Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

34-5 яшьлек балалар өчен

 

Программа эчтәлеге:

– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;

– балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү;

– гаиләгә hәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү;

– савыт-сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек кертү; балаларны әңгәмәгә тарту.

Тәрбия бурычы:

Балаларда татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү.

Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның тулы, дөрес җөмләләр төзеп җавап бирергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият.

Музыка:

Балалар бакчасында әдәп-эхләк тәрбиясе.

Методик әсбап өчен аудио-кушымта (УМК).

Җихазлар: өч урындык (төрле зурлыкта), өч карават (төрле зурлыкта), савыт-саба, уенчык өч аю.

Сүзлек өстендә эш: зур, уртача, кечкенә, җихазлар, тар, тарырак, иң тар.

Алдан үткәрелгән эш: “Гаилә” сюжетлы картинасын карау, матур әдәбият уку.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Хәерле көн, балалар! Тәрәзәгә карагыз әле, кояш ничек итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмаеп күрсәтик. (Балалар кояшка карап елмаялар)

Ә хәзер түгәрәккә басыйк та “Куш кулым “ җырын җырлап алыйк.

 

Уен барышы.

Урман буйларына менәм (Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр)

Урман буе ямьләнә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм,  (туктап калалар,бер-берсенә пар табалар)

Дус булырга мәңгегә.

 

Кушымта:

Менә сиңа уң кулым,  (кулларын бирешәләр)

Менә сиңа сул кулым.  (кулларын тотышып)

Син бит минем якын дустым,  (әйләнәләр)

Менә сиңа куш кулым.

 

Тәрбияче: Балалар , ә сез әкиятләр яратасызмы? Әйе. (Балаларның җаваплары). Ә сез, балалар, нинди әкиятләр беләсез? (“Кызыл калфак”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, балаларның җаваплары).

Т: Балалар, менә без сезнең белән бер өй янына килеп чыктык. Әйдәгез уйлап карыйк әле, кайсы әкияттәге өй икән ул. (Өч аю) Дөрес, балалар.

Т: Ничә яю яши бу өйдә? (Бу өйдә өч аю яши)

Т: Әйдәгез аюларның нинди икәнлекләрен әйтеп китик әле. Беренчесе зур – әтисе (Михаил Иванович) Икенчесе бәләкәйрәк – әнисе (Настасья Петровна) hәм иң кечкенә – баласы (Мишутка)

Т: Балалар , аюларның өйләрендә нинди бүлмәләр бар икән? (Аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе)

Т: Аш бүлмәсендә нәрсәләр бар икән? (Урындыклар, өстәл). Урындыклар нинди зурлыкта? (Киң, тарырак, иң тар).

Т: Балалар, киң урындык кайсы аюныкы? (Әти аюныкы) Тарырак урындык кайсы аюныкы? (Әни аюныкы) Иң тар урындык кайсы аюныкы? (Мишутканыкы).

Т: Балалар, безнең аюларның караватлары нинди зурлыкта? (Зур, кечкенәрәк, иң кечкенә). Ни өчен аюларның өч карават, өч урындык икән? (Чөнки алар өчәү)

Т: Балалар, (урындык, өстәл, карават) аларны икенче сүз белән тагын ничек әйтеп була? (Йорт җиһазлары) Әйдәгез кабатлыйк, йорт җиһазлары. Бик дөрес.

Т: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.

 

Дүрт кешегә бер эшләпә. (Өстәл)

 

Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый. (Сәгать)

 

Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

Т: Балалар, әйдәгез без хәзер аюларны өстәл янына урындыкларга дөрес итеп утыртыйк әле. ( Киң урындыкка – әти аю, тарырак урындыкка – әни аю, иң тар урындыкка Мишутканы утырталар)

Тәрбияче өч баланы ярдәмгә чакыра. Балалар аюларныдөрес итеп урындыкларга утырталар.

Әфәрин, балалар!

 

Ял минуты:

Матур сүзләр уйладык,
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

 

Т: Балалар, кунаклар килгәч нәрсә эшлиләр?

(Кунакларны чәй белән сыйлыйлар)

Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

(Өстәл әзерләргә кирәк)

Чәй өстәле әзерләгәндә нәрсәләр куярга кирәк?

(Балаларның җаваплары)

Әйе, чәй эчү өчен савыт-саба кирәк.

Т: Балалар, безнең аюларга бүләгебез бар.

 

Тәрбияче тартмадан савыт-сабалар ала. Балалар исемнәрен әйтә.

– Бу нәрсә? (Кашыклар)

– Ә бу нәрсә? (Чынаяк)

Т: Безнең кашыклар, чынаяклар төрле зурлыкта. Аларны аюларга дөрес итеп куярга кирәк.

Тәрбияче өч баланы чакыра. (Балалар савыт-сабаны аюлар каршына дөрес итеп куя).

Т: Балалар, карагыз әле безнең аюлар ничек матур утыралар. Ничек уйлыйсыз, алар бер-берсен яратамы? (Әйе)

Балалар, аю-әтине, аю-әнине, аю-баласын бөтенесен бергә икенче төрле сүз белән ничек әйтеп була? (Гаилә) Дөрес, алар гаилә. Алар бер-берсен бик ярата.

Балалар, әйдәгез бармак уенын уйнап алыйк.

 

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – чәнти!

 

Т: Мин бик шат. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер күзләребезне йомабыз һәм кире бакчабызга кайтабыз.

Т: Балалар, без сезнең белән кайда бардык? (Өч аюга кунакка). Аюларның өендә без нәрсәләр күрдек? (Өстәл, урындыклар, аюлар).

Балалар,  сезгә кунакта булу ошадымы? (Әйе).

Әфәрин, балалар!

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

 ш.т.б. Байлар Сабасы

“1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӨСНУЛИНА ГҮЗӘЛ ГАБДЕЛХӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий