Сценарий: “Әхлак төбе-матур гадәт”
6-7 яшьлек балалар өчен әхлак тәрбиясе буенча сценарий.
Программа эчтәлеге:
– балаларны сүз тыңлаучан булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү;
– кешеләр белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;
– балаларны татар халкының милли уеннары белән таныштыруны дәвам итү;
– балаларда кешегә ярдәм итү теләге тудыру;
– өлкәннәр сүзенең нинди әһәмияткә ия икәненә төшендерү;
– бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Күрсәтмә материал: магнитофон, аудиоязмалар, сәхнә киемнәре (куян, бүре, төлке, чыпчык, әтәч, каз), урман күренешләре (агач, гөмбәләр, чәчәкләр, чүп-чар).
Әзерлек эшләре: балалар белән уеннар өйрәнү һәм кабатлау, мәкальләрне искә төшерү, балалар белән шигырьләр өйрәнү.
Методлар һәм алымнар: күрсәтмә, сүзлек.
Кулланылган әдәбият:
1. “Әхлак нигезе – матур гадәт” К.В.Закирова,Р.Э.Кадыйрова;
2. “Тәрбияле бала”. ВилКазыйханов;
3. “Мәгариф” журналы: №10, 1990; №5, 2000; №6, 2000.
Шөгыльне оештыру: зал “Әдәплеләр” һәм “Әдәпсезләр” шәһәренә бүленгән.
Шөгыль барышы:
Музыка яңгырый. Тәрбияче керә. (Урман күренеше, кошлар тавышы).
Тәрбияче: “Әдәплеләр” иленә ашыга идем, кая килеп эләктем икән мин? (Як-ягына карана). “Әдәпсезләр” урманына килеп чыкканмын икән. Кара әле, гөмбәләр аунап ята, агач ботаклары сындырылган, күпме шиңгән чәчәкләр… Монда, мөгаен, тәртипсез җәнлекләр яшидер. Кая икән үзләре? (Төлке, куян, бүре булып киенгән 3 бала чыга).
Җәнлекләр: (башларын игәннәр) Әйе, без яшибез монда.
Тәрбияче: Нишләп урманыгызда шундый тәртипсезлек? Агачларны сындырмаска, чәчәкләрне таптамаска икәнен белмисезме әллә? Әгәр тәртибегезне үзгәртмәсәгез, тиздән урманыгыз юкка чыгар. Урманны тыңлый, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга кирәк.
“Әдәплеләр” шәһәрчегеннән дусларымны чакырыйм әле, алар нәрсә диярләр икән? (Чакыра. Чыпчык, Әтәч, Каз чыга).
Тәрбияче: Дусларым, мин сезне ярдәмгә дип чакырган идем, ә сезнең үзегезнең дә борчуларыгыз бар ахры? Нәрсә булды сиңа, Чыпчык?
Чыпчык: Мин бу Әтәч белән дуслашырга теләмим, ул әдәпле түгел. Мин аңа: “Исәнме, Әтәч”, – дигән идем, ә ул җавап бирмәде.
Әтәч: Нишләп синең белән исәнләшеп торырга, мин бит сине болай да көн саен күрәм бит.
Чыпчык: Мин бит синең белән бүген исәнләштем.
Әтәч: Ә миңа кичәгесе дә бик җиткән.
Тәрбияче: Менә Каз сезгә бер шигырь сөйләп күрсәтер, бәлки шул вакытта бәхәсләшүдән туктарсыз.
Каз:
Танышлар булмасак та,
Бер-беребезгә матур итеп
Сәлам бирик: ”Исәнмесез!”
Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез”дән башка сүз әйтмәдек.
Ә нидән соң бер тамчы шатлык артты бу тормышта?
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты бу дөньяда?
Тәрбияче: Димәк ”Исәнмесез”дигән сүз гади сүз генә түгел. Ул “Мин сиңа исәнлек, тынычлык, бәхет телим” дигәнне аңлата.
Әтәч: Син мине гафу ит, Чыпчык. Моннан соң мин гел исәнләшермен.
Тәрбияче: Әй, сез, урман җәнлекләре, ”Әдәплеләр” илен күрәсегез киләме? Ләкин минем бер шартым бар: анда тәртипсезләргә урын юк.
Җәнлекләр: Моннан соң без үзебезне тәртипле тотарбыз.
Тәрбияче: Ягез әле, тизрәк урманыгызда тәртип урнаштырыгыз. Чүп-чарны пакетларга җыеп, чүплеккә ташлыйк (җәнлекләр чүп-чарны пакетларга тутыралар).
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер бергәләшеп “Әдәплеләр” иленә күченәбез. (Музыка янгырый).
Тәрбияче: Менә без “Әдәплеләр” иленә килеп җиттек. (Балалар аларны көтеп утыручы балалар янына утыралар, балалар аларны өстәл әзерләп көтеп торалар).Әнә безне әйбәт, тәртипле балалар кунакка каршы ала. Бу шәһәрдә бары тәртипле, ягымлы кешеләр генә яши. Аларның этләре дә каты итеп өрергә ояла, мондагы нәни генә кошчык та ничек яшисен белә. Ә балалар бу илдә бик тәртипле, әдәпле, инсафлы, олыларны хөрмәтлиләр, зурлыйлар. Аларга багышлап матур җырлар жырлыйлар. Әле безгә дә алар “Әбием” җырын җырлап күрсәтерләр.
Тәрбияче: Дусларым, татар халкында өлкәннәрне хөрмәтләү турында мәкальләр бик күп. Әйдәгез, шуларның кайберләрен искә төшерик:
-Олылар сүзен тотмаган (орылган да сугылган).
-Олылар сүзен тыңламасаң (игелек күрмәссең).
-Ата-анаңны тәрбия ит (үзең дә тәрбия күрерсең).
-Ата-ананы тыңлаган әдәм булган (тыңламаган әрәм булган).
-Картлар сүзен (кар басмас).
Тәрбияче: Соңгы мәкаль нәрсәне аңлата? Ни өчен өлкәннәр сүзен тыңларга кирәк? (Балаларның җаваплары). Ә хәзер әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйныйбыз. Җәза мондый: кемдә түбәтәй туктала, шул бала әдәпле балалар гына әйтә торган бер матур сүз әйтә. (Исән булыгыз, исәнмесез, Аллаһ ризалыгы өчен, рәхим итегез, Аллаһ риза булсын…)
Тәрбияче: Дусларым, тәртипле, акыллы кыз турында уен да бар бит. Әйдәгез әле, “Кәрия- Зәкәрия” уенын уйныйбыз.
“Әдәплеләр” илендә җәнлекләр дә әйбәтләр. Әнә, “Йомры икмәкне” куян да, бүре дә, хәтта төлке дә ашамый (Йомры икмәк чабып китә, аны бер-бер артлы куян, бүре, төлке куалар. Куып тоткач, бергәләп бииләр).
Тәрбияче: Дусларым, менә без күпме әдәпле сүзләрне искә төшердек, тәртипле булып үсү өчен нәрсәләр кирәген белдек. Ә Чыпчык сезгә матур шигырь сөйләп күрсәтер. Бу шигырь – Фарсель Зиятдиновның ”И сөенәм” шигыре.
Егылганда иптәшемә сузсам кулны,
Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын.
Я берсе мине сөеп, рәхмәт дисә,
Кызы кебек якын итеп, кулын бирсә,
И сөенәм, и сөенәм.
Әнкәемне матур сүзләр белән сөендерсәм,
Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,
Ә ул мине сөя-сөя кызым дисә,
Битләремә аның олы кулы тисә,
И сөенәм, и сөенәм!
Тәрбияче: Бүгенге сәяхәтебез барыбыз өчен дә файдалы булды дип уйлыйм.
Без нәрсәләргә өйрәндек соң? (Балаларның җаваплары тыңлана).
Әйе, яшәгән урыныбызны чиста тотарга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, әби-бабаларыбызның сүзләрен тыңларга кирәк икәненә тагын бер кат инандык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын искә төшердек.
Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“Гомуми үсеш төрендәге 37 нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГИНИЯТУЛЛИНА РӘЗИДӘ ФАРУК КЫЗЫ
Комментарии: |