Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Клоун өчен шарлар”

клоунИкенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты.

 

МАКСАТ. Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту.

БУРЫЧЛАР.

Белем бирү бурычлары: геометрик фигура – түгәрәк турындагы күзаллауны ныгыту; предметларны төсләр буенча классифицияләү белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту.

Үстерү бурычлары: балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.

Тәрбияви бурычлар: балаларда ярдәмчелек хисен, әкияти персонажларга карата кайгыртучанлык хисен тәрбияләүне дәвам итү, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору теләген булдыру.

ҖИҺАЗЛАР. Пластмасс шарлар (сары, кызыл һәм яшел төсләрдә); тараткыч; төс ориентиры булган (сары, кызыл һәм яшел төсләрдәге ленталар) 3 бертөрле кәрзин; күңелсез клоун сурәтләнгән А1 форматындагы кәгазь бите, “елмаю” сүрәтләнгән карточка (клоун өчен); төрле төстә, киселгән түгәрәкләр, клей, пумала, кулъяулыклар; кабартылган шарлар тутырылган тартма; В.Шаинскийның “Цирк” дигән аудиоязмасы.

 

Эшчәнлек барышы.

Психогимнастика: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм кулга кул тотынышып түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар:

 

Без бик тату балалар

Әйе, әйе, әйе!

Һичбер күңелсез түгелләр

Әйе, әйе, әйе!

 

Борылырбыз, елмаербыз –

Күктәге кояш кебек!

“Бер, ике, өч!” – диербез,

“Дәрескә әзер!” – диербез,

Әйе, әйе, әйе!!!

 

Балалар һәрберсе үз урыннарын алганнан соң, тәрбияче аларның игътибарын тараткычта яткан төрле төстәге шарларга юнәлтә.

Тәрбияче: Балалар, тараткычта ниләр ята? (Шарлар).

– Нинди күп алар! Ә нинди матурлар!

– Балалар, кайсыгыз әйтә миңа, бу шарлар нинди төстә? (Балаларның җаваплары).

 

Индивидуаль сораулар:

– Артур, кызыл төстәге шарны күрсәт.

– Ә син, Мәликә, сары төстәге шарны күрсәт.

– Һәм яшел төстәге шарны безгә Рәис күрсәтәчәк.

(Тәрбияче балаларга мактау сүзләре әйтә).

Тәрбияче: Балалар, күрегезче, безнең шарларыбыз чәчелеп киттеләр. Аларның сезнең, нәниләр, белән уйныйсылары килә, ахрысы!

Күрегезче, нинди төрлеләр –

Сарылар һәм кызыллар!

Аларга ярдәм итик

Кәрзиннәргә җыеп салыйк!

 

Балаларга шарларны җыерга тәкъдим ителә. Шарларны үз кәрзиннәренә салу шарт: сары шарлар – сары ленталы кәрзиндә, кызыл шарлар – кызыл ленталы кәрзиндә, яшел шарлар – яшел ленталы кәрзиндә булу кирәк. Ахырдан, шарларның тиешле кәрзиндә булу-булмавы балалар белән бергә тикшерелә.

 

Ишеккә шаку була.

Тәрбияче: Балалар, ишеттегезме, нинди тавыш булды ул?

Балалар: Ишеккә шакыдылар, кунак килде!

Тәрбияче: Әйдәгез, карап-карыйк, кем килгән икән безгә! (Ишекне ача, һәм клоун сурәтләнгән панно алып керә).

– Нәниләрем, кем килгән безгә кунакка?

– Клоун!

Клоун: (күңелсез генә) – Исәнмесез, балалар!

Балалар исәнләшәләр.

Тәрбияче: Ии, ни булды әле бу? Балалар, сиздегезме? Кунагыбызның кәефе нинди?

Балалар: Клоун күңелсез.

Тәрбияче: Ә ник күңелсез икән ул? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Минемчә, балалар, Клоуныбызның уйныйсы килә, ләкин аның шарлары юк. Клоунның кәефен күтәрәбезме? Сезнең өстәлләрегездә төрле төстә түгәрәкләр – шарлар, һәм аларны ябыштырыр өчен барлык кирәкле әйберләр ята. Шарларны матур итеп ябыштырырга кирәк булачак, алар Клоун тирәли урнашырга тиешләр.

Балалар, күрсәтегез әле, Клоун ничек шариклар белән жонглёрлык итә? (Балалар Клоун хәрәкәтләрен имитациялиләр).

 – Ә хәзер эшкә керешик.

 

Эш барышында балалардан шарларны кая ябыштыруларын ачыклау (өскә, аска, клоун өстенә, клоун астына).

Эш тәмамлануга, тәрбияче, балаларга сиздермичә генә, Клоунга “елмаю” сурәтләнгән карточканы ябыштырып куя.

Тәрбияче: Балалар, инде күз салыгыз, Клоунда нинди үзгәрешләр барлыкка килде? (Балаларның җаваплары). Кунагыбызның кәефе нинди хәзер? (Шат, күңелле).

– Әйе, балакайлар, ул безгә елмая һәм сезнең берсеннән-берсе матур булган шарларыгыз өчен зур рәхмәт әйтә. Клоуныбызның да сезнең өчен бүләге бар икән!

Тартмадан кабартылган шарлар алына һәм В.Шаинскийның “Цирк” исемле музыкасына алар белән уйнарга тәкъдим ителә.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“207 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАКИРОВА ЗИЛӘ ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий