Конспект: “Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелеше”
Максат:
1. Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү ысулын үзләштерү.
2. [р] ,[рь] авазларын сүздән интонация белән аерып алу һәм калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.
3. Мөстәкыльлек, активлык булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.
4. Сүзләрнең әйтелеше ягыннан аермасын таба белү күнекмәсен булдыру.
Җиһазлау: карточкалар , “ягымлы” һәм “кырыс” малайлар, эш дәфтәрләре, магнитлы такта, магнитлар, КҮЧЕРЕРГӘ – Өйләрен тап, КҮЧЕРЕРГӘ – Хәрефләрне тап
Эшчәнлекнең барышы
Мәскәү илә Казанда юк,
Питербург илә Оренбургда бар;
Ташкент илә Уфада юк,
Әстерхан илә Самарда бар.
Дрожу от страха
До сих пор!
Воскликнуло полено,-
Похожа буква на топор.
Расколет, непременно.
– Балалар, бу табышмакта нинди хәреф турында сүз бара?
– Р хәрефе.
Биремнәр.
1. “Хәрефне тап” уены.
– Балалар, нинди таныш түгел хәреф калды?
– Р хәрефе.
– Без бүген сезнең белән [р] һәм [рь] авазы белән танышырбыз. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп бу авазны дөрес әйтү күнекмәләрен кабатлыйк.
Ра-ра-ра – Алсу мәктәпкә бара.
Рә-рә-рә – Ул барабан бәрә.
Ры-ры-ры – Бу чәчәк сары.
2. “Цирк аренасында юлбарыслар»
Балалар юлбарыслар булып “арена” буйлап йөриләр һәм “ырлыйлар” [р-р-р].
– [р] авазы “кырыс” һәм “ягымлы” да була. Ата юлбарыс “кырыс” итеп ырылдый: “р-р-р”
Ана юлбарыс “ягымлы ” итеп ырылдый: “рь-рь-рь”. (Балалар утыралар)
– Исемендә [р] авазы булган балалар урыннарыннан торалар. Хәзер кемнең исемендә “ягымлы”, кемнең исемендә “кырыс” [р] авазы булуын билгелибез. (Ралина, Артур, Альфред, Альмир, Амира, Арина,Самир, Самира, Айрат, Рамазан – “кырыс” [р] авазы, Самирә – “ягымлы” [р])
3. Уен “Өй нәрсәнеке?”
– Хайваннарны үз өйләре белән тоташтырырга кирәк. Мөстәкыйль эшлибез.
4. Ял минуты.
Без уңга да карадык,
Без сулга да карадык,
Без өскә дә карадык,
Без аска да карадык.
Уңга-сулга карагач,
Өскә-аска карагач,
Ял иттек без үзебез,
Ял итте күзләребез.
Үзебез дә ял иттек,
Һәм күзләр дә ял итте.
Аз булса да ял иткәч,
Безгә шул да бит җитте.
Бер минут без ял иттек,
Бармаклар да ял итте.
Алар бераз ял иткәч,
Без тагын язып киттек.
5. Мөстәкыйль эш.
– Афәрин, балалар! Хәзер эш дәфтәрләренең 25нче битен ачып, карандаш ярдәмендә сүзләрне «ягымлы» [рь] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтырырга, «кырыс» [р] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай портреты белән тоташтырырбыз. Һәр кеше мөстәкыйль, үзе генә эшли. (Балаларның мөстәкыйль эше)
6. “Нәрсә белән охшаш, нәрсә белән аерыла?”
– Бу хайваннар арасында нинди охшашлык, нинди аерма бар? Аларның әйтелешендә нинди охшашлык, нинди аерма бар?
Сарык – сыер – арыслан (Кырыс)
Бүре – көнгерә – керпе (Ягымлы)
– Балалар, эш дәфтәрләрен ябыйк. Без бүген нинди аваз белән таныштык?
– Бүген без [р] һәм [рь] авазы белән таныштык.
– Димәк, бу аваз яңгырашы ягыннан нинди була?
– Калын-«кырыс», нечкә-«ягымлы».
Бик актив катнашучылар ….. Афәрин! Әйдәгез, саубуллашыйк. Сау булыгыз!
Кулланылган материал:
- Р. К. Шәехова, Авазларны уйнатып: методик кулланма : мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен .- Казан: ТР “ХӘТЕР” нәшрияте, 2011.
- Р. К. Шәехова, мәктәпкәчә яштәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып: эш дәфтәре: 1 нче кисәк: мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен .- Казан: ТР “ХӘТЕР” нәшрияте, 2011.
- М. Ф. Кашапов, Иң татлы тел- туган тел: балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма.- Казан: “Мәгариф”, 2004.
- Ф. М. Зиннурова, уйнап укый сабыйлар: тәрбиячеләр өчен методик кулланма.-Казан: “Мәгариф”, 2007.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“76 нчы “АЙГӨЛ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
МАЛЫГИНА ИЛСӨЯР РӘШИТ КЫЗЫ
Комментарии: |