Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Чулман елгасы буйлап сәяхәт”

map
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен-сәяхәт

 

Максатлар:

1. Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру. Күренекле урыннары турында мәгълүмат бирү.

2. Балаларның Татарстан шәһәрләре турындагы белемнәрен киңәйтү. Грамматик сөйләмнәрен үстерү. Сүзлекләрен баету һәм активлаштыру.

3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү, һәрвакыт матур итеп күрү теләге уяту.

Җиһазлау:

Күрсәтмә материаллар: “Казан шәһәренең күренекле урыннары” темасына слайдлар, Татарстан картасы, Чулман-Идел елгаларының чүпрәккә яисә кәгазьгә күчерелмә-схемасы (артына магнит беркетеп ясала).

Таратма материаллар: Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай шәһәрләренең күренекле урыннары төшерелгән карточкалар салынган конвертлар, лалә чәчәкләре.

Балалар белән алдан әзерлек:

“Мин яшәгән шәһәр”, “Татарстан республикасының күренекле шәһәрләре” папкаларын карау; Татарстан картасы белән танышу һәм шәһәрләрнең торышы, Чулман-Идел елгаларының агышын карау, юнәлешен билгеләү; шәһәр һәм елга исемнәрен татарча өйрәнү, уеннар аша хәтердә ныгыту.

Тәрбияченең әзерлеге:

Казан шәһәре турында слайдлар әзерләү, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре буенча мәгълүмат, фотосүрәтләр туплау, Чулман-Идел елгаларының күчерелмә схемаларын ясау, сәяхәттә тыңлар өчен көй әзерләү, көймә макеты ясау.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар татар теле кабинетына кереп утыралар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, хәерле иртә сезгә!

Балалар: Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә барыбызга!

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген сәяхәткә чыгабыз. Ә нинди сәяхәт икәнен сез сөйләшүдән аңларсыз. Балалар, карагыз әле, бу нинди карта эленгән?

Балалар: Татарстан картасы.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, картадан үзебез яшәгән шәһәрне табыйк, матур итеп исемен әйтик.

Балалар: Без Яр Чаллыда яшибез. Менә ул.

Тәрбияче: Ә безнең шәһәр нинди елга ярында урнашкан әле?

Балалар: Безнең шәһәр Чулман елгасы ярында урнашкан (Кама исеменең тәрҗемәсен оныткан балалардан берничә кат кабатлатыла).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле картадан Чулман елгасының агымы артыннан барып карыйк. Менә ул төньяктан-көньякка таба ага. Чулман елгасы менә бу урында Татарстанның иң зур елгасы-Иделгә (балалардан әйттерү) кушыла. Менә ул нинди тирән һәм киң булып ага. Без сезнең белән Чулман елгасы буйлап сәяхәткә йөзеп китәрбез.

Тәрбияче балаларның игътибарын магнит тактасына беркетелгән Чулман- Идел елгаларының күчерелмә-схемасына юнәлтә.
Балалар, бу Идел һәм Чулман елгаларының күчерелмәсе. Менә бу урында безнең шәһәр урнашкан. Әйдәгез әле шул урынга лалә чәчәге утыртып куйыйк.

 

Ә сез безнең шәһәребез турында ниләр беләсез? Искә төшереп үтик.

Балалар берәм-берәм чыгып, конверттан берәр фотосүрәт алалар һәм шәһәребезнең күренекле, үзенчәлекле урыннары турында сөйлиләр.

 

1. Шәһәрнең яшеллеккә күмелгән матур урыны яисә Парк күрсәтелә.

Бала: Яр Чаллы ямь-яшел агачлыкка, төрле төсле чәчәкләргә , паркларга күмелеп утыручы шәһәр.

2. Камаз рәсеме

Бала: Камаз заводы шәһәребез данын бөтен илгә таратты. Анда КамАЗ машинасының төрле төрләре чыгарыла. Ралли ярышларында КамАЗ гел беренчелекне ала.

3. Проспект күренеше.

Бала: Яр Чаллыда күп этажлы яңа йортлар, киң проспектлар, матур фонтаннар, көзге витриналы кибетләр, мәктәп һәм балалар бакчалары, шифаханәләр, кинотеатрлар, дельфинарий, “Айгөл” циркы, татар һәм рус драма театрлары бар.

4. Муса Җәлил мемориалы.

Бала: ГЭС бистәсендә герой-язучы Муса Җәлил мемориале бар. Анда һәр елны безнең шәһәребез язучылары, балалар җыелалар, язучыны искә алалар.

 

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Әйдәгез бергәләп көймәгә утырыйк та Чулман буйлап сәяхәткә кузгалыйк.

 

Балалар “Туган телдә җырыбыз” (Ф. Сафин көе һәм сүзләр) җырын җырлый-җырлый чайкалып баралар.

 

Тәрбияче тагын бер лалә чәчәге утырта.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек. Монда тагын бер чәчәк үсеп чыккан. Бу урында нинди шәһәр урнашкан икән?

Тәрбияче конверттан Алабуга шәһәренең фотосүрәтен алып күрсәтә.

Тәрбияче: Бу иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Элек-электән сәүдәгәрләр шәһәре буларак танылган.

Балалар: Бу Алабуга шәһәре.

Бер бала конверттан рәсемнәр алып сөйли.

Бала: Алабугада күренекле рус рәссамы И.Шишкин туган һәм иҗат иткән. Алабуга урманнарының матурлыгын үзенең рәсемнәрендә чагылдырган.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Чулман буйлап сәяхәтебезне дәвам итик. Күзләрне йомыйк та чайкалып барыйк.

 

Тәрбияче тагын бер чәчәк утырта.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын белсәгез, без тукталган шәһәрнең исемен белерсез:

Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар:

Колагымнан бор гына,

Уятырмын, тор гына.

Балалар: Сәгать. Без Чистай шәһәренә тукталганбыз. Чөнки Чистай шәһәрендә сәгать заводы бар. Анда бик күп төрле сәгатьләр ясала: кулга тага торганнары, будильниклар, стена сәгатьләре, су астына төшә торганнары, сувенир сәгатьләр.

Чистай шәһәрендә безнең Чулман елгасыннан йөзеп йөрүче судноларны төзү һәм ремонтлау заводы бар.

 

Тәрбияче: Балалар, без сәяхәтнең иң озын, ерак тукталышына барырга чыгабыз. Шуңа күрә, әйдәгез безнең көймәбез йөзә торсын, ә без уйнап алыйк.

 

Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”.

Уен тәртибе:

Балалар парлашып басалар, кулга кул тотынышып җырлыйлар. Ә парсыз калган бала уйнаучылар тезелгән рәт башында басып тора.

Чума үрдәк, чума каз. (2 тапкыр)

Тирән күлне ярата, ярата. (2 тапкыр)

Таһир үзенә иптәш эзли. (2 тапкыр)

Ул Алсуны ярата, ярата. (2 тапкыр)

Парсыз бала үзенә пар сайлап ала. Ялгыз калган бала тагын рәт башына килеп баса.

 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән Чулманның Иделгә кушылган урынына килеп җиткәнбез. Ә менә мондагы лалә чәчәгенә ничек йөзеп керербез икән?

Балалар: Идел елгасы буйлап.

Тәрбияче: Балалар, бу чәчәк башкалардан ни өчен зурырак икән, ничек уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки ул шәһәр зурырак һ.б. җаваплар.

Тәрбияче: Балалар, бу урында чынлап та безнең республикабызның иң зур, иң мөһим, баш шәһәре урнашкан.

Балалар: Ул Казан шәһәре.

Тәрбияче Казан шәһәренең күренекле урыннары буенча әзерләнгән слайдларны куша.

Балаларны таныштыра:

Казан шәһәре Идел елгасының ике як ярына урнашкан. Идел елгасы шәһәрнең эченнән агып уза. Әйдәгез сезнең белән Казан шәһәренә кунакка керик. Бу шәһәрнең матур, үзенчәлекле урыннарын карап китик.

 

1. Шәһәрнең уртасында, нәкъ үзәгендә Казан Кремле. Аның манаралары шәһәрнең һәрбер җиреннән күренеп тора. Ул ак төстәге калын, таш стена белән әйләндереп алынган. Президент сарае да биредә.

2. Әнә Сөембикә манарасы. Ул җиде яруслы итеп кызыл кирпечтән салынган. Түбәсенә ярымай урнаштырылган. Ул хәзерге көндә әзерәк кыйшаеп, авышып тора. Ханбикә-Сөембикә урыс патшасына бирелергә теләмичә шуннан сикергән дигән риваять бар.

3. Безгә таныш татар шагыйре Г.Тукай музее бар. Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елда ачылган. Музейга бик бай материал тупланган. Экспонатлар (сүзгә аңлатма бирелә) шагыйрьнең тормышын, ул яшәгән чорны күз алдына китерергә ярдәм итә.

4. Ә менә бу Татарстан милли китапханәсе (аңлатма бирелә). Китапханәгә килеп керү белән кытай рәсемнәре, япон аждаһалары белән бизәлгән парад баскычына юлыгасың. Стеналарда, түшәмдә сылап ябыштырылган , алтын белән йөгертелгән бөркетләр, атлар, арысланнар ясалган. Бу китапханәдә китап киштәләренең исап-хисабы юк, бик бай. Стеналарына табигый ташлар, кабырчыклар беркетелгән, яшеллеккә күмелеп утыручы мәгарәсе (аңлатма бирелә) дә бар әле. Мәгарәдә челтер-челтер агып торучы фонтаннар да бар. Бу әкияти мәгарә.

5. Казанда аквапарк бар. Монда бассейннар, шуып төшә торган сулы таулар,

лабиринтлар, торбалар, ясалма дулкыннар, һ.б.җайланмалар күп. Балалар өчен тәмле ризыкларга бай кафелары да бар.

6. Казан тимер юл вокзалы инде менә 100 ел артык юлчыларны, кунакларны иң беренче булып сәламли, хәерле юл теләп озатып кала. Ул бик зур, өч залы, кибетләре, рестораннары бар. Күп-күп зур люстралар, көзгеләр белән бизәлгән.

7. Балалар, сез Шүрәлене беләсезме? Ул кайсы әкияттә очрый? Аны кем язган? Казанда Шүрәле ял паркы бар. Халык монда бик теләп ял итә.

8. Казанда герой-язучы Муса Җәлил һәйкәле бар.

 

Тәрбияче слайдларны сүндерә һәм баллардан тагын бер кат күренекле урыннарны кабатлатып чыга. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.)

Тәрбияче: Балалар, безгә үзебезнең шәһәребезгә кайтырга да вакыт җиткән бит. Казанга тагын кунакка килербез. Балалар, без агымга каршы йөзеп кайтачакбыз. Шуңа күрә ишкәкләр белән ишеп кайтырбыз.

Балалар урындыкларында ишкәк ишкән хәрәкәтләр ясап “кайталар”.

Тәрбияче: Менә үзебезнең шәһәр портына кайтып та җиттек. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Безнең юлда нинди шәһәрләр очрады? Казанның нинди матур урыннарын исегездә калдырдыгыз? Тагын сәяхәткә барачакбызмы?

 

Балалар саубуллашып чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“93 нче “Карлыгач” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

МИРЗАҖАНОВА РӘМИЛӘ МИРЗАҺИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий