Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: ”Казан буйлап сәяхәт”

i4-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

      – балаларны рәсемнәргә карап Казан шәһәребезнең истәлекле урыннарын танып белергә өйрәтү өстеннән эшне дәвам итү;

- Казан шәһәренә бәйләнешле риваятьләр белән таныштыру;

-  балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү;

  – туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли уеннарыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Шөгыль  барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә шатмын. Карагыз әле, бүген сезгә күпме кунаклар килгән. Аларның нинди көләч йөзләре, мәрхәмәтле күзләре, ягымлы елмаюлары сезгә ошыймы? Миңа да бик ошый. Әйдәгез, кунакларыбыз белән исәнләшик һәм елмайыйк.

Балалар: Хәерле көн,кунаклар.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Кайсыгыз әйтер икән, без кайсы Республикада яшибез? Татарстанның кайсы шәһәрендә яшибез?

Балалар: Без Татарстан республикасының Казан шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Казан буйлап сәяхәткә барабызмы? Ә сезнең нәрсәгә утырып барасыгыз килә?

Балалар: Автобус, машина, поезд, самолет…

Тәрбияче: Ә мин сезгә һава шарында очарга тәкъдим итәм. Сезнең һава шарында очканыгыз бармы? Очарга телисезме?

Балалар: Әйе, безнең очып карыйсыбыз килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, алайса очып карыйк! Тик безнең шарыбыз гади генә шар түгел, ул тылсымлы. Аңарга утырыр өчен биремнәр эшләргә кирәк. Сез әзерме?

Тәрбияче: Матур, ягымлы сүзләр әйтеп утырсак, бу тылсымлы шар безне Казан буйлап сәяхәткә илтәчәк. Сез нинди матур, ягымлы сүзләр беләсез?

Балалар: Рәхим итегез, рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, сәламәт булыгыз, зинһар өчен, хәерле иртә, көн, кич, тыныч йокы

Тәрбияче: Балалар, шарның бауларын ычкындырыйк та һавага күтәрелик.

 

“Һавага” күтәрелдек.

   Тәрбияче: Балалар, без һавага күтәрелдек, башларыгыз әйләнмиме, курыкмыйсызмы? Минем кулымда бинокль, аска карыйм әле.

 Нинди матур безнең шәһәр! Барыгыз да беләме, без кайсы шәһәрдә яшибез?(Казанда)  Кайсы республикада? (Татарстанда). Ә сезнең балалар бакчасы ничек дип атала? Ул кайсы урамда урнашкан?  (Бинокльны балага бирәм).

 

 (“Туган авылым” рәсеме)

Әмир: “Туган авылымны” күрәм. Ул Казанлыларның ял итә торган урыны. Анда агачтан салынган өйләр, фонтаннар, тегермән, кое, чәчәкләр күренә.

Тәрбияче: Әмир, бинокльны Камиләгә бир әле, ул да аска карасын. Нәрсәләр күрер икән Камилә?

 

(“Курчак театры” рәсеме)

Камилә: Мин бик матур бина күрәм, ул яңа төзелгән курчак театры, “Әкият” дип атала! (Бинокль башка балага бирелә һәм бинокльны алган бала нәрсә күргәнен сөйли).

(Бауман урамы күренә.)

Тәрбияче: Балалар, Бауман урамында булганыгыз бармы, анда нәрсәләр урнашкан?

Балалар: Кибетләр, кафелар, Макдональдс, чәй йорты, Екатеринаның каретасы, һәйкәлләр…һ.б.

 

(Аквапарк “Ривьера”)

Бала: Мин аквапаркны күрәм, ул “Ривьера» дип атала. Ул су коена торган урын. Анда биек бинадан төрле төстә торбалар чыгып тора. Кешеләр су аккан таудан шуып суга төшәләр.

 

(Метро чыгышында «Зилант» скульптурасы күренә)

Бала: Мин «Зилант» скульптурасын күрәм!

Ә ни өчен «Зилантка» скульптура куелган, беләсезме? Чөнки ул елан тавында, күп еланнар арасында, иң көчле, ут чыгара торган елан булган. Аның аяклары кош тәпиләре сыман, ул канатлы да булган, ә койрыгы елан коерыгына охшаган. Ул шәһәребезнең гербында сүрәтләнгән һәм шәһәребезнең символы булып сайланган.

 

(«Кремль» рәсеме)

Бала бинокльны алып Кремльны күрә. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә, Спасс һәм Тайницкий манараларын күрүен әйтә.

Тәрбияче: Бүгенге Кремль бик матур, балалар. Ул ак таш стенасы белән әйләндереп алынган, почмакларында күзәтү манаралары тора. Кремльда иң төп манара  Спасс манарасы,  аның очында алтын йолдыз, ә стенасында сәгать бар. Кремльгә Спасс манарасы аша керергә була.

Кызыл кирпечтән төзелгән манара ничек атала, кайсыгыз белә?

Бала: Сөембикә манарасы.

Тәрбияче: Әйе, ул Сөембикә манарасы, ул ханбикә исемен йөртә. Сөембикә манарасы ничә каттан төзелгән икән, санап карыйк әле? Ул җиде катлы. Кремльдә  Кол Шәриф мәчете бар, аның белән янәшә Благовещение соборы дигән  чиркәү урнашкан. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәвенең янәшә урнашуы татар һәм рус халкының үзара дус, тату, тыныч яшәве символы булып тора.

Кремльнең иң ахыргы, Сөембикә манарасыннан үтеп киткәч, тау астындарак Тайницкий манарасы урнашкан. (Слайд)  Ул манарада элек яшерен юл булган, аннан кешеләр чишмә суына йөргәннәр.

Тәрбияче:  Кремльдан ерак түгел Цирк урнашкан. (Цирк слайды)  Бинокльдан аска карыйк әле, балалар, кайсы якка оча икән безнең шарыбыз?

-Балалар, музей яныннан үтеп барабыз. (Музей слайды). Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз.

Тәрбияче: Безнең халыкта бик күп уеннар бар. Нинди уеннар беләсез? Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

 

“Түбәтәй” уены уйнала.

(“Әпипә” көе астына “кемгә урындык җитмәде” уены сыман уйнала). (Уртада 5-6 урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, балалар түбәтәйләрен киеп урындыкларга утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда, уртада өч урын кала, уйнаучылар саны артыграк. Азакта калган бала җиңүче була.)

Тәрбияче: Балалар, ашыйсыгыз киләме? Кая барабыз?

Балалар: Кафега.

Тәрбияче: Әйдәгез, алайса “Аш-су” кафесына керәбез. Менюны экранда карыйбыз, нәрсәләр бар? (Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия һ.б. слайдлар).

Тәрбияче: Өйдә әниләрегез нинди милли ризыклар пешерә? (Балалардан җаваплар алына).

Тәрбияче: Балалар, шарыбызга утырып, сәяхәтебезне дәвам иттерик. Карагыз әле, “Универсиада авылы” аша үтеп барабыз. Ул безнең шәһәребезгә килүче студентлар өчен төзелгән. Матур урында урнашкан, шулай бит?

Балалар, безнең Казаныбызда, күптән түгел генә Универсиада”  булып узды. Ә нәрсә соң ул “Универсиада”, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар: Ул спорт уеннары.

Тәрбияче: Дөрес, ул спорт уеннары. Ә сез нинди спорт уеннарын беләсез, әйтеп китегез әле?

Балалар: Үлән хоккее, бадминтон, йөзү, көрәш, чабу, гимнастика…һ.б.

Тәрбияче: Ә ни өчен аны Универсиада дип атадылар икән, балалар, анда кемнәр катнашты?

Балалар: Чөнки анда төрле илләрдән килгән, университетта укый торган студентлар катнашты.

Тәрбияче: Ә 2015 елда, бездә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты булып узды. Шулай ук бик күп студентлар катнашты.

Ә хәзер инде, балалар, әйдәгез, кире бакчабызга кайтыйк. (Шарда очып барганда дәресне йомгаклау).

 

Айгөл шигырен сөйли:

Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай, такта чәй” – дип

Каршы ала кунакны.

Ата-бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Безгә кунакка килегез,

Көтәбез, рәхим итегез!!!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“330 нчы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ИШМУХАМЕТОВА ЭЛЬВИРА МӘХМҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий