Конспект: “Кибетче уены”
Уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль
Бурычлар:
1) балаларның уенчыклар һәм ашамлыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык, ашамлык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;
2) тыңлауһәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү;
3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче (воспитатель): Исәнмесез, балалар!
Балалар (дети): Исәнмесез.
Тәрбияче (воспитатель): Хәлләрегез ничек?
Балалар (дети): Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче (воспитатель): Хәлләр әйбәт булгач, әйдәгез, зарядка ясыйбыз: “Исәнләшү” –дип атала
Исәнмесез, күзләр!
Исәнмесез, колаклар!
Исәнмесез, куллар!
Исәнмесез, аяклар!
Күзләр карый,
Колаклар ишетә,
Куллар чәбәкли,
Аяклар тыпырдый.
Тәрбияче (воспитатель): Балалар, әйдәгез, утырыйк әле. Бүген без сезнең белән төрле уеннар уйнарбыз. Беренче тукталышыбыз – “Өй”
1 – “Өй”
Тәрбияче (воспитатель): Бу өйдә дус, тату гаилә яши. Әйдәгез, бергә бу өйдә кемнәр яшәгәнен әйтәбез. Башта мин, аннары чиратлашып сез кабатларсыз. (Активлаштыру.)
Тәрбияче (воспитатель): Бу кем?
Балалар (дети): Əти (əни, бабай, əби, кыз, малай).
Тәрбияче (воспитатель): Əти (əни, бабай, əби,кыз, малай) нинди?
Балалар (дети): Зур (матур, əйбəт).
Тәрбияче (воспитатель): Балалар , өйдә яшәүчеләрне искә төшердек, ә хәзер без сезнең белән кибетләргә сәяхәт итәрбез.
2 – “Уенчыклар кибете”
Балалар (дети): Исәнмесез.
Тәрбияче (воспитатель): Исәнмесез, хәлләрегез ничек?
Балалар (дети): Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче (воспитатель): Нәрсә кирәк?
Балалар (дети): Туп (курчак, куян, аю).
Тәрбияче (воспитатель): Нинди курчак (туп, куян, аю)?
Балалар (дети): Зур (кечкенә) курчак (туп, куян, аю) кирәк.
Тәрбияче (воспитатель): Мә зур (кечкенә) курчак (туп, куян, аю)
Балалар (дети): Рәхмәт, сау булыгыз!
Тәрбияче (воспитатель): Сау булыгыз!
Тәрбияче (воспитатель): Ә хәзер ашамлыклар кибетенә барабыз.
3 – “Ашамлыклар кибете”
Балалар (дети): Исәнмесез.
Тәрбияче (воспитатель): Исәнмесез, хәлләрегез ничек?
Балалар (дети): Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче (воспитатель): Нәрсә кирәк?
Балалар (дети): Алма.
Тәрбияче (воспитатель): Нинди алма?
Балалар (дети): Зур (кечкенә), яшел (кызыл) кирәк.
Тәрбияче (воспитатель): Мә зур (кечкенә), яшел (кызыл) алма.
Балалар (дети): Алма тәмле. Рәхмәт, сау булыгыз!
Тәрбияче (воспитатель): Сау булыгыз!
Тәрбияче (воспитатель): Ә хәзер уен уйнап алырбыз.
4 – Дидактик уен «Дөрес итеп сана” («Сосчитай, сколько яблок»)
(Бергəлəшеп алмаларны саныйлар).
5 – Музыкаль уен «Карусель»
Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,
Матур курчак әйләнә.
Зур-зур аю әйләнә,
Кечкенә куян әйләнә.
Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,
Матур курчак әйләнә.
Зур-зур аю әйләнә,
Кечкенә куян әйләнә.
Комментарии: |