Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Гаҗәеп камыр»

104440044_2222299_Яшь төркеме: уртанчылар төркеме

 

Бурычлар:

Белем бирү бурычлар: балаларны камыр белән таныштыруны дәвам итү, аның узлекләрен ачыклау, әвәләү күнекмәләрен ныгыту.

Үстерү бурычлары: тәҗрибәләр нигезендә үзгәрүчәнлек сәлатен үстерү, сөйләм телен активлаштыру.

Тәрбия бурычлары: ашамлыкка, ризыкка карата ихтирам тәрбияләү. Балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Интеграция өлкәләре: социальләштерү, танып белү, сәнгать эшчәнлеге, коммуникациаләү, сәламәтлек.

Эшчәнлек өчен җиһаз һәм материаллар: һәр бала өчен йомшак камыр, каты камыр, су, алъяпкыч, яулыклар, әвәләү өчен такта, аудиоязма.

Балалар белән алдан эшләнгән эшләр: “Йомры икмәк” әкиятенең эчтәлеген сөйләү, пластилинның үзлекләрен өйрәнү, камырдан ризыклар карау, Р. Миңнуллиның “Ипи булса” шигырен өйрәнү, Ш. Галиев “Камыр”шигырен уку.

 

 

Эшчәнлек барышы:

“Йомры икмәк” әкиятеннән өзек аудиоязма куела.

– Балалар, сез нинди әкият тыңладыгыз? Бик дөрес, безгә кунакка шушы әкияттән Йомры икмәк килгән. Карагыз әле, Йомры икмәккә нигәдер күңелсез. Ничек уйлыйсыз, нәрсә булды икән?

Балалар, әйдәгез әле аңа матур сүзләр әйтеп күңелен күтәрик.

 

Түгәрәктә уен “Матур сүз әйт”.

– Рәхмәт, балалар, күрәсезме аңа күңелле булып китте. Ул үзенең дусларын эзли, таба алалмый, булышабызмы аңа? Йомры икмәкнең дусларын сез кайларда очратканыгыз бар?

 

Р. Миңнуллинның “Ипи була” шигырен сөйләү.

– Дусларым, мин сезне кечкенә ашханәгә чакырам. (Өстәлләр янына килү) Хәзер без кечкенә пешекчеләргә әверелик, ә йомры икмәк безне күзәтеп торсын (алъяпкыч, яулыклар кияләр). Балалар, күмәчне нәрсәдән пешерәләр? Камырны ясау өчен нәрсәләр кирәк? Әйе, дөрес. Менә мин сезгә камыр ясап алып килдем. (Һәр балага камыр өләшәм) Камырны тотып карагыз әле, ул нинди? Ә менә минем ясап куйган камырым бар иде, ул нинди? (Бераз каткан) Ни өчен?

– Шулай итеп, камыр йомшак, ә ачык һавада озак торса, ката.

Йомшак булгач камыр нәрсәгә охшаган соң? (Пластилин) Димәк, аны нишләтеп була? Әйдәгез әле камырны әвәләп карыйбыз. Әвәләп буламы? Дөрес, камырны әвәләп тә була.

– Ә менә камырны өзеп яки кисеп була микән? Әйдәгез әле, аны үзегез өзеп карагыз. Өзелдеме? Әйе, камырны өзеп була. Менә мин аны кисеп тә күрсәтәм. (Кисеп күрсәтәм) Камыр киселдеме? Шулай булгач, аны кисеп тә була.

 

Физминутка “Гаҗәп камырлар”

Камыр кабарды, кабарды,

Бөтен җиргә таралды.

Җәелде, кабарды,

Тагын өскә таралды.

 

– Балалар, камырны суга салсак нишләр? Әйдәгез, аны суга салып карыйк. Камыр суда нишли? (“Җеби” сүзен активлаштыру, берничә баладан сорау) Димәк, суда камыр җеби. Камыр суга төшкәндә, сез нинди тавыш ишеттегез? (Ссс, шшш) Илдан, син нинди тавыш ишеттең? (Берничә баладан сорау) Ә хәзер шушы камырны тотып карагыз әле. Ул нишли? (Беркә, ябыша) Бик дөрес, балалар, юеш камыр ябыша. (“Ябыша” сүзен кулланышка кертү) Тагын нәрсәләр ябышкак була, сез беләсезме?

– Балалар, ә камыр нинди төстә? (Ак, сары) Ничек уйлыйсыз, камырны буяп буламы? Дөрес, хәзер мин камырга буяу кушам (Азык буявы кушу) Ул нинди төскә керде? Шулай булгач, камырны буяп та була икән.

– Хәзер үзегез теләгән нәрсәне камырдан әвәли аласыз, ике өлешне сулап ябыштырабыз. (Тыныч музыка куела, тәрбияче шәхси ярдәм күрсәтә) Менә безнең камырдан ясалган әйберләр әзер. Без аларны ашханәгә кертик, пешекче апалар пешереп бирерләр. Балалар, ә пластилинны пешереп буламы? Ул җылыда нишли? Балалар, без камырны нинди үзлекләре аркасында әвәли алдык? (Ябышкак, суда җеби, кайнар мичтә пешә).

– Ясалган әйберләребез Йомры икмәккә бик ошады, әнә ул ничек елмая. Ул үзенең дусларын тапты, аңа күңелле. Безгә дә күңелле булып китте, әйдәгез бергәләп “Ак калач” уенын уйныйк.

– Йомры икмәк безгә күчтәнәч тә алып килгән. Ул да нәрсәдән пешерелгән? (Балаларга керәндел өләшү) Сез нинди камыр ризыклары беләсез? Ризыкларны әрәм итәргә, ташларга ярыймы? Икмәк үстерү күп көч сорый. Икмәкне сарыф итәргә ярамый.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “4 нче катнаш төрдәге “Шаянкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЛИМУЛЛИНА СВЕТЛАНА ВАСИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий