Конспект: “Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз”
Соңгы берничә елларда республикабызда һәм шәһәребездә автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.
Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасы” өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы.
Минемчә, балаларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылыш тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана.
Безнең балалар бакчасында да нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле алымнар һәм методлар кулланыла. Мәсәлән: әңгәмәләр, күзәтү, экскурсия, шигырьләр, җырлар өйрәнү, матур әдәбият, өстәл уеннары, төрле сюжетлы уеннар, шөгыль, КВН, кичәләр. Әлбәттә, бу өлкәдә тәрбия һәм белем бирү эшләре бергә үрелеп барыла. Балалар белән эш эзлекле рәвештә, план буенча үткәрелә.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әлбәттә төп алым – уен булып тора. Шуңа күрә кечкенәләр белән без күптөрле хәрәкәтле уеннар, урта төркемдә сюжетлы уеннар кулланабыз. Ә зурлар төркемендә инде төрле логик фикерләү сәләтен үстерүче уеннар, күнегүләр, башваткычлар белән балаларның мөстәкыйльлекләрен, игътибарларын, уй-фикерләү сәләтләрен ныгытабыз.
Уеннарга килгәндә, балалар “Светофор”, “Бу нинди билге?”, “Транспорт төрләре”, “Билгеләрне урнаштыр”, “Мин-милиционер” һ.б. уеннарны бик яратып уйныйлар.
Безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр балалар өчен төрле-төрле уеннар, макетлар, юл билгеләре ясадылар. Һәр төркемдә юл йөрү куркынычсызлыгы почмаклары бар. Монда балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп материал тупланган. Ә эш нәтиҗәсе итеп төрле альбомнарны, балаларның эшләрен күрергә мөмкин.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә шөгыль бик мөһим роль уйный. Билгеле инде, белемнең төпле нигезле булуы шөгыльләрне ничек итеп уздыруга да бәйле. Мин үземнең шөгыльләремдә коры сөйләм белән генә чикләнмим, ә бәлки төрле уеннар рәвешендә алып барам. Бу инде нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләрен дә бирә. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнгәндә генә, күрсәтмә материалларның күп һәм кызыклы булуы тиешле нәтиҗәләр бирә. Шөгыльләргә әкият геройлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аны активлаштырырга ярдәм итә.
Зурлар төркемендә мин катнаш шөгыльләр үткәрергә тырышам. Мондый шөгыльләрнең нәтиҗәсе дә югары. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы бик ялыктыра, ә икенче төр эшкә күчү игътибарны арттыра, балада кызыксыну уята. Мәсәлән: бу шөгыльләрне математика, рәсем сәнгате, әвәләү сәнгате, физик тәрбия шөгыльләре белән бәйләп алып бару балаларга бик уңай һәм бик кызыклы.
Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кәнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган хезмәт. Өйдә, урамда, транспортта, балалар бакчасында төрле чаралар, күзәтүләр ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп сеңдерә барырга кирәк дип саныйм. Бары тик шул чакта гына юл билгеләре һәм кагыйдәләре – ышанычлы ярдәмчегез, ә эшегез нәтиҗәле булыр.
Соңгы елларда мин балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыруга нык игътибар бирәм. Бу өлкәдә мин түгәрәк эшне дә башлап җибәрдем. Түгәрәктә балалар юлда имин йөрү культурасы тәрбиясен алалар, ситуатив мәсъәләләр чишәләр.
Ә хәзер мин үземнең шөгыльләремнең берсен сезгә тәкъдим итәм.
Конспект: “Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз”
4-5 яшьлек балалар өчен
Максат:
– җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту;
– юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү;
– балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлелек тәрбияләү;
– урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту;
– фикеләү сәләтен үстерү;
– светофорның әһәмиятен искә төшерү.
Җиһазлар: юл билгеләре, шакмак, светофор, биремле карточкалар, төсле карандашлар, биремнәр, магнитофон.
1. Кереш әңгәмә.
-Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез? (Нурлат шәһәрендә)
-Әйе,без шәһәрдә яшибез. Ә безнең шәһәребезнең юлларыннан бик күп машиналар йөри. Алар бик зур тизлектә йөриләр. Әйдәгез әле, бер генә минутка күзләребезне йомып урамдагы тавышны тыңлап карыйк әле. (Магнитофон тасмасын тыңлау)
Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Ул “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Ул җәяүленең юлда дөрес йөрмәгәнен кичерми. Бу закон бик җитди,чөнки ул кешеләрне бәладән сакларга булыша.
-Ә хәзер өстәлләргә карагыз әле. Өстәл эскәтерләре нинди төстә һәм алар нәрсәне хәтерләтә? (Светофорны).
-Әйе, бик дөрес. Хәзер без өч командага бүленәбез, ә командалар төсләр белән аталыр. Кызыл, сары, яшел.
2. Бүген без юлда, урамда, йөрүнең төп кагыйдәләрен кабатларбыз. Светофорның ни өчен кирәклеген, юл билгеләрен – күрсәтмә бирүче, кисәтүче, тыючы билгеләрне искә төшерербез. Төрле сорауларга җавап бирербез һәм юлдагы төрле хәлләр турында сөйләрбез. Бу биремнәрне сез үзегез сайлыйсыз. Сезнең өстәлләрдә шакмаклар бар, анда түгәрәкләр ясалган. Капитаннар шакмакны ыргыталар. Ничә түгәрәк туры килсә, шул номерлы биремне үтисез. Һәр дөрес җавапка команда бер очко ала. Кем күбрәк очко җыя, шул команда җиңүче була. (Капитаннар чиратлашып өстәл янына киләләр һәм шакмакны ыргытып, бирем алалар).
3. “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү)
Тәрбияче: Һәр команда бирем ала. Сез башта фикер алышыгыз һәм җавап бирегез. Әгәр җавабыгыз дөрес булмаса, башка командалар җавап биреп, үзләренә очко җыя ала.
1нче бирем. “Яшел” төсле командага .
Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.
Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?
Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.
2нче бирем. “Сары” төсле командага.
Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.
Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?
Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый. Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!
3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.
Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.
Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?
Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.
4. “Билгеләрне сайлап ал”
1нче команда- хезмәт күрсәтүче; 2нче команда- кисәтүче билгеләрне; 3нче команда-тыючы билгеләрне сайлап алырга тиеш. Кайсы команда дөрес һәм күбрәк билге сайласа, шул команда җиңүче була.
5. Музыкаль пауза. “Светофор” җыры башкарыла. (Роберт Миңнуллин сүзләре.)
6. “Кем җитезрәк?” уены.
Һәр командага машина рәсеме һәм аның аерым-аерым өлешләре бирелә. Кайсы команда шул өлешләрдән машинаны тиз һәм дөрес җыя, шул команда җиңүче дип санала.
7. “Юл билгесе – минем дустым”
Һәр командага сюжетлы рәсемнәр бирелә. Шул рәсемгә караган тиешле юл билгеләрен ясарга һәм буярга.
8. “Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)
“Яшел” командага.
Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.
Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.
“Сары”командага.
Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?
Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.
“Кызыл” командага.
Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?
Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.
9. Йомгаклау. Сез бүген бик тырышып эшләдегез, үзегезнең белемегезне күрсәттегез, барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез.Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүегезне күреп без бик канәгатьләнәбез. Юлда һәрвакыт сак булыгыз! Көннәр тыныч, якты һәм имин булсын! Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы
Нурлат шәһәре
“2 нче номерлы “Тиенкәй” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
ШИҺАПОВА ГӨЛШАТ МОКАДИС КЫЗЫ
Комментарии: |