Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Светофор»

свБеренче кечкенәләр төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль

 

Шөгыльнең максатлары:

1. Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү, күзәтүчәнлек сәләтләрен үстерү;

2. Балаларда тирә-юньгә карата сакчыл караш тәрбияләү;

3. Төп төсләрне кабатлау, светофор төшенчәсен өйрәтү.

Җиһазлар: «Светофор» рәсеме, бер үк зурлыктагы төрле төстәге түгәрәкләр, уенчык куян, куян өчен өй, төрле зурлыктагы һәм төрдәге машиналар, хәрәкәтле уен өчен зур машиналар, «Светофор» мультфильмы.

 

 

Эш барышы

Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар. Тәрбияче «Светофор» рәсемен күрсәтә.

Т.: Балалар, карагыз әле, нәрсә сүрәтләнгән әлеге рәсемдә? (Светофор.)

Т.: Балалар, кайда күргәнегез бар светофорны? (Юлда.)

– Бик дөрес!

Т.: Тимур, нәрсә өчен кирәк светофор? (Юлны дөрес чыгу өчен.)

Т.: Зәринә, нинди төсләре бар светофорда? (Кызыл, сары, яшел.)

Т.: Карагыз әле, балалар, нинди матур китап алып килдем сезгә. Әйдәгез, бергәләшеп укып карыйк әле, нәрсә язылган икән. (Мигунова Н. «Светофор» шигыре укыла. Куян керә, елый.)

Т.: Балалар, карагыз әле, ни өчен Куянкай елый, әйдәгез сорап карыйк.

Т.: Куянкай, йомшаккай, ни өчен елыйсың? (Минем өйгә кайтасым килә, ә юл аша чыга алмыйм, анда машиналар әнә ничек күп.)

Т.: Әйдәгез, бергәләп Куянкайга булышабыз. (Балалар белән «Светофор» дидактик уены уйнала. Уен барышында төсләр, бу төсләрнең светофордагы мәгънәләре аңлатыла. Балалар Куянны светофорның яшел төсе янганда юл аша озаталар. Куян рәхмәт әйтә.)

Т.: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, балалар, Куянкай сезгә мультфильм алып килгән. Нәрсә турында икән, карыйбызмы? (Мультфильмны караганнан соң кыскача светофор турында әңгәмә оештырыла.)

 

Т.: Балалар, сез машина белән уйнарга яратасызмы? (Әйе, яратабыз.) Әйдәгез, бергәләшеп «Машина йөртүче» уенын уйнап алабыз. (Хәрәкәтле уен уйнала. Уен барышында тәрбияче светофор ролендә булып, балаларны светофорда дөрес туктый һәм кузгала белү күнекмәләрен ныгыта.)

Т.: Молодцы. Балалар, бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Светофор нәрсә өчен кирәк?

– Светофорның нинди төсләре бар?

– Нинди җәнлеккә дөрес итеп юл аша чыгарга булыштык?

– Куянкай нинди күчтәнәч алып килде? Ул нәрсә турында иде?

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче санлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАШАПОВА ГӨЛИЯ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий