Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Ямьле яз»

язУртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат:

Сюжетлы рәсемнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

“Р” тартыгының әйтелешен кабатлау, шул аваз кергән сүзләр уйлау, сузләрне ачык тавыш белән дөрес итеп әйтә белүләренә ирешү.

Бер, ике, өч иҗектән торган сузләрне әйтә, иҗекләргә аера белүләрен ныгыту.

Кошлар турында кузаллауларын киңәйтү.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы: табышмак әйтү; картина буенча хикәя сөйләү; сүзлек баету; моделирование алымы белән хикәя сөйләтү; физ.минутка; тизәйткеч белән таныштыру, аны кабатлау; дид. уен «Кошлар»; су анасы тарагын юллап керә; уен «Таракны бир!»; Г.Тукай турында әнгәмә; сүзләрне иҗеккә аеру буенча урында карточкалар белән эш; жырлы-биюле уен «Чума үрдәк – чума каз»; анализ ясау.

Материал: «Яз» картинасы, кошлар рәсеме, алтын тарак, Г.Тукай портреты, анын әсәрләренә рәсемнәр, карандашлар, карточкалар.

Башка өлкәләр белән бәйләнеш: саф һавада күзәтү; әңгәмә; шигырьләр ятлау; табышмаклар, тизәйткечләр кабатлау; Г.Тукай әсәрләре белән танышу, рәсемнәр карау; тирә-юнь белән танышу; музыка; физкультура.

 

 

Белем бирү эшчәнлеге .

Табышмак әйтү:

Балалар, тыңлагыз әле, табышмак әйтәм:

Боз һәм кар эреде , сулар йөгерде.

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара?

 

Тәрәзәгә карагыз әле, тышта яз. Яз билгеләрен искә төшерәбез. Кояш елмая, кар эри, гөрләвек ага, кошлар кайта, агачларда бөреләр бүртә.

 

Хикәя сөйләү:

Картина буенча яз турында хикәя сөйлим. Менә яз җитте. Куктә кояш елмая. Кар эри, тамчылар тама, гөрләвек ага. Агачларда бөреләр бүртә. Жылы яктан кошлар кайта. Хайваннар кышкы йокыдан уяна.

 

Сүзлек эше:

- Гөрләвек сүзен кабатлау.

– «Яз, кояш, гөрләвек» сүзләрен иҗекләргә аерабыз.

 

Ял вакыты:

Кояш елмая, жил исә, тамчылар тама, үләннәр үсә, кошлар җим чүпли

(сүзгә туры китереп хәрәкәт итәбез).

 

Кошлар турында әңгәмә.

– Нинди кошлар “күчмә кошлар” дип атала?

– Күчмә кошларны атагыз.

– Кошларның башында, гәүдәсендә нәрсәләре бар?(Томшык, каурый)

 

Дидактик уен: «Кошлар».

(Өлешләрдән кош рәсемен җыю)

 

Тизәйткеч кабатлау.

Карга әйтә кар-кар, мичтә бәлеш бар- бар.

Мичтән бәлеш алыр идем, кунаклары бар-бар.

Балалар белән кабатлыйбыз.

 

Су анасы керә .

Аз хәрәкәтле уен «Таракны бир»

 

Г.Тукай турында әңгәмә. Аның әсәрләрен искә төшерү, рәсемнәр карау.

 

Өстәл артында карточкалар белән эш. Сүзләрне иҗекләргә аеру.

 

Жырлы биюле уен: «Чума үрдәк – чума каз».

 

Шөгыльгә анализ.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“93 нче “Карлыгач” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

МИЗХАТОВА ИЛҮЗӘ ШӘРИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий