Конспект: «6 кадәр тәртип буенча санау»
Максат: балаларда танып белүне үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда бер төркемдә, бер-берсе белән килешеп эшли белергә өйрәтү, танып белүгә кызыксыну уяту, активлаштыру, оештыру. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, толерантлы булу (бер кеше сөйли, бөтенесе тыңлый).
Үстерү бурычы: игътибарны, фикерләүне үстерү өчен шартлар тудыру. Фикер йөртү һәм анализ ясарга өйрәтү.
Белем бирү бурычы: тәртип буенча санауны күз алдына китерү өчен җирлек тудыру, унга кадәр санарга өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка, сәламәтлек, физик тәрбия.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, уен, практик эш, сөенеч мизгеле, эзләү, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: өч дуңгыз уенчыгы, санау таякчыклары, курай, саннар язылган карточкалар, сигнал карточкасы.
Сүзлек өстендә эш:
Сүзлекне баету: тәртип буенча, тәртип саны, тәртип буенча ничәнче.
Сүзлекне активлаштыру: үрнәк, санау, беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы.
Алдан үткәрелгән эш: әкиятне уку, әсәрне сәхнәләштерү, бергә атрибутларны әзерләү, музыка сайлау.
Эшчәнлекнең төзелеше:
1. Уен хәленә керү
– “Өч дуңгыз баласы” әкиятен искә төшерү
– Балалар алдына максат кую: өч дуңгыз баласына булышу.
2. Белемнәрне актуальләштерү
– “Юлны дөрес төзе” дидактик уены
– Ял минуты “Күңелле зарядка”
3. Авырлык (тәртип буенча ничек санарга?)
4. Яңа белемнәр туплау.
5. Яңа белемнәрне белем системасында куллану
– Д\у “Кемне ничек атыйлар”
– Шигырьдәге җәнлекләрне санау
– Д\у “Тәртип буенча куй”
– Д\у “Ниф-Ниф өе”
– Д\у “Авазларны сана”
– “Койма” рәсемен ясау
– Бармаклар гимнастикасы
6. Йомгак. Балалар белән әңгәмә.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Балалар, сез “Өч дуңгыз баласы” дигән әкиятне беләсезме? Кайсыгыз белә, бу әкият геройларының исемнәре ничек иде? Дуңгызларга бүредән Наф-Нафның таштан эшләнгән өендә качырга булышырга телисезме? Алай булса без сезнең белән әкияттәге дуңгызлар янына сәяхәткә китәбез. Ә сәяхәтебезне могҗизалы юлдан дәвам итәрбез. Мин сезгә үзебезнең маршрутны күрсәтермен (юл схемасы), ә сез аны истә калдырырга тырышыгыз һәм үзегезнең өстәл өсләрегездә санау таякчыкларыннан төзеп күрсәтегез. Өч төркемгә бүленәбез. Игътибар белән карагыз һәм истә калдырыгыз. Кем дөрес итеп юлны төзи, шул кеше генә серле урманга керә ала.
(Балалар үзләре өстәл янында утырып юлны төзиләр. Бер-берсе белән киңәшәләр, булышалар.)
Әфәрин. Булдырдыгыз. Безгә юл төзер өчен ничә таякчык кирәк булды, санагыз әле. Без дөрес итеп юлны төзедек һәм өч дуңгыз баласы яши торган серле урманга килеп җиттек. Ә менә алар үзләре дә. Алар белән бергә күңелле зарядка ясыйк әле.
Күңелле зарядкага тезелегез.
Вакытны үткәрмәгез,
Бер-бер артлы санагыз.
Әфәрин. Булдырдыгыз. Бик дөрес. Менә болай санарга кирәк: беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче, тугызынчы, унынчы.
(Тәрбияче балалар белән шигырь укый).
Дуңгызлар урманда яшиләр.
Көне буе әйләнделәр,
Йөзделәр, уйнадылар,
Матур итеп биеделәр.
Шунда усал бүре килде.
Дуңгызларны куркытты.
Нык итеп өй төзегез
Бүре белән шаярмагыз.
Дуңгызлар җавап бирәләр,
Без соры бүредән курыкмыйбыз.
Балалар, әйдәгез кунаклар белән бергә күңелле җыр җырлыйбыз
“Куш кулым”
(татар халык уен җыры)
Урманда, балалар, өч дуңгыз гына түгел, ә башка җәнлекләр дә яши. Тыңлагыз. (Тәрбияче укый һәм рәсемнәрне куеп бара)
Чыршы агачы астында
Бабай оныгына таган ясаган.
Шул таган янына
Бөтен урман җыелган.
Куян, сусар,
Җирән төлке,
Керпе һәм дүрт тиен.
Сез, балалар, тик утырмагыз,
Аларның барсын тәртип буенча санап барыгыз.
-Барлыгы ничә җәнлек?
-Тәртип буенча куян ничәнче?
-Тәртип буенча төлке ничәнче?
-Өченче булып нинди җәнлек тора?
-Ничәнче булып ак (күк, кызыл, кара) тиен тора?
Тәрбияче. Әфәрин. Булдырдыгыз.
Тәрбияче. Әкият буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ике төркемгә бүленегез. Һәр төркемнең дә карточкалары бар. Анда нәрсә ясалган? Дөрес, түгәрәк, квадрат, өчпочмак, озынча. Бер сүз белән аны ничек атап була? Дөрес, геометрик фигуралар. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Мин сезгә сигнал карточкалары күрсәтәм, анда да шундый ук геометрик фигуралар ясалган. Сезгә шул карточкада ясалган фигуралар тәртибендә тезелеп басарга кирәк. Кемнең төркеме тизрәк тезелеп бетә, шул җиңүче була.
Бер, ике, өч –уенны башладык!
Тәрбияче. Бер-берегезгә карагыз әле, бөтенесе дөресме.
-Минем карточкамда нинди фигура беренче ясалган. Сездә нинди фигура беренче басып тора? Дөресме?
-Минем карточкада квадрат ничәнче булып ясалган? Ә сездә? Дөресме?
-Минем карточкада озынча түгәрәк ничәнче булып ясалган? Ә сездә? Дөресме?
(Шулай итеп бөтен фигуралар карап чыгыла)
Тәрбияче. Әфәрин! Булдырдыгыз!
Тәрбияче. Иртә белән сулар юка боз катламы белән каплана башлагач дуңгызлар эшкә тотындылар.
Ниф –Ниф иң гади өй төзергә уйлый. Нәрсәдән? Дөрес, саламнан. Ә Нуф-Нуф салам өй җил вакытында очып китергә мөмкин һәм анда кыш көне салкын булачак дип уйлый. Һәм ул үзенә өй төзи. Нәрсәдән? Дөрес, агач ботакларыннан. Ә Наф-Наф үзенә өйне….. Шуннан нәрсә булды, бүре кемгә беренче булып килде?
Ниф –Нифның өенең нинди икәнен беләсегез килсә, кәгазь битендәге нокталарны бер-бер артлы тоташтырыгыз. Һәр ноктаның үз саны бар.
Шуннан нәрсә була? Ниф-Ниф Нуф-Нуфның өенә килеп кача. Монда да бүре аларны тынычлыкта калдырмый.
Тәрбияче. Әгәр минем курайның тавышын дөрес итеп санап барсагыз сез бүренең ничә тапкыр өргәнен белерсез.
Шуннан нәрсә була? (Балалар әкиятне ахырына кадәр сөйләп бетерәләр)
Бүре урманнан кача, дуңгызлар Наф-Нафта яши башлыйлар. Дуңгызларны саклар өчен, койма төзибез. Өстәл артына утырыгыз һәм Наф-Нафның өен әйләндереп алыр өчен койма рәсеме ясыйбыз. (Балалар өстәл артында койма рәсеме ясыйлар, төсле карандашлар белән матурлыйлар).
Әфәрин! Дуңгызларга бүредән качарга булыштыгыз.
Бер, ике, өч – әйләнегез,
Яңадан бүлмәгә әйләнеп кайтыгыз.
(Тәрбияче балаларны мактый. Нәтиҗә ясыйлар).
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Идел буе районы
“160 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
САБИРҖАНОВА ГӨЛФИРӘ ГОМӘР КЫЗЫ
Комментарии: |