Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урман – тиңсез хәзинә”

Forest22Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат:

1) Балаларның урманнар  турындагы белемнәрен барлау: анда төрле агачлар, куаклар, гөмбәләр, үсемлекләр үсә, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, бакалар һ.б.яши; урман – саф һава,  утын, табигать җимешләре (җиләкләр, гөмбәләр,чикләвекләр, дару үләннәре) ганагы; болын, басулар өчен җилдән ышык; урманда кешеләр ял итәләр, аның матурлыгына сокланалар.

2) Урманнарны сакларга омтылыш уяту.

3) Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

4) Урманда йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Материал: Урман сурәтләнгән рәсемнәр: куаклар, агачлар, гөмбәләр, җиләкләр, чәчәкләр, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр. Урманда йөрү кагыйдәләре төшерелгән рәсемнәр, грамъязмада – кошлар тавышы. Курчак (зур кеше) – урман бабае. Интерактивный доскада урманы күзәтү. И.Шишкинның “Зима”, “ Утро  в сосновом бору”, “Корабельная роща” рәсемнәрен карау.

Алдан эшләнәсе эшләр: Экскурсия үткәрү. Экскурсиягә 2-3 көн кала бүлмәгә урманнарның сурәтләнгән рәсемнәрен элү. Аерым балалар белән һәм бергә урман турында әңгәмәләр үткәрелә, хикәяләр, шигырьләр укыла. Балаларга, урманда булганнармы? Нәрсәләр җыйганнар? Урман аларга ошаганмы һ.б. шундый сораулар бирелә.

 

Дәрес барышы

Балалар уйнаган арада рәсемнәр эләм, кошлар тавышы язылган язманы җибәрәм. Аларны үз яныма чакырып, рәсемнәр карарга һәм бер-берсенең фикерләрен тыңларга тәкдим итәм.

1 бирем.  Тәрбияче:

– Балалар, без бүген тагын урман турында сөйләшербез. Урман нәрсә ул? Аның кешеләргә нинди файдасы бар? Аның турында нинди мәкаль истә калды? (Кунак булсан, тыйнак бул).

Татарстан рәссамы И. Шишкин урманнарны бик яраткан. Үзенең күп вакытын шунда үткәрә торган булган. Бик матур урыннар табып, аны рәсемгә төшергән. Бик күп кенә шагыйрьләр  дә үзләренең иҗатында урманнарга багышлап шигырьләр язганнар. Андагы җәнлекләр турында нинди хикәяләр укыдык? (Г.Тукай “Шүрәле”). Балалар исләренә төшереп сөйлиләр.

Урман – илебезнең зур байлыгы. Ә агачларны теләгән җирдән кисәргә буламы? Җәнлекләр ауларга ярыймы? Ни өчен? Урманда ут ягарга, чәчәкләр җыярга, кошлар,  җәнлекләр тотып, өйгә алып кайтырга ярыймы?

 

2 бирем. Балалар җавабыннан соң, урман бабае керә. Урманда бик күп агачлар һәм куаклар, үсемлекләр үсә. Сез аларны беләсезме, таныйсызмы? Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

 

Урманда күрдек без аны

Саф һавада йөргәндә.

Керпе кебек чәнечкеле

Җәйге күлмәктән кышта.

(Чыршы)

 

Баллы түгел – ул җиләк,

Үзе безгә бик кирәк.

Сокланалар матурлыгына,

Азык була миләш чыпчыгына.

(Миләш)

 

Энәм озын чыршыдан

Төз үсәм баһадирдан

Ул нәрсә?

(Нарат)

 

Чәчәкләре ак, үзе хуш исле

Җимеше кара, эче  яшел сөякле

Ул нәрсә?

(Шомырт)

 

Курыкмыйча салкыннан,

Өскә кия сарафан.

Җылы көннәр җиткәч тә

Алка белән төренә.

Ул нәрсә?

(Каен)

 

Балаларга бишкә кадәр санарга кушам. Шул арада магнитафон тасмасына язылган кошлар тавышын җибәрәм һәм интерактив тактада урман сурәтен ачам.
– Күзләрегезне ачыгыз, без урманга барып та җиттек.

Балалар игътибарын нарат агачына юнәлтәм.

Карагыз, нинди зур, биек агач. Аның исеме ничек? (Нарат). Әйе, бу  нарат, ул 7 катлы йорт биеклегендә үсә. Тагын нинди агачлар исемен беләсез? (Юкә, имән һ.б.) Алардан тәбәнәгрәк тагын нәрcләр үсә?(Куаклар)

 

3 бирем. Берничә җиләк (җир җиләге, бөрлегән каен җиләге һ.б.) күрсәтелә, алар турында сөйләргә кушыла. Җиләкләр җыйганыгыз бармы? Ни өчен Гөлҗимешне кышка киптерәләр?

Балалар җавабыпларын тыңлаганнан соң, урман бабае үзе дәвам итә:

– Гөлҗимеш – кыргый роза. Ул урман кырыйларында, аланнарда үсә. Бик  матур кызылсу чәчәк ата, җимешләре август, сентябрь айларында өлгерә.  Гөлҗимештә кешеләр өчен бик файдалы булган витаминнар күп. Аннан кесәл, татлы су, сироп, кайнатма әзерлиләр. Гөлҗимеш, бигрәк тә кечкенә балаларга файдалы. Кешеләр урманга табигать бүләк иткән  җимешләрне җыярга киләләр.

 

4 бирем. Тәкъдим ителә: Уен. Предметка хәрәкәтләр табу: яфрак – шыта, яра, үcә, коела, саргая, оча, кызара, селкенә, кыштырдый, кибә, төшә… (Җиләк, үлән)

 

5 бирем.  Безнең урманнарда гөмбәләр дә бик күп була.  Слайдта гөмбәләр рәсемнәрен күрсәтәм  һәм аларны танырга кушам. Иң яхшы гөмбәләр нинди? (ак гөмбә, нарат гөмбәсе (боровик) һ.б.). Кайсыгызның гөмбә җыйганы бар? Каен астында нинди гөмбә үсә? (Балалар җавабы)

 

6 бирем.  Урманнарда нинди җәнлекләр яшиләр? Алар турында нәрсә беләсез?  Аларны рәсемнәрдән табыгыз. (Балалар рәсемнәрдән табып күрсәтә һәм алар турында сөйлиләр.  Тиен, төлке, бүре, куян, пошый һ.б.)

 

7 бирем. Урманда бик күп кошлар да яши. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын сез әйтегез.

Күзләре зур,

Ләкин  көндез күрми.

Төнлә оча,

Көндез агачта йоклый.

(Ябалак)

Тагын нинди кошлар беләсез? (Тукран, көртлек – тетерев, урман тавыгы – глухарь, чукыр – клюст.) Ни өчен тукранны урман докторы диләр?  Балалар җавабыннан соң урман бабае тулыландырып сөйли.

 

8 бирем. Балаларга уен тәгъдим ителә. “Тәкыя үрәм”. (Балалар түгәрәк ясап басалар, тәрбияче уртада кала. Баланың һәрберсенә чәчәк исеме бирелә. Кайсы чәчәк исеме әйтелә, шул уртага чыга. Алып баручы белән “кыңгырау чәчәге”, икесе ике якка йөгереп китеп, буш урынны алырга тырышалар. Уен шулай дәвам итә.

Мин йөрим урманда, чәчәкләр  күп монда,

Чәчәк җыям, тәкыя үрәм. Кыңгырау чәчәк,

Бер елмаеп көл әле, кочагыма кер әле

 

9 бирем. Балалар,  безнең урманда төрле -төрле бөҗәкләр дә яши. Әйдәгез әле без укыган шигырьләребезне искә төшерик.

Шигырьләр уку: Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”; Зыя Мансур “Кырмыска”; Мәрзия Фәйзуллина “Бал корты”.

 

10 бирем. Ә, хәзер без сезнең белән урман кагыйдәләрен искә төшерик һәм ныгытыйк. Балалар рәсемнәргә карап, шул кагыйдәләр турында сөйлиләр.

Урман бабае балаларны мактый, аларга рәхмәт әйтә һәм хушлаша.

 

Тәрбияче:

– Менә урманга сәяхәтебез тәмамланды. Сез ничек уйлыйсыз, кешегә урманның нинди файдасы бар? Ни  өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар? Балалар җавабын тыңлау. Аннан тәрбияче нәтиҗә ясый:

– Әйе, урман – саф һава, чиста су, төзелешкә төзү материалы, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре чыганагы. Болын-кырларга җилдән ышык урын. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАКИМОВА СИРИНА ФАТЫЙХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий