Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем гаиләм”

0Уртанчылар төркеме

 

Максат:

1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту.

2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

Өй рәсемнәре, фотоальбомнар, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре, ясалган чәчәкләр.

                     Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, килгән кунаклар белән  матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

(Тактага өй рәсемнәре эленгән)

Т-че: Балалар, бу рәсемнәргә карагыз әле, анда нәрсәләр күрәсез?

Б-р: Өйләр.

Т-че: Ә бу өйләрдә кемнәр яши?

Б-р: Кешеләр.

Т-че: Ә кешеләр кемнәр алар?

Б-р: Әти, әни, бабай, әби, абый, апа, энем, сеңлем. (Рәсемнәр эленә)

Т-че: Бик дөрес. Ә бер сүз белән аларны ничек итеп әйтеп була?

Б-р: Гаилә.

Т-че: Шулай итеп өйләрдә кемнәр яши?

Б-р: Өйләрдә гаиләләр яши.

Т-че: Нинди гаиләләр була?

Б-р: Зур һәм кечкенә гаиләләр.

Т-че: Зур гаиләдә ничә кеше яши?

Б-р: Зур гаиләдә күп кеше яши.

Т-че: Кечкенә гаиләләрдә ничә кеше яши?

Б-р: Кечкенә гаиләләрдә аз кеше яши.

Т-че: Күп гаиләдә кемнәр яши?

Б-р: Әти, әни, бабай, әби, абый, апай, энем, сеңлем.

Т-че: Аз гаиләдә кемнәр яши?

Б-р: Әти, әни, мин.

Т-че: Ә сез нинди гаиләләрдә яшисез?

(Балаларның җаваплары: мин зур гаиләдә яшим. Безнең гаиләдә әти, әни, әби, бабай, сеңлем һәм мин яшим.)

Т-че: Ә кечкенә гаиләләрдә яшәүче балалар бармы?

(Балалар җавабы: мин кечкенә гаиләдә яшим. Әти, әни, мин.)

Т-че: Менә без сезнең нинди гаиләләрдә яшәгәнегезне дә белдек.

 (Елаган тавыш ишетелә)

 Балалар, ниндидер елаган тавыш ишетелә. Кем булыр икән бу? Эзләп карыйк әле.

(Ишектән бер бала керә)

 

Бала: Исәнмесез, балалар!

Б-р: Исәнме, Алия! Нигә елыйсың? Нигә бик күңелсез?

Бала: Әниләр көненә әниемә бүләк ясамакчы идем, ләкин нәрсә бүләк итәргәдә белмим..

Т-че: Бер дә борчылма, Алия. Без сиңа ярдәм итәрбез. Ә хәзергә безнең балалар сине үзләренең әниләре белән эшләгән гаилә альбомнары белән таныштырырлар. Танышырга телисеңме?

Бала: Телим.

(Балалар “Гаилә”альбомнары белән таныштыралар)

(Бу мин яшәгән өй. Без анда гаиләбез белән яшибез. Минем әтием-…, әнием-…(исеме), һ.б.)

Т-че: Алия, син дә безнең балаларны үзегезнең гаилә әгъзалары белән таныштырырга теләмисеңме?

Бала: Мин дә гаиләбезнең фотосурәтен үзем белән алып килгән идем. Минем әнием Алсу, әтием Илнур, энем …, үзем Алия исемле.

Т-че: Менә, балалар, сез бер-берегезне гаилә альбомнары белән таныштырып та киттегез.

Физкультминут

Т-че: Әйдәгез бергәләп “Исемең кем?”дигән бармак уены уйнап алабыз.

 

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

 

Балалар, бу өстәлдә  сезгә таныш әйберләр юкмы? Әгәр дә булса, үзегезнең кулыгызга алыгыз. Аларның кемнеке икәнен ачыкларбыз.

 

                      Дидактик уен: “Кем әйбере?”

(Балалар әти-әниләренең, әби-бабайларының әйберләрен дөрес итеп танып ала белергә тиеш).

 

Т-че: Балалар, сезгә бүген уен-шөгыль ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? (Б-рның җаваплары)

Бик дөрес. Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез.

Ә хәзер Алиягә ышандырган бүләкне тапшырыйк.

Бала: Рәхмәт, дусларым! Бүләкне күргәч, әнием бик сөенер инде.

Тиз генә кайтыйм да әниемне сөендерим. Хушыгыз. (Чыгып китә)

Т-че: Ә без сезнең белән Роберт абый Миңңуллин сүзләренә язылган “Җирдә миңа ни кирәк “ дигән җыр белән уен-шөгылебезне тәмамлыйк.

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк,

Әти дә әни кирәк.

Без яшәгән өй кирәк.

                                          Уен-шөгыль тәмам.

.

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Күңгәр балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАРИПОВА ФӘЙЛӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий