескан: Тыңлагыз. Тыңлагыз. Урманда җәнлекләр өчен урман мәктәбе ачыла. Килегез, көтәбез. Кем әйтте дисәгез, бу мин, күп белүче, күп күрүче, саескан такылдык әйтте диярсез. Әнә укытучы үзе дә килә.
Укытучы:
Урманда нинди матур
Җырчы кошлар сайрыйлар,
Куян, аю, төлкеләр
Ашамлыклар сайлыйлар.
Ә үзләре берсе дә , укый-яза белмиләр.
Әгәр мин мәктәп ачсам, алар укырга килерләр.
(Утыра, кулында ручка, дәфтәр)
.
Куян: Нәрсә эшләргә дә белмим,
Бик куркам мин, калтырыйм.
Урманда мәктәп ачыла диләр,
Барыйммы, әллә качыйммы?
Укытучы: Куркаклык ул начар гадәт,
Языйммы соң мәктәпкә?
Куян: Ярар, яз инде, әйдә, укырмын мин мәктәптә. (Китә)
.
Төлке: Әгәр шушы ялкауны көтмәсәм,
Урман буйлап аны эзләп йөрмәсәм
Әллә кайчан язылырга килер идем.
Барысыннан да беренче булыр идем.
.
Аю: Минем укыйсым килми, мәктәпкә барасым килми.
Укытучы: Аю дускай, матуркай, әйдә, мәктәпкә языл, укырга кирәк бик тә.
Аю, Төлке: Икебез дә мәктәптә укырга без риза. (Китәләр)
.
Бүре: Мин дә мәктәпкә барам, башкалардан һич калмам.Укырга телим бик тә, ялкауланмамын һич тә.
Укытучы: Ярый, Бүрекәй, язам сине дә.
(Бүре сөенеп кереп китә)
.
Тиен: Мин Тиенкәй, йомшаккай,
Минем укыйсым килә.
Укымыйча һич ярамый,
Бик күп беләсем килә.
Укытучы: Ярый, Тиенкәй, язам сине дә.
.
Керпе: Бар да каядыр ашыга,
Мин дә телим укырга.
Укытучы: Әйдә, әйдә, Керпе дус, языйм әле сине дә.
.
(Укытучы звонок шалтырата, җәнлекләр керәләр)
Укытучы: Дәресебезне башлыйбыз.
- Куркаккай! – Мин
- Хәйләкәрбикә! – Мин
- Йомшаккай! – Мин
- Соры колак! – Мин
- Керпекәй!- Мин
- Аюкай!
-Аюкай?! -
Аю (керә): Гафу итегез мине, бер генә юлга кичерә күрегез. Мин агач төбенә ял итәргә утырган идем, йоклап киткәнмен.
Укытучы: Бер юлга кичерәм, аю дус. Икенче дәрескә соңга калма.
(Аю җәнлекләр арасына барып утыра)
- Бергә берне кушыйк әле, ничә була, кем белә?
Тиен: Мин беләм, ике була.
Укытучы: Дөрес, тиенкәй. Утыр, бишле.
Монда ничә чәчәк үсә? (5) Монда ничә гөмбә үсә? (4) Кайсысы күбрәк, кайсысы әзрәк?
Ә хәзер миңа бу хәрефне кем әйтеп бирә?
Куян: Бу Ә хәрефе.
Укытучы: Ә хәрефеннән сүзләр әйтегез.
( Һәр бала – җәнлек бер сүз әйтә)
Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, Мәктәп турындагы җырыбызны җырлап алыйк.
.
ҖЫР: “Мәктәп ул –ямьле”.
(Утыралар)
.
“Крокодил Гена һәм Чебурашка” мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.
Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк күп җыелган монда халык. Сездә берәр төрле бәйрәм мәллә?
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.
Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм – шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.
Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.
Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.
Менә рогатканы алыгыз.
Аның белән кошларны атыгыз.
Пистолетым да бар әле.
Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).
Аның белән “пых-пых” атып
Була кешене куркытып.
Апагызның урындыгы өстенә
Бу кнопканы куярсыз менә.
Бу ташны да алыгыз,
Тәрәзәгә атыгыз,
Тәрәзәне ватыгыз!
Алып баручы. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?
Балалар. Юк!
Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,
Бер нәрсә дә эләкмәс!
(“Бүләкләрен” кире сумкасына тыга).
Алып баручы. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була. Менә карап өйрәнеп тор. Хәзер сиңа балалар мәктәпкә нәрсә алып барырга кирәклеген өйрәтерләр.
.
(Сумка тутыру уены)
.
Шапокляк. Ә миңа портфель кирәкми. Минем үз сумкам матур. Мин сумкама үземә кирәкле әйберләрне генә салам. Кайда телим, шунда барам. Ә мәктәпкә бармыйм. Анда дәресләрдә утырырга кирәк. Күңелле дә түгел.
Алып баручы. Син ялгышасың. Укырга бик кызыклы. Мәктәптә яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа маҗаралар көтә.
Шапокляк. Сезнең мәктәбегездә миңа кызык түгел. Менә булсын иде ул хулиганнар мәктәбе. Мин анда көн саен йөрер идем. Мин бит – мисс хулиганка! Ул мәктәптә имтиханнар да, зачётлар да булмас иде. Анда рогаткадан атарга, эскәмияләргә келәй сыларга, талашырга, кыйнашырга, кыланырга өйрәтерләр иде… Балалар, әйдәгез, мин хулиганнар мәктәбен ачам. Үзем шунда директор булам. Минем белән барасызмы?
Алып баручы. Җитте, Шапокляк! Балалар андый мәктәпкә барырга теләмиләр. Безнең балалар хулиган түгел. Алар чын мәктәпкә баралар. Ә син кит безнең бәйрәмнән.
Шапокляк. Харап булган инде. Укырга баралар, имеш. Укый башлагач мине сагынырсыз, ләкин соң булыр.
Алып баручы. Карале, Шакопляк, син үзең бер генә тапкыр булса да балалардан үрнәк ал, тыңла, бар син дә белем иленә. Гел болай йөри алмассың бит инде. Менә тыңла, алар сиңа мәктәптә нәрсәләргә өйрәнүләре хакында җырлап күрсәтәләр.
.
Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
.
Шапокляк: Я, ярый, барыгыз инде алай бик укыйсыгыз килгәч, ә миңа үземнең әкияттә дә бик рәхәт, мин Сезнең дустыгыз була алмам.
А.б. Гафу ит, Шапокляк, безнең балалар да синең белән дуслашырга теләми. Син бит Чебурашка белән Крокодил Генага да бик күп начарлыклар эшлисен. Әле тагын да болай кылансаң, бер дус та таба алмассың.
Шапокляк: (уйланып тора) Карале, мин Сезгә кызыга башладым бит әле. Минем дә Сезнең кебек акыллы, белемле буласым килә. Алыгыз мине дә үз арагызга.
А.б. Балалар, Шапоклякны да үзегез белән мәктәпкә алып барыгыз. Ул да Сезнең белән күп нәрсәгә өйрәнер. Алырсызмы аны үзегез белән? (Әйе)
Ә син, хөрмәтле Шапокляк, сүз бир. Беркайчан да ялкауланмаска, тырыш булырга һәм акыллы булырга.
Шапокляк: Сүз бирәм. Миңа ышанганыз өчен рәхмәт Сезгә. Мин хәзер сумкама Сез өйрәткән нәрсәләрне салам , Сезнең белән мәктәпкә барырга әзерләнәм. Киттем, ашыгыйм. Ә сез мине 1 сентябрьдә мәктәптә көтегез. Сау булыгыз. (Чыгып китә)
А.б. Балалар, сез чыннан да бик акыллы, зур үстегез. Ә бит Сез бакчага килгәндә бик нәни, кечкенә идегез. Күпләрегез кашык тотып ашый да белми идегез. Ә хәзер Сезнең белән кечкенәләр төркеме балалары саубуллаша. Аларның да Сезгә әйтер сүзләре бар.
.
(Кечкенәләр төркеме чыгышы)
.
А.б. Еллар узды, Сез зурлар ягына чыктыгыз, матур итеп сөйләргә, дус булырга һәм бик күп нәрсәләргә өйрәндегез. Хәзер Сезнең белән бакчада бергә йөргән, әле бакчада калачак дусларыгыз саубуллаша.
.
(Зурлар төркеме чыгышы)
.
А.б. Ә бүген сезнең бакчада соңгы көнегез. Сез уйнаган уенчыклар сезгә карап моңая. Инде алар белән дә саубуллашыр вакыт җитте.
Нәрсә булган, уенчыклар
Бар да шундый күңелсез.
Әллә инде без киткәнгә
Ямансулыйсызмы сез?
.
Аю моңаеп утыра,
Озын колак куян да.
Әтәчкә дә нидер булган,
Сикереп йөрми тубым да.
.
Һәммәсе дә сүз куйгандай
Әллә телсез калганнар.
Уенчыклар барысы да,
Әллә елап алганнар?!
.
Ә курчаклар, әйтерсең лә,
Бездән башка ямь тапмый.
Утырганнар да бер почмакка
Моңаеп безне тыңлый.
.
Нәни курчак, йомшак уенчыклар
Без китәбез, инде каласыз.
Нинди яхшы дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.
.
Моңаймагыз, уенчыклар
Моңаймагыз, дусларым!
Әйдә соң бер биеп алыйк,
Хушлашканчы, дусларым!
Уенчыклар белән бию.
(Уенчыкларны кечкенәләргә тапшыралар)
Аерым номерлар.
1. Мари халык биюе.
2. Кызлар башкаруында җыр. “Бөрлегән”
3. Украин кызлары биюе.
4. Айтуган башкаруында җыр. “Әниемә”
5. Малайлар башкаруында “Заманча” бию.
.
А.б. Бәйрәмебезнең иң моңсу, дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. Хәзер балалар үзләренең йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен әйтерләр.
.
1. Олы юлга безне хәзерләде,
Бала җанлы күркәм кешеләр.
Безнең истән һичкайчан да чыкмас
Ана җанлы күркәм кешеләр.
.
2. Көйсезләнсәк, еласак та,
Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап торды,
Сезнең йомшак кулыгыз.
.
3. Барыгызга да зур рәхмәт
Бакчада эшләүчеләр.
Безне шат һәм бәхетле
Үссен дип йөрүчеләр.
.
4. Сезнең өчен, кадерле апалар,
Аз булырлар безнең рәхмәтләр,
Авырмыйча һәрчак нык булыгыз
Сезгә булсын кадер-хөрмәтләр.
.
5. Рәхмәт Сезгә, бик зур рәхмәт,
Тәрбияче апалар.
Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар.
.
6. Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз,
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
.
7. Анда без дә сынатмабыз,
Менә күрерсез әле,
Болар безнең бакчаныкы
Диеп йөрерсез әле.
.
ҖЫР: Сау бул, бакча
(Вальс. Балалар парлашып вальс әйләнәләр)
.
А.б. Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без Сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булыгыз. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар Сезгә, балалар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны бүген без беренче укытучылары Фәридә Марсельевнага тапшырабыз. Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһ Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын.
Ә хәзер сүзне булачак укытучы апагызга бирик, аның да сезгә әйтер сүзләре, теләкләре бар.
(Булачак беренче укытучыга сүз бирелә.)
(Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.)
.
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
“Шушмабаш балалар бакчасы”
муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЛОКМАНОВА ГӨЛШАТ ХАЙДАР КЫЗЫ
Комментарии: |