postheadericon Конспект: “Катнаш төркемдә йомгаклау эшчәнлеге”

1Катнаш төркемдә йомгаклау эшчәнлеге.

(Экскурсия – дәрес формасында)

Максат: балаларда 1дән 20гә кадәр уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту;10 эчендә кушу-алу күнекмәләрен гади мәсьәләләр аша камилләштерү; атна көннәре турындагы белемнәрен ныгыту; сәгатьне дөрес билгеләү күнекмәләрен кабатлау; балаларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен, зиһенен, тапкырлыкларын үстерү; сүзләргә аваз анализы ясау, калын һәм нечкә әйтелешле авазларны белү күнекмәләрен камилләштерү; шигырь, мәкаль, тизәйткечләр аша дөрес сөйләм телләрен ныгыту; күчмә һәм кышлаучы кошларны таный белүләрен камилләштерү – туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

 

Т: Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган экскурсиягә барабыз. Башка вакытта бер көндә берәр җиргә генә барган булсак, бүген без берничә җиргә барачакбыз. Әйдәгез әле, кайларга бардык әле без, әйтик әле?

Б: Фермага,Сөн елгасы буена, амбарга, “Ветераннар аллеясына”,”Кибеткә”, элемтә бүлегенә һ.б.

Т: Бик дөрес. Без бүген башта машинага утырып барырбыз. Ә безнең Рәдилебез “Шофёр буласым килә” шигырен белә (сөйли).

 

Әйдәгез, балалар, Рәдил шофёр булсын. Ә кайсы гына малай шофёр булып уйнамый икән дә, үскәч шофёр булырга хыялланмый икән.

Әйдәгез машинага утырабыз һәм Луиза Батыр-Булгари музыкасы Ильмира Шәрифуллина сүзләренә язылган “Шофёр буласым килә” җырын җырлый-җырлый юлга кымшанабыз.

 

(Җыр тәмамлангач)

Әйдәгез, балалар, бераз әңгәмә корып алыйк әле.

Т: Без кайсы республикада яшибез?

Т: Татарстан республикасының президенты кем?

Т: Нинди районда яшибез?

(Балаларның җаваплары)

Т: Авылыбызның исеме?

Б: Югары Сөн.

Т: Хәзер елның кайсы вакыты?

Б: Яз.

Т: Нинди ай?

Б: Май.

Т: Бер елда ничә ай? (12)

Т: Ничә ел фасылы бар? (4) (Һәр ел фасылының айларын санату.)

Т: Бер атнада ничә көн? (7) (Исемнәрен саныйлар, бүгенге көннең исемен, числосын әйтәләр.)

– Булдырдыгыз, балалар, менә без беренче тукталышыбызга килеп тә җиттек.

 

Беренче тукталышыбыз: “Ветераннар аллеясы”

“Ветераннар аллеясында” һәр ветеранга атап төрле-төрле агачлар утыртылган, без шул агачларның барсының да исемнәрен беләбез. (Яфраклары буенча кайсы агачтан коелганлыгын әйтү. Тәрбияче каен, имән, юкә, шомырт, миләш, өрәңге яфракларын агачтан яфрак коелган кебек сибә, балалар яфракларны әйтә-әйтә бер кәрҗингә җыялар. Шул ук вакытта “Яфраклар коела” җырын җырлап, нинди яфраклар коелганлыгын әйтәләр, “Көз” сүрәтләнгән өлеш чыгуга (слайд күрсәтү) “Көз” турында шигырь сөйлиләр.)

 

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып беттеләр. (Кави Нәҗми)

 

(Кечкенә балалардан зур, кечкенә яфракларны аерту, төсләрен сорау)

Т: Молодцы, балалар, экскурсиянең беренче өлеше тәмам, ә хәзер алга таба икенче тукталышыбызда кошларны күзәтәбез. Без нинди кошларны беләбез икән?

Т: Без кыш көне амбарга баргач, нинди кошларны күзәттек? Җимлеккә нинди кошлар килде?

Рәсемнәрен күрсәтәм (күгәрчен, песнәк, саескан, чыпчык, тукран, чәүкә, ала карга, ябалак, кызылтүш)

 

Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

 

“Чыпчык” тизәйткечен кабатлау.

Өйгә кергән чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

Чыпчык, чыпчык, чык, кошчык.

 

Кош тавышларын тыңлау.

Т: Балалар, тукран нәрсә ди әле ул?

 

Б: Тук-тук тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның,

Барсын чүпләп бетерәм.

 

Т: Ә безнең җимлеккә нинди кошлар килгән иде?

Б: Песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен, саескан һ.б.

Т: Әйе, балалар, бик дөрес, без аларга һәр көнне җим салдык һәм күзәттек. Яз җитүгә безгә нинди күчмә кошлар кайта?

Б: Кара каргалар, сыерчыклар, тургайлар, сандугачлар, карлыгачлар, кыр казлары, кыр үрдәкләре, торналар һ.б.

 

Ә хәзер безгә кечкенәләр геометрик фигуралардан сыерчык оялары ясап күрсәтсеннәр әле. (Кечкенәләр сыерчык оялары ясыйлар, шигырьләр сөйлиләр)

 

Яз (Б. Рәхмәт)

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

 

Тышта яз! (Әхмәт Ерикәй)

Тышта яз әле,

Яңа башлана.

Тамчылар тып-тып,

Түбәдән тама.

 

Сыерчыклар килгәннәр!

Яз җиткәнен белгәннәр

Ояларын күргәннәр,

Сайлап – сайлап йөргәннәр.

 

Булдырдыгыз, балалар. Менә сез сыерчыкларга оялар ясадыгыз, шигырьләр сөйләдегез. Сыерчыклар бик куанырлар инде.Өйләрегездә дә әтиләрегез, абыйларыгыз яңа оялар ясап куйганнардыр, әйеме? (Балаларның җаваплары.)

 

Т: Менә, балалар, кечкенәләргә бер бирем. Менә шушы тасмаларны озыннан кыскага дөрес итеп төзеп, баскыч хасил итәләр икән, без Сөн елгасы аша “Фермага” экскурсиягә бара алачакбыз.

(Кечкенәләр бирелгән биремне эшлиләр)

 

Зурларга түбәндәге бирем бирелә: сәгатьләр белән эш, иртә белән балалар бакчасына сәгать ничәдә киләсез. Иртәнге ашны ничәдә ашыйсыз, шөгылләр ничәдә башлана, көндезге ашны ничәдә ашыйсыз, ничә сәгатьтә йокыдан торасыз, ничәдә өйләрегезгә кайтып китәсез?

(Ак битләрдә сәгать рәсеме, балалар сәгать стрелкалары, уклары белән биремне эшлиләр)

Елга, күл буйларына җиткәнбез икән, әйдәгез әле Алиябезнең башкаруында “Зәңгәр күл” (Г.Насрый сүз.С. Сәйдәшев көе) җырын тыңлап узыйк әле.

 

(Алия башкаруында җыр)

 

– Молодец, Алия!

 

Кечкенәләргә күлдәге үрдәкләрне санату (папье – маше ысулы белән ясалган үрдәкләр) “Лотолы” уйнау. Шөгыльнең шушы өлешендә йомгак ясап, җавапларын хуплап, кечкенәләрне уен почмагына җибәрәм (Аларны тәрбияче ярдәмчесе урамга алып чыга тора)

 

Зурлар белән “Фермага” экскурсияне дәвам итү.

Балалар, бу юлы безгә һәр сыер гади генә мәсьәлә әзерләп куйган, әйдәгез әле чишеп карыйк. “Каракай” нинди бирем бирә икән?

Т: 7+3=10 Иртә белән “Каракай” исемле сыер Зл сөт бирә, ә кич белән 7л. Ул барлыгы ничә л сөт бирә икән?

 

Башка сыерлар белән дә мәсьәләләр төзелә һәр яткан сыер астында гамәл язылган битләрне чишәләр (папье – маше ысулы белән ясалган сыерлар)

10+5=

4+4=

6+4=

2+2=

5+5=

3+3=

6-3=

8-4=

10-5=

4-4=

3+3+4=

4+4+2=

– Балалар, булдырдыгыз. “Фермага”да экскурсиябез тәмам.

Ә хәзер безгә килгән кунак апалар: “Мәктәп белән дә танышасыбыз килә”, – диләр. Әйдәге әле, апаларга икенче катка менү өчен шушы баскычка саннар язып чыгыйк әле, апалар ничә баскыч менәселәрен белмәсләр. (Балалар 1 дән 20гә кадәр алдан әзерләнгән “баскыч” формасына язып чыгалар), 20дән кирегә санап икенче каттан төшү юлын да күрсәтәләр. Әле алар чыкканда буталып, адашып йөрмәсеннәр өчен юлны да күрсәтеп бирик, математик диктант (бер шакмак уңга, ике шакмак өскә, өч шакмак уңга, бер шакмак кыек сызык сулга аска, ике шакмак турыга һ. б.)

 

Булдырдыгыз, балалар. Без экскурсиябезне дәвам итәбез. Безнең соңгы тукталышыбыз “Серле болын”. Болында “серле чәчәкләр”.

– Кая, балалар, нәрсәдә икән боларның серләре?

 

Чәчәкләрне һәрберсе алалар да (Һәр таҗның артында хәрефләр язылган), хәреф таныйлар, авазны әйтәләр, сүзләр табалар, өч хәрефтән торган сүзләрне укыйлар.

Шул чәчәк таҗларына язылган хәрефләрдән башланган сүзләр табалар, нинди хәрефкә беткәнен әйтәләр, иҗекләргә бүләләр. 3, 4, 5, 6 сүздән торган җөмләләрне схема буеча төзиләр. Сүзләргә аваз анализы ясыйлар:

Күгәрчен һәм чыпчык сүзләре белән “Тере модельләр” уены уйнау. (Р.К.Шәехова буенча “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”, тартык аваз хәрефләрен яшел төстәге фишка белән, чөнки нечкә – (“ягымлы”) сузык аваз хәрефләре, ә сузык аваз хәрефләрен кызыл фишка белән каплыйлар, нечкә (“ягымлы”) булса да, калын (“кырыс”) булса да). (Искәрмә: Р.К. Шәехова буенча “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы” Авазларны уйнатып методик кулланмада нечкә авазлы сүләр “ягымлы” дип, ә калын авазлы сүзләр “кырыс” дип бирелгән)

Чыпчык сүзе – ч, п, ч, к- зәңгәр фишка белән, ы хәрефе кызыл фишка белән каплана.

 

[ Ш ] , [ Җ] ,[С] , [К]

аваз-хәрефләрен өйрәнгәндә ятлаган тизәйткечләрне сөйлиләр.

[ Ш ]

Шаян Шарик шар тапкан, (кул чуклары белән шар кабарту)

Шарик шарны шартлаткан.

Шарик шарга шаккаткан,

Шардай күзен шарлаткан.

 

[ Җ]

Җәен җиләк җыйганда,

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама- елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

 

[С]

Саран Сара

Саный-саный

Сарыгына салам сала.

Сарыгына саламны да

Санап сала.

 

[К]

Күпме көттең карлыганның

Каралганын?

Кара әле; ник калдырдың,

Караларын?

Кара карга,

Чүпләр дисәң калганнарын –

Карлыганга исе китми

Каргаларның.

 

Эшчәнлекне йомгаклау, үзләренең җавапларына үзләренә бәя бирдерү, балаларның җавапларын мактау.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Югары Сон балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГИТОВА ГҮЗӘЛИЯ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Оставить комментарий