postheadericon Конспект: “Туган көн”

посудаМәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат:

Рус милләтеннән булган балаларны йорт кошлары һәм хайваннар белән таныштыруны дәвам итү; хайваннарны, кошларны тавышларыннан танып дөрес итеп атап бирергә өйрәтү һәм алар турында сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; төсләрне кабатлау; сүз һәм сүзтезмәләрне диалогта сөйләшүне ситуациягә карап аңлап куллануларына ирешү.

Бурычлар:

  1. Күмәк уеннарда, диалогта актив катнашуларына ирешеп, өйрәнәсе сүзләрне уен аша истә калдыруларына ярдәм итү.
  2. Балаларны үзара дус, яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтү һәм аларда бер – берсенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
  3. Диалог төзеп сөйләгәндә сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.

Җиһазлау:

  • уенчыклар: әтәч, үрдәк, тавык, песи, тычкан;
  • интерактив тактада кызыл, яшел, зәңгәр, сары тәлинкәләр, чынаяклар;
  • аудиоязма.

Ысуллар һәм алымнар:

  •  әңгәмә;
  •  уен;
  • сүзле һәм күрсәтмә тысуллар;
  •  музыка.

 

Алдан әзерләнгән эш:

  • Интерактив тактада төсле чынаяк, тәлинкәләрне, әтәч, тавык, үрдәкне карау;
  • “Әкият илендә” (№ 29) күрсәтү;
  • “Чукмар белән Тукмар” һәм “Сертотмас үрдәк” анимацион күренешен күрсәтү, эчтәлекләре буенча әңгәмә уздыру.

Эшчәнлек төзелеше:

  • Кереш, бәйрәмчә кәеф булдыру.
  • Бүләкләрне атау һәм бүләк итү.
  • Сүзле – хәрәкәтле уен уйнау.
  • Интерактив тактада төсле чынаяк, тәлинкәләрне карау.
  • Тәрбияче белән балалар арасында диалог.
  • Бала белән бала арасында диалог.
  • Җырлап автобуста паркка бару.
  • “Таны һәм әйтеп бир” уенын уйнау.
  • Җырлап автобуста кайтып китү .

 

Эшчәнлек барышы.

 (Балалар бүлмәдә уйныйлар, матур күлмәк кигән кыз бала (Лена) керә)

Балалар:

–         Исәнме, Лена, син матур күлмәк кигәнсең, синең бүген бәйрәм мәллә?

–         Исәнмесез. Бүген минем туган көнем. Туган көнгә килегез.

–         Рәхмәт, киләбез.

Тәрбияче:

–         Уенчыкларны урыннарына алып куегыз, балалар. Туган көнгә барырга әзерме сез?

–         Әйе, әзер.

(Балалар, бер – бер артлы тезелеп басалар, “туган көнгә” баралар, җырлыйлар).

Туган көнгә барабыз,

Ленага бүләкләр алабыз,

Төрле-төрле уенчыклар

Ленага алып барабыз.

Өстәлдән уенчыклар алалар: үрдәк, әтәч, тавык, песи,тычкан.

(Лена кунаклар каршылый)

–         Исәнмесез, кунаклар. (Кергән һәр бала бүләк бирә)

Рома:

–         Исәнме, Лена. Сиңа бүләк – үрдәк.

–         Рәхмәт, Рома. Үрдәк зур, матур, чиста.

Алеша:

–         Исәнме, Лена. Сиңа бүләк – әтәч.

–         Рәхмәт, Алеша. Әтәч зур, матур, чиста.

Ирина:

–         Исәнме, Лена. Сиңа бүләк – тавык.

–         Рәхмәт, Ирина. Тавык зур, матур, чиста.

Ваня:

–         Исәнме, Лена. Сиңа бүләк – песи.

–         Рәхмәт, Ваня. Песи кечкенә, матур, чиста, йомшак.

Денис:

–         Исәнме, Лена. Сиңа бүләк – тычкан.

–         Рәхмәт, Денис. Тычкан кечкенә, матур, чиста.

Лена:

–         Бүләкләр матур, рәхмәт.

Тәрбияче:

–         Лена, кунаклар сиңа матур уен да алып килделәр. Балалар, бергәләп уйнап алыгыз. Түгәрәккә басыгыз.

Туган көнгә бүләк иттек

Бик матур үрдәк. (Балалар үрдәк булып йөриләр һәм кабатлыйлар)

Бак-бак-бак-бак . .

Бүләк иттек без әтәч (Балалар әтәч булып йөриләр һәм кабатлыйлар)

Кикрикүк, кикрикүк,

Йокыдан тора иртүк.

Бүләк иттек без тавык (Балалар тавык булып йөриләр һәм кабатлыйлар)

Йөри ул авып- авып: кыт-кыт-кытак.

Бүләк иттек без песи (Балалар песи булып йөриләр һәм кабатлыйлар)

Мияу, мияу, мияу, ул шаян – тырный

Аннан котылып булмый.

Бүләк иттек без тычкан (Балалар тычкан булып йөриләр һәм кабатлыйлар)

Пи-пи-пи-пи

Куркып кына бара ул

Песидән качып йөри.

Лена:

–         Уен матур, күңелле булды, рәхмәт.

Тәрбияче белән бала арасында диалог.

–         Балалар, экранга карагыз әле. Нинди матур төсләр күрәсез?

Балалар:

–         Кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

–         Дөрес әйттегез, ә нәрсәләр күрәсез ?

Балалар :

–         Тәлинкә, чынаяк.

–         Алеша, бу нинди чынаяк, нинди тәлинкә?

–         Бу яшел чынаяк, яшел тәлинкә.

–         Әйе, Ваня, ә бу нинди чынаяк, нинди тәлинкә?

–         Бу зәңгәр чынаяк, зәңгәр тәлинкә.

–         Әйе, Ирина, ә бу нинди чынаяк,нинди тәлинкә?

–         Бу сары чынаяк, сары тәлинкә.

–         Әйе, Рома, ә бу нинди чынаяк, нинди тәлинкә?

–         Бу кызыл чынаяк, кызыл тәлинкә.

–         Бик дөрес җавап бирдегез.

Тәрбияче Ленага:

–         Лена кунакларны чәй эчәргә чакыр.

Лена:

–         Кунаклар, рәхим итегез, чәй эчәргә утырыгыз.

(Балалар өстәл артына утыралар. Өстәл өстендә уртада өчпочмак)

(Балалар арасында диалог)

Рома:

–          Денис, мә кызыл чынаяк, кызыл тәлинкә.

–         Рәхмәт, чынаяк матур, кызыл, тәлинкә матур, кызыл.

Денис:

–         Алеша, мә яшел чынаяк, яшел тәлинкә.

–         Рәхмәт, чынаяк матур, яшел, тәлинкә матур, яшел.

Алеша:

–         Ваня, мә зәңгәр чынаяк, зәңгәр тәлинкә.

–         Рәхмәт, чынаяк матур, зәңгәр, тәлинкә матур, зәңгәр.

Ваня:

–         Ирина, мә сары чынаяк, сары тәлинкә.

–         Рәхмәт, чынаяк матур, сары, тәлинкә матрур, сары.

Ирина:

–         Лена, әйдә, утыр, мә кызыл тәлинкә, кызыл чынаяк.

–         Рәхмәт, тәлинкә матур, кызыл, чынаяк матур, чынаяк кызыл.

Лена:

–         Бу – өчпочмак, ашагыз. Тәмле булсын.

Балалар :

–         Рәхмәт, өчпочмак тәмле.

Лена:

–         Чәй тәмле, чәй эчегез.

Балалар:

–         Рәхмәт, чәй тәмле.

Тәрбияче:

–         Денис, бу нәрсә?

–         Бу өчпочмак.

–         Өчпочмак нинди?

–         Өчпочмак тәмле.

Денис:

–         Алеша, өчпочмак тәмле (ме)?

–         Өчпочмак бик тәмле.

Алеша:

–         Ваня, чәй тәмле (ме)?

–         Чәй бик тәмле.

Ваня:

–         Ирина, синең чынаяк матур (мы)?

–         Бик матур, кызыл чынаяк.

Ирина:

–         Рома. Синең тәлинкә матур (мы)?

–         Бик матур, яшел тәлинкә.

(“Чәй эчеп бетергәч” балалар Ленага рәхмәт әйтәләр)

–         Лена, бик зур рәхмәт, чәй тәмле булды, өчпочмак тәмле булды (дип һәр бала әйтеп чыга).

–         Яхшы, сезгә дә рәхмәт. Әйдәгез, парка барабыз.

“Автобуска утыралар”, паркка барганда җырлыйлар.

Без барабыз, барабыз,

Әй, сез безгә карагыз.

Рәхәтләнеп уйнарга

Паркка без барабыз.

(“Чирәмлектә” ярымтүгәррәк булып тезелеп басалар)

Тәрбияче:

–         Балалар, мин сезне “ Таны һәм әйтеп бир” дигән уен уйнарга чакырам. Мәсәлән, беренче бала борылып баса, икенче бала “бак-бак” ди. Ә беренче бала аның нәрсә  һәм нинди булуын әйтеп бирер.

–         Уенны башлыйбыз. Рома, син әйтәсең, ә Алеша аны тавыштан танып әйтеп бирер.

Рома:

–         “Пи-пи-пи”

Алеша:

–         Бу тычкан.

–         Әйе, бу тычкан.

–         (Алеша борылып баса, тычканны кулына ала) Тычкан кечкенә, матур. (Шул тәртиптә әтәч, үрдәк, песи,тавыкны балалар әйтеп чыгалар)

Тәрбияче:

–          Балалар, паркта сезгә ошадымы?

–         Әйе, ошады.

–         Ә хәзер барыбызга да өйгә кайтырга вакыт . “Автобус”ка утырабыз. Җырлый – җырлый кайтып китәләр.

Автобуста барабыз,

Әй, сез безгә карагыз.

Җырлый, җырлый,җырлый

Өйгә кайтып барабыз.

 

(“Автобустан төшәләр, бер – берсе белән саубуллашалар)

Балалар:

–         Сау бул, Лена. Туган көн әйбәт булды.

Лена:

–          Рәхмәт. Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

«342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Оставить комментарий