Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Саннар илендә”

санУртанчылар төркемендә математика буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү. Геометрик фигураларның аерымлыкларын күрә белергә өйрәтүне дәвам итү. Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту. Игътибарлылыкларын, тизлекләрен, җитезлекләрен үстерү.

Башка өлкәләр белән бәйләнеш: “танып белү” (ФЭМП), “физик культура”,

“коммуникация”, “социализация”.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: танып белү эзләнү эшчәнлеге, уеннар, коммуникатив.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы: 1 дән 5 кә кадәр булган тәртип саннарын саный беләләр; ничә? ничәнче? сорауларына дөрес җавап бирә беләләр; геометрик фигураларны аера, таный, әйтә беләләр; пространствода ориентлаша алалар; уеннарда кызыксынучанлык белән катнашалар.

Җиһазландыру: кәгазь битендә геометрик фигуралар төшерелгән рәсемнәр, төрле төстәге геометрик фигуралар, 1 дән 5 кә кадәрге саннар, чиста ак кәгазь, төсле карандашлар, уенчыклар төшерелгән картина, уен өчен кечкенә туп, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, “Яз килә” җыры – аудио диска, өй рәсемнәре, хат.

 

 

Белем бирү эшчәнлеге:

Исәнләшү. Балаларны килгән кунаклар белән исәнләштерү.

– Әйдәгез әле, балалар, без шөгыльгә кергәнче сезнең белән көчлеләр иленә барабыз. (Балалар басалар һәм “1, 2, 3 – безнең кулда көч” – дип гимнастика ясап алалар.)

– Менә хәзер без көчле, булдырдыгыз. ( Шулвакыт хат күрәләр.) Ах, карагыз әле, нинди хат бар. Анда нәрсә язылган икән, әйдәгез әле укыйк. (Хат укыйлар.) “Сез көчлеләр иленә килеп кердегез. Әгәр сез үз көчегезне белемдә күрсәтсәгез, монда чәчәкләр үсеп чыгар. Уңышлар сезгә. Көчлеләр иле патшасы.” Әйдәгез, балалар, бергәләп көчлеләр иленә барабызмы?

 

Дидактик уен “Буш өйләр”

Карагыз әле, безнең өйләр бушап калган, саннар өйләрен югалтканнар. Кемдә – кем саннарны өйләренә кайтарырга булышыр икән? (Саннарны өйләренә куйдыру.)

 

Сүзле уен “Саннарны санау”

Ә хәзер саннарны санап карыйк инде. ( Бергәләп санау.) Саннар үпкәләмәсен өчен арттан алга таба да саныйк инде. (Саннарны кирегә санату.) Булдырдыгыз, карагыз әле, безнең бер чәчәк үсте. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.

 

Сүзле уен “Ничәнче?”

Тактадагы рәсемнәрне күрсәтү һәм аларның ничәнче торуларын әйттерү. (Чәчәк үсә.)

 

Өстәл уены “Геометрик фигуралар”

Геом. фигураларның исемен һәм төсен әйтүләренә ирешү. Бер – берсеннән нәрсәләре белән аерылып торуларын әйттерү. (Чәчәк үсә.)

 

Ял вакыты

Җил исә, исә, исә.

Агач башын селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә. (Ике тапкыр кабатлау.)

 

Үстерешле уеннар:

 а) Һәрбер балага саннар һәм геометрик фигуралар төшерелгән карточкалар, карандашлар таратылган була. Балалар саннарны дөрес иттереп фигуралар белән тоташтырырга тиеш. (Чәчәк үсә.)

б) Квадратлар төшерелгән битләр, төсле карандашлар таратыла. Тәрбияче кушуы буенча, балалар квадратларны тиешле төскә буярга тиеш. (Чәчәк үсә.)

 

Аз хәрәкәтле уен “Күршесен тап”

Туп белән балалар санның күршесен әйтеп бирәләр. (Чәчәк үсә.)

 

Рефлексия.

– Без бүген ниләр эшләдек икән соң, балалар?

– Ни өчен безнең чәчәкләр үсеп чыкты соң?

– Димәк, без көчлеме инде?

– Ничә чәчәк үсеп чыкты соң, санап карыйк инде (Санау.)

 

Яз килә” җырын җырлау.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“93 нче “Карлыгач” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

ХАЛИУЛЛИНА ӘЛФИНӘ МӨҖӘВИТ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий