Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кәҗә белән сарыкны эзләп”

урмМәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль

 

Алдан әзерлек: мәсьәләләр, мисаллар чишү, саннарны кабатлау, уңай һәм тискәре санауны ныгыту, математик викторина үткәрү. “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку, ел фасыллары турында табышмаклар чишү, шигырьләр уку.

Ярдәмлек: саннар, рәсемнәр, таратма материаллар, туп, карандаш, дәфтәр бите, геометрик фигуралар, билет, агачлар.

Кулланылган әдәбият: “Мәктәпкәчә тәрбия”, Колесникова Е.В. “Методик кулланма”.

 

Шөгыльнең структурасы

1. Кәҗә белән сарыкның урманга китүе.

2. “Кәҗә белән сарык” әкиятенең башын уку, аларны эзләргә китү. Саескан кереп хат тапшыра.

3. Юл сайлау.

а) югалган саннарны тап,

б) күңелле санау,

в) конверт эчендәге саннар ярдәмендә мисаллар чишү,

г) җырлап алу,

д) кайсы геометрик фигура юк?

е) логик фикерләүгә мәсәләләр чишү.

4. Кәҗә һәм сарык белән очрашу

а) “киресен әйт” уены

б) бүләккә рәсем ясау, буяп кәҗә белән сарыкка бүләк итү.

5. Йомгаклау.

 

Максат.

Балаларны бирелгән биремнәрне үтәргә өйрәтү.

20 гә кадәр саннарны, санауны, геометрик фигураларны танырга, кәгазь битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам итү.

Логик фикерләү, аң-зиһенне, игътибарлыкны үстерү.

Уй-фикерләүне, күрү сәләтен, күзаллауны үстерү.

Иҗадилык, математика шөгыленә кызыксынучанлык тәрбияләү.

 

 

Шөгыль барышы.

Г. Тукай җыры “Туган авыл” көе ишетелә. (Кәҗә белән сарык капчык асып керәләр)

Кәҗә: Әби белән бабай куып чыгарсалар да, ачка үлмәдек, рәхәтләнеп үлән ашап, су эчеп йөрибез, әйеме, сарык.

Сарык: Әйе, кәҗә дускай. Әле бүреләрнең дә боткасын ашап кунак булдык, менә шушы бүре башы ярдәме белән.

Кәҗә: Әйдә, кәҗә, әнә шунда урман эчендә бер өй күргән идем, буш булса шунда гомер итәрбез.

Сарык: Киттек, кәҗә дус. (Зал аша, көйгә генә шул өйгә китәләр.)

 

Көй астында тәрбияче белән балалар залга кереп басалар.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, алар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Кәҗә белән сарык әкиятенең башын укый, сораулар бирә (Балалар, бу нинди әкият, авторы кем?) (Җаваплар)

 

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, —
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, —
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, —
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, Аллаһ белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

 

Тәрбияче: Әби белән бабай бик үкенәләр, кәҗә белән сарыкны табып кайтыгыз әле диләр. Эзлибезме үзләрен, балалар?

 

Ишек шакыйлар. Саескан керә, хат китерә.

Саескан: Мин сезнең урманга кәҗә белән сарыкны эзләп барырга җыенганыгызны ишеттем, менә шуңа күрә килдем, хат та китердем, сезнең юлыгызда бик күп каршылыклар очрар, шуларны җиңеп чыксагыз гына сез кәҗә белән сарыкны табачаксыз… менә бу хатта язган юллар аша барыгыз.

Тәрбияче: Ягез, балалар, сез каршылыклар аша үтәргә ризамы?

Балалар: Без риза.

Тәрбияче: Алайса, әйдәгез, китик. Хатыбызда болай диелгән: сорау миннән, җавап синнән, димәк, сорауларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

 

Балалар, тыңлагыз әле:

Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

Нинди ай? (Апрель)

Бер елда ничә ай? (12 санап үтәләр: январь, февраль, март……..декабрь)

Ничә ел фасылы бар? (4: яз, көз, җәй, кыш)

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз, урман кырыена килеп тә җиткәнбез, безнең алдыбызда өч юл тора: уңга, сулга, туры. Тагын хатны алып карыйк әле.

Дөрес сайланган юл гына сезне кәҗә белән сарык янына алып барыр!!!!!!!!

Балалар, карагыз әле, кайсы юлны сайлыйк икән? Әле монда зур итеп язып куйган язуы да бар: сулга барсаң – суга батасың, уңга барсаң – бүрегә юлыгасың, туры китсәң – кәҗә белән сарыкның өенә килеп чыгасың, ләкин төрле биремнәр, каршылыклар аша үтәргә туры килер диелгән. Кайсыннан китик инде?

Балалар: Туры китик.

Тәрбияче: Әйдәгез алайса, туры китик. (Марш астында бару).

Балалар, карагыз әле, юлны дөрес сайлаганбыз, ахырысы, юлыбызда кая барырга кирәклеге күрсәтелгән.

Карагыз әле, менә беренче биремгә килеп тә җиттек. Ул бирем….

  1. “Кайсы саннар төшеп калган” диеп атала (буш шакмакларга тиешле санны куярга)
9
12 14
7

 

2. Күңелле санау. (1 дән 20 гә кадәр саннарны табып санап чыгарга )

2 9 16 10 5
13 18 1 20 3
15 6 8 14 12
19 11 4 17 7

 

Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез тагын юлыбызны дәвам итик.

 

3. Карагыз әле, агач төбендә нәрсәдер бар бугай, ягез, карыйк әле. Балалар, безгә монда мисалларга җаваплар табарга кирәк икән. Менә һәрберегезгә саннар, мин сезгә мисаллар күрсәтәм, сез дөрес җавапны табып күрсәтәсез.

 

5 + 3 = 7 – 3 =

10 – 4 = 6 + 2 =

Санап күрсәтегез: 3 тән 9, 4 тән 8, 5 тән 9 га кадәр.

3,5,7,9 саннарының күршеләрен әйтегез

Кайсы сан зуррак 3 һәм 4, 7 һәм 8, 5 һәм 9?

Бусын да дөрес чиштегез, молодцы.

 

4. Балалар, әйдәгез түгәрәккә басып җырлап, ял итеп алабыз:

Бер атнада ничә көн,

Бер атнада җиде көн,

Җиде төрле исеме,

Җидесен дә яттан бел!!!

Душәмбе, сишәмбе, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, җомга,

Шимбә, якшәмбе

Онытма шуны яме!!

 

Әйдәгез, балалар, юлыбызны дәвам итик.

 

5. Балалар, карагыз әле, монда икенче агач төбендә дә нәрсәдер бар бугай?

Ачып карыйк әле. Монда геометрик фигуралар ясалган.

Кайсы геометрик фигура төшеп калган, шуны ясап куярга:

 

Менә, балалар, без килеп тә җиттек бугай, әнә кәҗә белән сарыкның өйләре күренеп тора.

 

Балалар, карагыз әле, безнең кәҗә белән сарык әнә кая торалар икән. Монда кереп булмый, безгә тагын бер каршылык куйганннар.

Хатыбызны алып карыйк әле, безгә нишләргә икән? (Алда койма тора).

Хатта: уйла һәм дөрес җавабыңны әйт, диелгән. Балалар, тыңлагыз әле.

  1. Бер кәҗәнең 2 мөгезе бар, ә 3 кәҗәнең ничә мөгезе бар икән?
  2. Бабай базардан 7 кәбестә алып кайткан, аның 2 сен кәҗә ашап бетергән, бабайның ничә кәбестәсе калган?
  3. Кәҗә үзенең бәтиләрен ияртеп урамга чыккан, бәтиләрнең 3 се алдан чапкан, 5 се артта калган, кәҗәнең ничә бәтие булган?

Тәрбияче: Дөрес, балалар, сез җавапларны бик дөрес әйттегез. Менә юлыбыздагы киртә ачылды. Әйдәгез тизрәк ишекләрен шакыйк.

(Ишек шакыйбыз, кәҗә белән сарык чыга, исәнләшәләр)

 

Кәҗә: Бигрәк акыллы балалар икәнсез.

Сарык: Шулай шул, безне урманнан эзләп таптыгыз.

Тәрбияче: Кәҗә дус, сарык дус, без сезне әби белән бабай янына алып кайтырга дип килдек, алар бик үкенәләр, юлыбыз да бик авыр иде, авыр булуга карамастан сезнең янга килеп җиттек. Әйдәгез әле безнең белән уйнап алыгыз!

 

Әйдәгез “Киресен әйт” уенын уйныйбыз.

(Уртага тәрбияче баса, бер балага туп ыргыта һәм бер сүз әйтә, тупны тотучы бу сүзнең киресен әйтә)

Озын – кыска, тар – киң, кечкенә – зур,

Биек – тәбәнәк, ак – кара, күп – әз,

Көн – төн, ерак – якын, плюс – минус,

Уң – сул, тигез – тигез түгел, ай – ел.

 

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, кәҗә белән сарыккә бүләккә рәсемнәр ясап бирик, алар безнең рәсемнәргә карап урманда торган вакытларын искә төшерерләр, менә сезгә кәгазь битләре. Менә минем рәсемгә карап ясагыз, балалар.

Кәҗә: Бигрәк матур килеп чыкты бит әле, рәхмәт сезгә, балалар.

Тәрбияче: Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте, кәҗә, сарык, әйдәгез, җыеныгыз, киттек.

 

Йомгаклау (кайтканда кәҗә белән сарык сораулар биреп, йомгак ясак кайталар)

Кәҗә: Балалар, юлда килгәндә бик авыр булдымы, ниләр эшләдегез?

Балалар ниләр эшләгәннәрен сөйләп бирәләр.

Сарык: Аннары нәрсә булды?

– Менә, балалар, безнең сәяхәтебез дә тәмамланды, без сезнең белән бик зур юл үттек. Сезгә сәяхәт ошадымы?

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

“Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАЙРУЛЛИНА ИЛСӨЯР СӘЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий