Яңа фикерләр:

postheadericon “Уенчыклар илендә” фольклор бәйрәм кичәсе

kubiki_myakishidomiki_34-7 яшьлек балалар өчен

 

Җиңел көй уйный. Матур итеп бизәлгән зал, түрдә уенчыклар куелган. Җиңел көйгә балалар керә. Ярым түгәрәккә тезелеп басалар.

 

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Кояш елмаеп торган матур иртәдә, күп санлы уенчыклар белән бизәлгән залда без “Уенчыклар илендә” фольклор бәйрәменә җыелдык.

Нинди матур уенчыклар! Нәрсә генә юк монда! Бәлки берәрегез шигырь дә сөйләр?! Уенчыкларны безгә әниләребез бүләк итә.

 

Ксюша: Бари Рәхмәт “Уенчыклар”

Без уйныйбыз залда

Ни генә юк анда:

Тун кигән аюлар

Кыланчык маймыллар,

Тиеннәр, керпеләр,

Куяннар, төлкеләр,

Мөгезле пошилар,

Мыеклы песиләр,

Әтәчләр, тавыклар,

Кәҗәләр, сарыклар,

Батыр без – курыкмыйбыз:

Аюдан, маймылдан

Кочаклап алабыз

Маймылның муеныннан.

 

Алып баручы. Менә нинди күп икән уенчыкларыгыз! Ә сез алар белән уйнарга яратасызмы? Ә туп белән уйнарга яратасызмы? Үзенең яраткан уенчыгы турында безгә Айгөл шигырь сөйли.

 

Айгөл. “Туп”. Әминә Бикчәнтәева

Туп – туп тубыбыз,

Син безнең матурыбыз

Тишмәбез дә югалтмабыз

Оста тота кулыбыз.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда

Дуслар белән уйна бергә

Читтә генә утырма.

Туп – туп тубыбыз,

Яхшы булсын юлыбыз

Зур үскәч тә бергә эшләп

Бергә гөрләп торырбыз.

 

Алып баручы. Балалар, менә хәзер игътибар белән тыңлап карагыз әле, табышмакның җавабын кайсыгыз тиз табар икән?

 

Аделя. Типтем, очты биек-биек,

Суга төште – батмады

Әни әйтә – шуны чөеп

Тәрәзәне ватма, ди.

 

(Балалар җавабын әйтә).

Алып баручы. Рәхмәт, балалар, уенчыкларны бигрәк яратасыз икән, табышмакларга җавапларны да бик тиз таптыгыз! Тагын бер табышмак тыңлагыз әле, кем җавабын әйтер?

 

Альбина. Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра!

 

Алып баручы. Бу табышмакның җавабын җыр аша әйтербез. Ягез, җырлап алыйк!

 

Җыр: “Әтәч” (Н. Гайсин сүзләре, З. Гыйбадуллин көе).

 

Алып баручы. Булдырдыгыз, балалар! Бик матур җырладыгыз! Табышмакның җавабын да таптык!

Алып баручы. Ә хәзер тагын бер табышмак тыңлап карыйк!

 

Карина. Хәйләкәрнең хәйләкәре

Ялагай, дип атыйлар,

Туны белән койрыгын,

Бөтен җирдә мактыйлар.

 

Алып баручы. Бу табышмакның җавабын берәү дә белми, ахры?

Балалар. Беләбез, беләбез! Төлке!

Алып баручы. Ә төлкеләр белән бергә Аю да урманда яши, шулай бит? Менә хәзер бик матур бер шигырь тыңлыйк әле!

 

Әдилә. “Аю баласы”. Шәүкәт Галиев

Бал тапса анасы,

Бер аю баласы,

Килеп тә утыра,

Ашарга тотына.

Әнисе: – Улым, – ди

Ю элек кулың, – ди.

Аның үз киресе:

– Туза, – ди, – тиресе.

Алып баручы. Менә рәхмәт! Ә аюлар, төлкеләр турында тагын берәр табышмак юкмы?

 

Карина. Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен-төнен дә

Бик яратканга күрә

Төшенә дә бал керә.

 

Алып баручы. Бал яратучы тәмле тамак инде бу, шулаймы, балалар? Дөрес-дөрес, аю бу!

Алып баручы. Балалар, сезнең тагын нинди яраткан уенчыкларыгыз бар? Кемнең уенчык куяны бар? Куяннар бик куркак булалар, шулай бит? Ә менә Лиана үзенең куяны турында шигырь өйрәнгән. Тыңлап карыйк әле!

 

Лиана. “Куянкай”. Нәкый Исәнбәт

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына

Аягы җиңел –

Мамыктай гына.

Борыны кечкенә

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык –

Бүленгән генә.

 

Алып баручы. Менә рәхмәт, Лиана! Менә ничек яратабыз без, озын колаклы дусларыбызны!

Алып баручы. Ә төлкеләр, аюлар белән бергә куяннар, бүреләр дә яши безнең урманнарда. Бүре, гадәтенчә, куяннар артыннан чаба, аларны тотып ашарга тырыша! Әйдәгез, “Куяннар һәм Бүре” уенын уйнап алыйк!

 

Алеша. Йоп-йомшак куяннар,

Йокыдан уянганнар,

Нинди рәхәт аланда,

Шатланалар алар да.

 

Алып баручы. Тик бүрене күрмиләр,

Читтәнрәк йөрмиләр,

Бүре бик явыз нәрсә,

Уйнап тормый һич нәрсә,

Уйлап тормый һичнәрсә,

Аланга килеп җитә,

Куянны алып китә.

 

Алып баручы. Утырыгыз, балалар, бик матур уен беләсез икән! Ә хәзер тагын бер табышмак тыңлагыз але!

 

Алина. Минем белән уйныйлар

Кулларыннан куймыйлар

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, бәбкәм, дияләр.

 

Алып баручы. Балалар, нинди уенчык соң бу?

Балалар. Курчаклар!

Алып баручы. Дөрес, дөрес! Менә нинди матур курчаклар белән уйныйлар безнең кызлар. Матур шигырьләр дә беләләр әле, шулай бит?!

 

Алина К. “Курчаклар”. Бари Рәхмәт.

Бар бик күп курчаклар

Аларны без саклап

Кадерләп йөртәбез,

Битләрен сөртәбез,

Буялса – нитсәләр,

Мунчага кертәбез,

Бәрмибез, атмыйбыз,

Ватмыйбыз, саклыйбыз,

Бик матур курчаклар,

Акыллы курчаклар.

 

Алып баручы. Рәхмәт, Алина, бик матур сөйләдең! Бәлки кызлар биеп тә күрсәтерләр? Кая сезнең яраткан курчакларыгыз? Ягез әле, бергәләп биеп алыгыз!

 

Бию “Курчаклар”.

 

Алып баручы. Матур биедегез, кызлар! Бию көйләрен гармунда да бик матур уйнарга була! Ә хәзер шигырь тыңлыйк әле.

 

Юлиана. “Гармун”. Җ. Дәрҗәмәнов

Гармуным алты телле,

Тавышы алты төрле,

Бармаклар бишәү генә,

Юк инде нишләү генә.

Уйнап карыйм көйләп тә,

Җырлап, шигырь сөйләп тә,

Җыр да чыга, шигырь дә,

Көй генә чыкмый бер дә.

Тик боекмыйм бер дә мин,

Уйныйм, һаман туктамыйм,

– Ура! Бу бит “Әпипә”!

Тырышкач чыкты бит, ә!?!

 

Алып баручы. Менә рәхмәт! Балалар, Юлиана бик матур итеп бии дә белә ул, ягез, биешеп тә алыйк!

 

Бию: “Татар халык биюе”.

Альбина. Биесәнә, биесәнә,

Биюләрең килешә,

Синең кебек зифа, матур,

Теләгенә ирешә.

 

Алып баручы. Балалар, яраткан уенчыкларыгыз бик күп икән! Кайбер вакытта, уйнап туйганнан соң уенчыкларны җыеп куярга да онытабыз икән. Менә шул турыда шигырь тыңлап карыйк әле!

 

Ирек. “Паласны кем кагар?” Равил Фәйзуллин.

Мәш килеп һәммәсе

Уйнаган котырып,

Паласны тутырып.

 

Куяннар биегән,

тиеннәр сикергән,

елтыр күз “Айсылу”

бахбайда йөгергән.

 

Уеннан калмыйм, дип,

Мырауҗан да кергән

күрше бүлмәдән!

 

Мәтәлчек атканнар,

тәгәрәп ятканнар,

шаярып чапканнар.

 

Берсе дә калмаган,

аю да калмаган,

керпе дә калмаган,

алар белән бергә

Алмаз да уйнаган.

 

Палас тузанланган

чүп калган, тап калган,

Уйнадылар, шәп, ярар,

ә паласны кем кагар?

 

Алып баручы. Рәхмәт, Ирек, бик матур сөйләдең! Үзебез җыештырып куябыз уенчыкларны, шулаймы? Ә сезнең уенчык чебиләрегез бармы? Алар бик кечкенә, йоп-йомшак, бик матурлар. Сез аларны яратасызмы? Ягез әле, җырлыйк чебиләр турында.

 

Җыр: “Менә нинди чебиләр”

 

Алып баручы. Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле кунаклар! Кадерле балалар! Без бүген уенчыклар турында шигырьләр, җырлар тыңладык, табышмаклар чиштек. Биюне дә без уенчыклар тотып биибез.

 

“Күмәк бию” башкарыла.

Балаларның кулларында үзләре яраткан уенчыклар булсын! Ул уенчыкларны аларга әти-әниләре, якыннары, апа-абыйлары бүләк итсен!

Уенчыклар аларны һәрвакыт сөендерсен, шатлыклар китерсен! Ә әти-әниләр сабыйлары өчен сөенсен!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау- сәламәт булыгыз! Хушыгыз!

 

 

Салихова Мәгфирә Кыям кызы

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Гомуми үстерелешле 58 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

САЛИХОВА МӘГФИРӘ КЫЯМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий