Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Тукай безнең йөрәкләрдә… »

File00026-7 яшьлек балалар өчен Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.

Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек…

 

1 бала. Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

 

2 бала. Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,

Күпме бала күңелен яңарткан.

 

3 бала. Телсез идек -Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.

 

 

“Бәйрәм бүген” җыры

1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 

2. Яр башында тыңладым мин

Бер суның дулкыннарын.

Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 

3. Арттыра, күрдем, кояш, гадәттәгедән балкуын

Ул киенгәндер дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 

4 бала. Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән! – диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

 

5 бала. Җаны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

Без Тукайлы халык мәңгегә.

 

Җыр “Тукай абый” З.Туфайлова

 

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган телне” җырлыйбыз

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл җыр дибез.

 

И туган тел, и матур тел!

 

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –

Безнең дуслар барсы да.

 

И туган тел, и матур тел!

 

Алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

 

“Күбәләкләр” биюе

 

 “Бала белән күбәләк” шигыре

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

Алып баручы. Менә, балалар, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларның гомерләре бик кыска бит.

 

(Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Шүрәле керә.)

 

Шүрәле: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, син бит Шүрәле.

Шүрәле: Казан артындагы бер урманнан

Тукай мине табып танытты.

Бүген мине күпме кеше белә,

Күпме бала мине яратты.

Былтыр кысып китте бармагымны

Тик аңарга үпкәм юк күптән.

Үзем зарар салмак идем аңа,

Начар гамәл кылмам мин бүтән.

Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул. Балаларны тыңлап кара әле син, безнең балалар синең турында җыр беләләр.

Шүрәле: Кызык!!!!!!! Кая тыңлап карыйм.

 

“Шүрәле” җыры.

Безнең Тукай бәйрәменә

Килгән икән Шүрәле.

Бәйрәмне безнең бозмакчы

Кыланышын күр әле.

 

Кушымта

Шүрәле, Шүрәле,

Шүрәлене күр әле.

Кети, кети уйныйк диеп

Торган була бит әле. (2 тапкыр)

 

Олы бәйрәм хөрмәтенә

Усаллыкны киметкән.

Гафу итәрбез, Шүрәле,

Дуслар белән биесәң.

 

Кушымта шул ук.

 

Әкияттән чыктыңмы син?

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын шүрәле

Кытыклап кара безне.

 

Кушымта шул ук.

 

Шүрәле: Ай-яй бигрәк матур җырлыйлар. Карагыз әле, анда тагын кемдер килә, Былтыр булмасын тагы, мин качыйм.

Алып баручы. Курыкма, Шүрәле дус, Акбай ул, ул да бәйрәм икәнен ишетеп, шуңа килеп җиткәндер.

(Мәтәлчек атып Акбай керә, аның артыннан малай)

 

Г.Тукай “Кызыклы шәкерт” шигыре.

 

Малай. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума!  Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Маэмай. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай. Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

 

Алып баручы: Балалар, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әйтәләр бит, “Калган эшкә кар ява”, – дип. Кечкенәдән өйрәнергә кирәк һәр эшкә, аннан соң булырга мөмкин. Ә безнең балалар һәр эшне вакытында башкара.

Ә хәзер, сезнең белән 12нче төркем башкаруында “Татар халык биюен” карап китик.

 

Татар халык биюе”

 

Алып баручы: Ә менә хәзер, Шүрәле, безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети-кети” уенын уйнамыйбыз, ә безнең яраткан “Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Шүрәле: Әйдәгез, әйдә, мин дә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!

 

Уен “Ачык авыз”

Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган укучылар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Шул кешегә җәза бирелә.

 

6 бала Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

 

Алып баручы: Әле генә искә төшерә идек, әллә ишетте дә инде, дуслар. Нишлибез, әнә Су анасы үзе дә килә анда.

 

Су анасы керә. (Як-ягына карана, нидер эзли)

 

Шүрәле: Әй, син, Су анасы! Ни эшлисен? Ни эзлисең анда? Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.

Су анасы: Юк, юк. Вакытым юк синең белән утырырга. Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар.

Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (Күрсәтә)

Су анасы: Минем тарак, минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле. Ярар, киттем әле мин.

Шүрәле: Кая ашыгасын син, Су анасы?

Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.

Шүрәле: Ник монда да бәйрәм бит.

Су анасы: Ә ник алайса мин дөрес килдеммени? Тукай бәйрәменә эләктемме?

Алып баручы: Дөрес килдең, Су анасы, бик дөрес.

Су анасы: Рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем мин алайса.

Алып баручы: Безнең балалар күп шигырләр беләләр, тыңлап кара.

Су анасы: Бик шатланып. Әйдә, Шүрәле, икәү бергә тыңлыйбыз.

 

(Су анасы белән Шүрәле балаларның шигырьләрен тыңларга утырылар)

 

7 бала. Әле укый белмәсәк тә

“Туган телне” җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге –

Иң гүзәл бер җыр дибез.

 

Алып баручы. Балалар, мин сезгә әйтеп киткән идем бит, Г.Тукайга бик күп авылларда яшәргә туры килгән дип. Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан. Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язгандыр. Әйдәгез, бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.

 

 Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

Шүрәле: Ай-яй бигрәк матур җырлыйсыз. Балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы? Сез табышмаклар яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

 

Шүрәле:

Лампа түгел – яктырта

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

 

Сикереп төшә,

Бозны тишә. (Тамчы)

 

Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була. (Боз)

 

(Шул вакытта кәҗә белән сарык, аркаларына капчык асып, залга керәләр һәм зал буенча сөйләшеп йөриләр)

 

Сарык: Карале, кәҗә, нинди матур зал.

Кәҗә: Әйе шул, кара монда күпме халык җыелган.

Сарык: (халыкка карап) Сез нишлисез монда? Нигә җыелдыгыз?

Алып баручы: Ник оныттыгызмени, бүген бит безнең танылган шагыйребез, сезне иҗат иткән Тукайның туган көне.

Кәҗә: (башына сугып) И аңгыралар, ә без бөтенләй онытканбыз.

Сарык: (балаларга карап) Исәнмесез, балалар, сез безне таныдыгызмы соң?

Балалар: Әйе.

Кәҗә: Балалар, без кая эләктек соң? Аңлап бетерә алмыйм.

Алып баручы: Сез “Шатлык” балалар бакчасынада. Алда әйтеп киткәнчә бүген бездә Тукай бәйрәме. Менә балалар да яраткан шагыйребезнең бик күп шигырьләрен өйрәнделәр. Менә сез дә безнең белән бергә аларны тыңлап китегез.

Кәҗә белән сарык: Бик шатланып. (Барып утыралар.)

 

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

 

Кәҗә: Ай, балалар, бик матур сөйләдегез. Бик күп шигырьләрен беләсез икән. Ә бит, балалар, без дә сезгә буш кул белән килмәдек, ә яраткан уеныбызны алып килдек. (Як-Ягына карана. Читтә утырган сарыкны күреп) Әй, сарык! Нишләп утырасын анда, кил монда….

Сарык: Әйе, тыңлыйм, ни кирәк сиңа, Кәҗә дус?

Кәҗә: Капчыктан уенга дигән әйберләрне алып кил.

Сарык: Әәәә…Хәзер…(Капчыкка барып актырына һәм бүре башы күтәреп килә.)

Кәҗә: Әй, аңгыра сарык, мин бит сина уенга дигән кәләпүшне алып кил дим.

Сарык: (тагы барып актара, капчыктан бүре башларын алып ыргыта) Монда бит кәләпүш юк, бары тик бүре башлары гына..

Кәҗә: Астанрак кара, астанрак.

Сарык: Әәәә, менә менә таптым…(кәләпүшне алып килә)

 

Татар халык уены “Кәләпүш” (бүре башы, кәләпүш)

Кәләпүш кемдә кала, шул җәза үти.

 

1 бала – әтәч булып кычкыра.

2 бала – бер аякта йөгереп килә.

3 бала – Тукай шигырен сөйли.

Алып баручы. Гаилә – һәр кеше тормышында иң кадерлеседер, әлбәттә. Г. Тукай иҗатында гаилә бик зур урын алып тора. Безнең һәрберебезне дә кечкенә чакта әниләребез бишек җырлары җырлап йоклаткандыр. Ә хәзер сезнең игътибарга Г. Тукай сүзенә язылган “Бишек җырын” тәкъдим итәбез.

 

Бишек жыры

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

 

– Рәхмәт, бик матур итеп җырладыгыз. Киләчәктә дә шушы йолаларыбызны онытмыйча буыннан-буынга җиткерик, бишек җырларын балаларыбызга җырлыйк.

Алып баручы: Балалар, менә әйтегез әле, тырыш укучы булыр өчен, “5” билгеләренә генә уку өчен нинди булырга кирәк?

Балалар. Яхшы укырга, тырыш, эшне вакытында эшләп барырга кирәк.

Алып баручы. Әйе, дөрес, балалар! Менә безгә кунакка килгән малай да шундый тырыш укучы, уңган, булган, өй эшләрен дә вакытында эшләп барган. Әйдәгез, бергәләшеп карап китик.

 

Эш беткәч уйнарга ярый.

(Өстәл артында малай дәрес хәзерләп утыра, аның янына кояш чыга)

 

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңел ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп заман!

 

Бала: Тукта, сабыр ит, уйнамыйм,

Уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмыймын тышка уенга,

Булмыйча дәресем тәмам.

 

Сандугач: Әйдә тышка, куңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

 

Бала: Юк, сөекле сандугачым,

Уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес,

Әйтмәсәң дә уйнарын,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

 

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа

Эшкә утырмак Һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага

Җитте хәзер уйнар вакыт!

 

Бала: Юк, сөекле алмагачым,

Уйнасам дәрсем кала.

Тукта, сабыр ит аз гына,

И, кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык,

Дәресем хәзерләп куймагач.

 

(Кояш, Сандугач, Алмагач бииләр. Бала эшен тәмамлап урамга чыга).

 

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

 

(Кояш елмаеп малайны биергә чакыра, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, сандугач сайрый. Алар бии-бии кереп китәләр).

 

Шүрәле: Бик зур рәхмәт. Миңа сезнең бәйрәмегез бик охшады. Мин күп шигырләр тыңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.

Су анасы: Рәхмәт, балалар. Мин үземә файдалы әйбер алдым. Җәй көне су буена ял итергә килегез.

Сарык: Балалар, сез бик күп шигырләр, уеннар, җырлар беләсез икән, рәхмәт сезгә.

Кәҗә: Безне әби белән бабай көтәләр, без өйгә кайтып китик. Ә киткәнче сезгә алып килгән күчтәнәчләрне бирергә иде.

Алып баручы: Туктагыз инде, кая ашыгасыз. Әйдәгез башта бергә бергә Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкарып китик.

Туган телен җырга салган Тукай,

Бар аһәңен, моңын сыйдырган.

Бүген дә бу җырны, гимн кебек,

Аягүрә басып җырлыйлар.

 

“Туган тел” җыры башкарыла.

 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым.

 

Мин бәхетле, әгәр балаларым,

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә,

Бүлешсәләр татар телендә.

 

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

 

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“9 нчы Арча балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә бюджет белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХАБИБУЛЛИНА РЕЗЕДӘ ИРЕК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий