Яңа фикерләр:

postheadericon Катнаш төркемдә “Тәрбия һәм белем бирүне комплекслы – тематик планлаштыру”ның бер көнлек план үрнәге

планКатнаш төркем балалары өчен

КҮЧЕРҮ – Катнаш төркемдә “Тәрбия һәм белем бирүне комплекслы – тематик планлаштыру”ның бер көнлек план үрнәге

 22 НЧЕ ОКТЯБРЬ

Сишәмбе.

ИРТӘ: балаларны каршы алып тору. Тән температураларын, чисталыкларын, педикулез буенча тикшерү, дәфтәр битенә язып кую. Һәрбер баланың ишектән кергәндә исәнләшеп керүенә игътибар итү. Әниләрдән балаларны кабул итеп алып калу. Үзлектән эзлекле чишенеп, киемнәрен тәртип белән, үз шкафларына урнаштырып куярга гадәтләндерү.

 

“Көз” картинасы буенча хикәя төзү.

Максат: бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, рәсем буенча хикәя төзеп сөйли белергә өйрәтү. Балаларда бер – берсен тыңлый белү, кирәк урында тулыландыра белү, көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

 

“Гаилә” рольле –сюжетлы уены.


Мәгълүмат бирү өлеше: гаилә әгъзаларының бердәм булырга тиешлеген искәртү; балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү, ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү; үзара ягымлы сөйләшергә гадәтләндерү; һәртөрле ситуациядә дә югалып калмаска өйрәтү.
Атрибутлар: өстәл, урындыклар; кухня кирәк – яраклары; үтүк, үтүкләү өчен өстәл; урын-җир кирәк яраклары; диван, кровать; курчаклар, аларга киемнәр; машиналар,телефон.
Тәрбияченең җитәкчелек итүе: гади сюжетларны берләштереп, уенга яңа төсмер кертү; тормышчан мисаллар кулланып уенны баету; сюжетларны мөстәкыйль башкаручыларны хуплау; аңлашылмаучылык булганда уңай хәл итү.
Уен вакытында балаларның бер-берсе белән сөйләшүләренә игътибар итү, аларда үзара иптәшләренә карата итагатьлелек, миһербанлылык, ягымлылык хисләре тәрбияләү.

 

Өстәл театры уйнау: “Өч кыз” татар халык әкияте.

1. Балаларда якыннарына, әти –әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

2. Әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Әдәби әсәрләр аша тирә – юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.

Сүзлек: гөберле бака, үрмәкүч, эрли.

Күрсәтмәлелек: әкият өчен кирәк булган материал.

 

Бүлмәдә эш: уенчыкларны үз урыннарына урнаштырып кую.

Максат: уйнаган уенчыкларны уйнап туйгач үз урыннарына урнаштырып куярга күнектерү, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү, уенчыкларны ватмыйча, сак уйнауларын булдыру, үз хезмәтенең башкалар өчен әһәмиятен аңлый белергә өйрәтү.

 

Индивидуаль эш. Раимов Илзир белән саннар кабатлау.

Максат: саннарны танып, әйтә белергә күнектерү.

 

График буенча дежур бала билгеләү.

Максат: ашар алдыннан тәрбияче ярдәмчесе кул астында өстәлләрне ашарга әзерләү, эшчәнлек барышында тәрбиячегә таратма материалларны балаларга өләшүдә ярдәм итү. Тәрбияче ярдәмендә үзара хезмәтне, эшне бүлешергә өйрәтү. Хезмәтне үз вакытында төгәл итеп тәмамларга кирәклеген даими рәвештә аңлатып тору. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

“Поезд” хәрәкәтле уены.

Бу уен ч-ш, з авазларын дөрес әйтү максаты белән оештырыла.Тәрбияче балаларга бер-бер артлы тотынып басарга куша. Поезд кузгалыр алдыннан “ш-ш-ш-ш” дигән тавыш чыгара, ди. Балалар кабатлый:
Без вагоннар тагабыз, без поездда барабыз
Чу-чу-чу, тек-тек-тек, без бит кузгалып киттек.
Балалар тизрәк хәрәкәт итә башлый, өзелеп калучылар уеннан чыга.

 

Иртәнге гимнастика ясау.

Максат: төрле чаралар ярдәмендә балаларның сәламәтлекләрен арттыру, барлык балаларның да актив катнашуына ирешү, ару-талчыгуга юл куймау.

 

Кулларны юарга чыгу.

Максат: балаларның кулларын яхшылап юуларына ирешү, ашар алдыннан бакчада гына түгел өйдә дә юарга кирәклеген төшендерү, үз сөлгеләренә генә сөртергә гадәтләндерү.

 

Ашарга өстәл әзерләп бетергәнче аудиоязмада “Сертотмас үрдәк” әкиятен тыңлау.

Максат: балаларның игътибарлыкларын арттыру, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белү күнекмәләрен ныгыту.

 

Иртәнге ашны ашарга утыру.

 

2нче кечкенәләр төркеме

Уртанчылар төркеме

Зурлар төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Математика4 нче эшчәнлек (1 – 2 сәгать)Тема: 1 саны. Төн. Түгәрәк. 

 

 

 

Е.В.Колесникова “Математика для детей 3- 4 лет” 17- 19 нчы битләр.

 

Математика6 нчы эшчәнлекТема: 1 цифры турындагы белемнәрен ныгыту . Зур, кечерәк (уртача), бик кечкенә. Өчпочмак (күп төрле фигуралар арасыннан табу). 

 

Е.В.Колесникова “Математика для детей 4 -5 лет” 26-28 нчые битләр.

 

Математика 7 нче эшчәнлек 

Тема: 3, 4, 5, 6 саннары һәм цифрлары, >,<, билгеләре;

предметларның кайда урнашуына карап кына саннарның (саны) үзгәрмәгәнлеген төшендерү, квадрат, өчпочмак.

 

 Е.В.Колесникова “Математика для детей 5-6 лет” 29- 30 нчы битләр.

 

Математика 7 нче эшчәнлекТема: микъдар саны; әйтелгән санга чаклы санау; санның ике кече саннан торуы, овал (озынча түгәрәк); предметларның саны белән цифр арасындагы бәйлелек

 

 

 

Е.В.Колесникова “Математика для детей 6 – 7 лет 32- 33 нче битләр.

  Рус телеТема: “Овощи и фрукты” Задачи:

• Первоначальное накопление и активное усвоение новых лексических единиц по теме за счет названий овощей и фруктов, основных цветов и прилагательных «большой», «маленький» и т.д.

• Упражнение детей в использовании числительных от 1 до 6 в комбинации с названиями овощей и фруктов, животных и игрушек.

• Закрепление ранее приобретенных детьми навыков использования грамматических конструкций в известных и новых учебно-игровых ситуациях.

• Выработка навыков правильного русского произношения.

• Формирование элементарных умений вести диалоги по образцам: Огурец какой? – Огурец зеленый. Что ты любишь? – Банан, виноград и т.д.

• Развитие мелкой моторики рук.

• Развитие восприятия и памяти детей.

 

 С.М. Гаффарова “Изучаем русский язык”сг. гр. 56 – 58 стр. Рабочая тетрадь.

Рус теле Тема: “Сад и огород” Задачи:

• Обогащение активного словаря за счет существительных, обозначающих овощи и фрукты, прилагательных, обозначающих признак

и свойство предмета (сладкий, круглый, желтый и т.д.).

• Выработка умений и навыков понимать и употреблять в речи вопросительные предложения со словом куда, кому?, у кого?

• Активизация в речи имен прилагательных, совершенствование умений согласования прилагательных с существительными в роде и числе.

• Выработка умений согласовывать числительное с существительными.

• Развитие логического мышления, внимания и памяти.

• Развитие мелкой моторики рук.

 

( задачи на несколько занятий)

 

 

 С.М. Гаффарова “Изучаем русский язык”ст. гр. 144 -145 стр. Рабочая тетрадь.

Рус теле Тема: “Осень”(1 ое занятие) Задачи:

• Обогащение активного словарного запаса детей новыми словами: осень, листья, дождь, туча, грядка, огород, сад; наречиями: осенью, утром, днем;

 новыми глаголами: падают, собирают, гуляют.

• Совершенствование умений и навыков восприятия на слух и произношения слов с усвоенными звуками русского языка и их сочетаниями.

• Усвоение в словарном порядке форм множественного числа существительных – листья, деревья, зайчата, бельчата, медвежата и т.д.

• Совершенствование умений понимать и употреблять в речи вопросительные предложения со словами где, какой, у кого.(179)

• Совершенствование умений и навыков употреблять в диалоге неполные предложения.

• Развитие логического мышления, внимания и памяти.

• Развитие мелкой моторики рук.

 

 С.М. Гаффарова “Изучаем русский язык”подг. гр. 178- 180 стр. Рабочая тетрадь.

 РәсемТема: “Көзге яңгыр”Балаларда рәсем ясарга кызыксыну уяту, рәсемнәре аша әйләнә тирә табигатьнең матурлыгын, штрих, буяуларны салмак төшерергә, әйләнә- тирә чынбарлыктагы күренешләрне (көзге яңгыр, җиргә коелучы төрле төстәге яфраклар һ. б) сурәтләп бирергә, кәгазь битенә урнаштырырга өйрәтү.

 

Нейтраль төсләр турында күзаллауларын үстерү, көзне ясаганда шушы төсләрне кулланырга өйрәтү. Сурәтли белү күнекмәләрен камилләштерү, иҗади сәләтләрен формалаштыру.

Җиһазлау: альбом битләре, краска һәм кисточкалар.

 

 

Әдәбият:

Т.С.Комарова “Занятия по изобразительной деятельности”, мл. гр. 43 бит, занятие 19.

 

 РәсемТема: “Көзге яңгыр”Балаларны рәсемнәре аша әйләнә тирә табигатьнең матурлыгын ( көзге яңгыр, җиргә коелучы төрле төстәге яфраклар һ. б) сурәтләп бирергә өйрәтү.

 

Нейтраль төсләр (ак, кара, соры) турында күзаллауларын үстерү, көзне ясаганда шушы төсләрне кулланырга өйрәтү. Нәфасәти яктан үстерү. Рәсем ясаганда гәүдәне төз тотып утыру күнекмәләрен ныгыту, пөхтәлеккә күнектерү: эш урынында чисталык, тәртип саклау, эшне тәмамлаганнан соң. Эш материалларын урынына алып кую.

Җиһазлау: альбом битләре, краска һәм кисточкалар.

 

 

Әдәбият:

Т.С.Комарова “Занятия по изобразительной деятельности”, ср.. гр. 40 бит, занятие 18.

 Рәсем Тема: “Яңгыр ява”Балаларны рәсемдә көзнең яңгырлы көннәрен чагылдыра белергә өйрәтү, аның колоритын (табигатьтә җете төсләр күренми). Рәсем эчтәлекле, сәнгатьле килеп чыксын өчен төрле материаллар : краскалар, гуашь, төсле карандашлар) кулланырга өйрәтү. Нейтраль төсләр (ак, кара, соры) турында күзаллауларын үстерү, көзге яңгырлы көнне ясаганда шушы төсләрне кулланырга өйрәтү. Нәфасәти яктан үстерү.

 

Җиһазлау: төрле форматтагы битләр, төсле һәм простой (гади) карандашлар.

 

 

 

Әдәбият:

Т.С.Комарова “Занятия по изобразительной деятельности”, в старшей группе. 43 бит, занятие 14.

 Рәсем Тема:“Көзнең ахыргы көннәре.”

 

 

Балаларны көзнең ахырын рәсемдә чагылдыра белергә өйрәтү, аның колоритын (табигатьтә җете төсләр күренми). Рәсем эчтәлекле, сәнгатьле килеп чыксын өчен төрле материаллар : краскалар, гуашь, төсле карандашлар) кулланырга өйрәтү. Нейтраль төсләр (ак, кара, соры) турында күзаллауларын үстерү, көзне ясаганда шушы төсләрне, һәм сары, кызгылт, көрән төсләрне кулланырга өйрәтү. Нәфасәти яктан үстерү.

Җиһазлау: альбом битләре, краска һәм кисточкалар (пумалалар).

 

 Әдәбият:

Т.С.Комарова “Занятия по изобразительной деятельности”, подг. гр. 53 бит, занятие 7

 

 

 

Көндез: урамга саф һавага чыгу.

Өрәңге агачын күзәтү.

Максат: көз – елның искиткеч, гаҗәеп бер фасылы турындагы белемнәрен ныгыту. Агачларны кәүсәләре, яфраклары, ботаклары буенча аера белергә өйрәтүне дәвам итү. Туган як табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Балаларга сораулар:

–         Өрәңге башка агачлардан нәрсәсе белән аерыла?

–         Өрәңгенең нинди өлешләрен беләсез?

–         Кәүсәсе нинди төстә?

–         Ботаклары нинди?

–         Көз көне яфраклары нинди төстә?

Башка агачлар белән чагыштыру.

Эзләнү эше: гербарий өчен өрәңге агачының яфракларын җыю. Яфракларны иснәп карау. Агачның шаулавын тыңлау.

 

Хәрәкәтле уен: “Кем кайсы агач артына качты?”.

Максат: уен кагыйдәсен истә калдыру, уен барышында кагыйдәне үтәү. Агачларны аера белү күнекмәләрен ныгыту. (Йөгереп уйныйлар, сигнал буенча агач артына качалар).

 

Индивидуаль эш: Салахиев Булат белән хәрәкәтне үстерү.

Максат: бер ботак аркылы ике аякта сикереп чыгу. Көчләрен арттыру.

 

Ирекле уеннар уйнау. Уенга юнәлеш бирү.

 

Көндезге аш.

Йокы сәгате.

Йокыдан торгач, гимнастика ясау, ашау. Калган вакытта УМК буенча кайткан татарча мультфильмнар карау, әкиятләр тыңлау, хәрәкәтле уеннар: “Көн һәм төн”, “Мәче тычкан”,” Хәйләкәр төлке” һ. б., уртача хәрәкәтле һәм бармак уеннары, өстәл уеннары уйнау;

 

“Кирәкле сүзләрне өстәп әйтегез” сүзле уены. (кечкенәләр белән)
Бу бармак – бабай,
Бу бармак-….,
Бу бармак – әти,
Бу бармак -…,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме-….

.

“Миңлебай” җырлы уены.

Түгәрәк уртасында бер бала тора. Калганнары кулга-кул тотынышып, җырлап әйләнә. Уртадагы бер бала башкаларга нинди дә булса бер кыланыш- хәрәкәт ясап күрсәтә, тирәдәге балалар күмәк җыр астында шуны кабатлыйлар:

.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада – Миңлебай.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланабыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):
Бер болай, бер болай,
Йә, кыланыгыз шулай.
Балалар кабатлап:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.

 Дәфтәрләргә кул куйдырып, балаларны әти – әниләренә тапшыру.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Югары Сон балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГИТОВА ГҮЗӘЛИЯ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий