Конспект: «Гаилә»
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль
Шөгыльнең максатлары:
1. Балаларның сөйләм телен үстерү;
2. Балаларда кунакчыллык, ачык йөзлелек , мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;
3. Гаилә әгъзаларын дөрес итеп атый белүләренә ирешү, гаилә төшенчәсен өйрәтү.
Җиһазлар: «Гаилә» рәсеме, «Өч аю», «Шалкан» әкиятләреннән сюжетлы рәсем, «Әйдә биергә!» музыкаль язма, сыер – бозау, сарык – бәрән, эт – көчек, песи – песи баласы уенчыклары, яшел, кызыл, сары төстәге савыт-саба, сары һәм кызыл төстәге мәрҗәннәр, кызыл, сары, яшел төстәге буяулар, бала санынча ак битләр.
Эш барышы
Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар. Слайдта «Гаилә» рәсеме күрсәтелә.
Т.: Балалар, карагыз әле, кемнәр сурәтләнгән әлеге слайдта? (Әни, әти, әби, бабай, апа, абый).
Т.: Карина, әни нәрсә эшли? (Әни бәйли.)
– Бик дөрес!
Т.: Тимур, әти нәрсә эшли? (Әти телевизор карый.)
Т.: Зәринә, малай нәрсә эшли? (Малай машина белән уйный.)
Т.: Кыз нәрсә эшли? (Кыз рәсем ясый.)
Т.: Булдырдыгыз, балалар!
Т.: Әйдәгез бергәләшеп бармак уены уйнап алыйк. («Бу бармак бабай бармак…» уены уйнала.)
Т.: Балалар, карагыз әле, безгә кунака Алсу килгән бит. (Милли киемнән Алсу исемле курчак керә.) Алсу җырларга, биергә һәм әкиятләр укырга ярата. Ул сезгә дә әкиятләр алып килгән, тик әкият исемнәрен генә онытып җибәргән. Әйдәгез бергәләп Алсуга булышабыз. (Слайдта «Шалкан», «Өч аю» әкиятләреннән сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә.)
Т.: Балалар, бу әкият ничек атала? («Шалкан») Дөрес. Ә бу нинди әкият? («Өч аю») Әйе, шулай.
Т.: Карагыз әле, балалар, бу әкиятләрдә кемнәр сурәтләнгән? (1. Әби, бабай, кыз; 2. Әти аю, әни аю, бала аю.)
Т.: Дөрес. Болар барысы да гаилә дип атала.
Т.: Безнең Алсу биергә дә бик ярата, безне дә биергә чакыра. Бергәләп биибезме? («Әйдә биергә» музыкасына ритмик хәрәкәтләр башкарыла.)
Т.: Карагыз әле, балалар, Алсу безгә тагын нәрсә алып килгән?! (Д/у «Әниләрен тап»)
Т.: Балалар, җәнлек балалары әниләрен таба алмый аптырап беткәннәр, әйдәгез бергәләп булышыйк аларга.
– Бу нинди җәнлек? (Бозау.)
– Әнисе кайда аның? Исеме ничек аның? (Сыер.) (Шул рәвешле сарык – бәрән, эт – көчек, песи – песи баласы табыла һәм исемнәре әйтелә.)
Т.: Булдырдыгыз, балалар, дөрес әйттегез. Әйдәгез бергәләп «Песи – тычкан» уенын уйнап алабыз. (Хәрәкәтле уен уйнала.)
Т.: Бик җитез икән сез, балалар, песи үзегезне тота да алмады. Карагыз әле, кара! Алсу чәй әзерли башлаган түгелме соң үзегезгә? Тик нәрсәдер дөрес түгел, нәрсә? (Чынаяклар.) Әмилә, чынаякларны дөресләп куй әле!
Т.: Бик дөрес. Карагыз әле, Алсу әнисенә бүләк ясагарга тели, ләкин мәрҗәннәрен тезә алмый. Балалар, әйдәгез бергәләп мәрҗән тезик!
(«Мәрҗән җыю» уены.)
Т.: Карагыз, нинди матур муенса булды. Әфәрин, балалар. Безнең Алсу бик матур итеп шигырь дә сөйли белә, тыңлап карагыз әле.
Зәкия Туфайлова «Әни сүзе»
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз! Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Т.: Алсу, безнең балалар да бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр, тыңлап кара әле! (Балалар әни турында шигырьләрен сөйлиләр.)
Т.: Менә булдырдыгыз, балалар.
– Балалар, бүген безгә кунака кем килде? (Алсу.)
– Алсу безгә нәрсә алып килде? (Рәсем.)
– Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? (Гаилә: әти, әни, малай, кыз)
Булдырдыгыз, балалар, әфәрин!
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“64 нче санлы балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
КАШАПОВА ГӨЛИЯ РӘИС КЫЗЫ
Комментарии: |