Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кошларга ярдәм итү”

скворечИкенче кечкенәләр төркемендә интегральләштерелгән шөгыль

 

Максат:

1. Балаларны яз, “күчмә кошлар”, сыерчык белән таныштыру.Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга, кош оялары ясарга өйрәтү.

2. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту; гади математик формалаштыру; бишкә кадәр санауны, геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту.

3. Кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, язын аларга оялар ясау теләге тәрбияләү.

Сүзлек: “күчмә кошлар” төшенчәсе, сыерчык, сыерчык оясы.

Җиһазлау: сыерчык, яз рәсемнәре, “Кошлар җыры”, “Гөрләвекләр шавы” яздырылган видеоязма, сыерчык оясы, аңа ябыштырылган 5 сыерчык, ватманнан ясалган зур кояш рәсеме.

Аппликация өчен: клей, сары түгәрәкләр, зәңгәр квадратлар, яшел өчпочмаклар, пумала, пумала куя торган корылмалар, клеенка, салфеткалар, үрнәк.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеше:

-яз, кояш турында әңгәмә.

-сыерчык белән танышу.

3. Аппликация.

4. Йомгаклау.

 

 

Дәрес барышы:

-Хәерле көн, балалар! Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшик!

-Исәнмесез!

-Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез:

 

“Карлар эреде, сулар йөгерде,

Көннәр озая, бу кайчак була?”

 

-Яз

-Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүгенге шөгылебез дә безнең яз турында. Ә менә, балалар, әйтегез әле миңа, яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Кар эри, урамда җылы, кояш җылыта.

-Дөрес, балалар, яз билгеләре: кар, боз эри, җирдә күлләвекләр тора, түбәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, тамчылар тама.

-Балалар, карагыз әле, урамда кояш чыккан! Балалар, кояш нинди ул? Нинди төстә?

-Түгәрәк, сары төстә.

-Дөрес, балалар, кояш сары, түгәрәк. Ул дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач безгә дә күңелле. Ягез әле, без дә шул кояшта кулларыбызны җылытып алыйк.

Кулларны кояшка сузабыз (аяк очларына басып кулларын кояшка сузалар)

Качырабыз кулларны.

 

(Кошлар тавышы)

-Нинди тавышлар бу, балалар?

-Кошлар.

-Дөрес, бу бит кошлар тавышы, яз килүгә кошлар да кайталар. Карагыз әле, менә безнең бүлмәбезгә сыерчыклар очып килгәннәр. Әйдәгез кабатлыйк –“сыерчык”. Сыерчыклар безгә җылы яклардан кайталар, шуңа күрә аларны “күчмә кошлар” дип атыйлар. Әйдәгез әле кабатлыйк – “күчмә кошлар”. Сыерчык кара төстә, түше бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелди, томшыгы аның очлы. Алар оя коралар, шулай ук кешеләр ясаган ояларда яшиләр. Ул оялар сыерчык оясы дип атала. Әйдәгез кабатлыйк  –“сыерчык оясы”. Алар корткычлар, суалчаннар, ашлыклар белән тукланар.

Ә хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.

 

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кулларын чабалар)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә)

Көн аяз, көн аяз (кулларын чабалар)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән)

-Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер әйдәгез әле саныйк ничә сыерчык килеп кунды икән безнең оябызга.

-Биш сыерчык.

-Дөрес, безнең оябызга биш сыерчык килеп кунган. Ә сыерчык оясы ничәү?

-Сыерчык оясы берәү.

-Ә кошларыбыз ничәү безнең? Кошлар күпме әллә оя күпме ?

-Ояга караганда кошлар күбрәк.

-Дөрес, оябыз берәү безнең, ә кошларыбыз күбрәк. Барлык кошларга да безнең оя җитми. Әйдәгез без аларга оялар ясыйбыз. Оя ясаганчы башта бармакларны җылытып алыйк.

 

Бармак уены: “Сыерчык оясы”

Сыерчык сайрый,

Ул шулай оя сайлый.

Кайсыбызның оясы яхшы,

Ул шуны сайлый.

 

-Өстәл артына утырабыз һәм игътибар белән карап торабыз. Хәзер без геометрик фигуралардан сыерчык оялары ясыйбыз.

-Башта мин квадрат алам, аңа клей сылап кагәзьнең уртасына ябыштырам. Нинди геометрик фигура алдым мин? (Квадрат) Нинди төстә?(Зәңгәр)

-Ә хәзер нинди фигура алдым? (Өчпочмак) Нинди төстә? (Яшел) Өчпочмакны квадрат өстенә ябыштырам, ул аның түбәсе була.

-Бу нинди фигура? (Түгәрәк) Түгәрәк нинди төстә? (Сары) Аны мин квадратның уртасына ябыштырам. Менә сыерчык оясы килеп чыкты.

(Балалар сыерчык оясы ябыштыралар)

-Булдырдыгыз, балалар! Менә хәзер безнең һәр сыерчыкка оя булды. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Балалар, бүгенге шөгылебездә нәрсәләр турында сөйләштек?

Балаларның җаваплары.

-Балалар, сез бүгенге шөгыльдә бик матур итеп җавап бирдегез, матур итеп оялар ябыштырдыгыз. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

119-нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АГМАЛОВА РАИЛӘ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий