Яңа фикерләр:

postheadericon Үстерелешле тел мохите

PFVba_b0xW8“Тел – милләтнең язмышы, аның сакчысы”

Ә. Каримуллин

Һәр милләтнең язмышы, шул исәптән татарларның да, мәңгелек педагогик хыялы – һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү. Ә андый шәхесләр ничек формалаша? Кайдан килә? Чын кеше булып үссеннәр өчен улларыбыз һәм кызларыбыз күңелендә нәрсә калдырырга? Ата-ана мәхәббәтенең бала күңелендә сүрелмәс рәхмәт хисләре кабызуына ничек ирешергә? Баланы кешеләрне аңлый һәм күрә белергә ничек өйрәтергә?

Хәзерге заманда, интернет һәм төрле техник чаралар тулы чорда актуаль сораулар болар. Аларга төпле җавапны халкыбызның гасырлар буена тупланган тәҗрибәсеннән эзләү дөрес булыр. Халык тәҗрибәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Һичшиксез, халык тәҗрибәсе туган тел белән бәйле.

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел.

Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шул вакытта гына туган тел аның өчен чын мәгънәсендә “рухи байлыбызга ачкыч” булачак.

Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

Балалар бакчасында баланың киләчәк тормышына нигез салына. Нәкъ менә бу чорда бернәрсә дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Бигрәк тә телне өйрәтүдә бөтен ваклыклар әһәмиятле: сулыш алу, тавыш көче, авазларны дөрес әйтә, аларны ишетеп кабул итә һәм бер-берсеннән аера алу, ана теленең грамматикасын белү дәрәҗәсе һәм баланың үз фикерен төгәл, тулы итеп әйтеп бирә алуы. Боларның барысына да ирешелгән очракта гына, бала әдәби телдә матур итеп сөйли алыр.

Баланың сөйләмен кечкенәдән үк дөрес формалаштыруның әһәмиятен барыбыз да аңлый. Шул сәбәпле, сабыйның теле соң ачылуын, сөйләмендәге кимчелекләр аның акыл үсешенә дә тискәре йогынты ясавын игътибарсыз калдырмау, баланың сөйләме яшь үзенчәлекләренә туры киләме, юкмы икәнен ачыклап тору безнең эшчәнлекнең төп урынын тәшкил итә.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда төрле метод һәм алымнар кулланырга мөмкин. Мин исә, үз эшчәнлегемдә түбәндәге өч алымга мөрәҗәгать итәм:

  • уеннар;
  • күрсәтмәлелек;
  • матур әдәбият әсәрләре.

Тирә-ягыгызга күз салсагыз, уенның балалар тормышында билгеле бер урын тотканын күрерсез. Балалар өчен уен – беренче чиратта дөньяны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы.Тәрбиячеләр һәрдаим кулланган уеннар сабыйларның сүзлек запасын баета, яңа сүзләрне үзенең сөйләмендә активлаштыра, әхлак сыйфатларын арттыра. “Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстен бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”, – дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Шуның өчен балалар белән һәр эшне уеннар белән чиратлап яисә тулысынча уен формасында оештыру кирәк. Эшчәнлекне дөрес итеп оештырганда, сабыйлар аны үз дөньясы итеп кабул итә, дуслары – хәрефләр, авазлар, саннар белән туйганчы уйный, ярыша, бәхәсләшә ала икән, бу алар өчен һич тә авыр хезмәт булмый.

Сөйләм үстерүгә төрле типтагы уеннарны тәкъдим итәргә мөмкин. Минем төркем балалары (мәктәпкә хәзерлек төркеме) исә, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле, җырлы-биюле, бармак, дидактик, сюжетлы-рольле уеннарны сайлыйлар. Шулар арасыннан: “Кояш һәм яңгыр”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Миңлебай”, “Утыр, утыр, Мәликә”, “Буяу сатыш”, “Йөзек салыш”, “Ак калач”, “Очты-очты”, “Артта кем тора”, “Ватык телефон”, “Табышмакның җавабын тап”, “Серле шакмак”, “Чылбыр”, “Әниләр һәм кызлар”, “Шифаханә”, “Чәчтарашханә” кебек уеннарны еш уйныйлар.

Еш артикуляцион күнегүләр, грамматик уеннар кулланабыз, эшчәнлекнең төрле этабында грамотага караган физминуткалар ясыйбыз. Мәсәлән, өйрәнгән авазларны, сүзләрне ныгыту максатыннан, “Качкан авазны рәсем ярдәмендә сурәтлә”, “Кайсы авазга башлана”, “Туры килгән сүзне тап”, “Бирелгән сүзләр ярдәмендә җөмлә төзе”, “Дөрес әйт” кебек биремнәрне яратып башкарабыз.

Шулай итеп, уеннар, сүз байлыгын арттыру чарасы буларак, баланың тормышында мөһим урын алып торганын истә тотып, эшчәнлекне шул рәвешле оештырабыз.

 

Балаларның сөйләмен үстерүгә зур этәргеч, ясаган алымнарның икенчесе – күрсәтмәлелек. Күрсәтмәлелек төрле типтагы эшчәнлектә, эшчәнлекнең төрле этабында уңышлы кулланыла. Ул телгә карата кызыксыну уята, балаларның эшчәнлеген җанландырып җибәрә, дикъкатьләрен арттыра, мөстәкыйльлекне үстерә, ә иң мөһиме – сүзлек запасын баета, шул рәвешле сөйләм телен үстерә. К.Д.Ушинский “Избранные педагогические сочинения ” хезмәтендә: “Баланың табигате күрсәтмәлелекне ап-ачык таләп итә. Сез баланың үзенә билгеле булмаган бары тик биш сүз өйрәтеп карагыз, ул алар өстендә файдасыз һәм озак азапланыр, ә менә шундый ук егерме сүзне картинага бәйләп бирегез – бала шунда ук аларны үзләштерер. Сез балага бик гади бер фикерне аңлатасыз, ә ул сезне аңламый; сез шул ук балага катлаулы картинаны аңлатасыз һәм ул сезне бик тиз аңлар”, – ди.

Күрсәтмәлелектән дөрес файдалана белү дә әһәмияткә ия. Ул кызыклы, эчтәлекле, өйрәнә торган темага һәм эстетик яктан туры килерлек, төрле яклы тәрбия бирерлек булырга тиеш. Күрсәтмә әсбапларның төрлеләрен кулланырга мөмкин:

  • рәсемнәр;
  • иллюстрацияләр;
  • тематик альбомнар;
  • картиналар;
  • репродукцияләр;
  • макетлар;
  • схемалар;
  • муляжлар;
  • натураль әсбаплар;
  • карточкалар;
  • открыткалар;
  • пиктограммалар;
  • уенчыклар;
  • дидактик материал.

Мин дә үз эшчәнлегемдә, аларның һәрберсен кулланырга тырышам. Нәтиҗәдә: балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе арта һәм активлаша бара. Шуңа күрә күрсәтмәлелекнең әһәмияте гаять тә зур булуын аңлыйм.

 

Сөйләмне үстерү бурычын тормышка ашыруда матур әдәбият әсәрләре дә билгеле бер урын алып тора. Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсәрләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирештерә, туган телнең матурлыгын, аһәңлеген тоя-ишетә белергә өйрәтә.

Әдәбиятны юкка гына “тормыш дәреслеге” димиләр. Матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша балалар хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә.

Безнең төркем сабыйлары да әкиятләр тыңларга, эчтәлеге буенча фикер алышырга, геройларга характеристика бирергә, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, рольләргә буленеп сөйләргә, сәхнәләштерергә яраталар. Күңелләренә якын килгән персонажларны сурәтләп, еш кына рәсем күргәзмәләре оештырабыз. Атаклы шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен бәйрәмнәрдә, кичәләрдә яңгыратабыз. Шул рәвешле балаларда татар әдәбиятына карата кызыксыну, аларны иҗат иткән язучыларга карата хөрмәт хисе уяна, сөйләмнәре татар сүзләре белән баетыла.

Шулай итеп, әлеге санап үткән алымнарның һәркайсы зур әһәмияткә ия. Аларны һәрдаим кулланганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешеп була, чөнки бала табигате уенны да, күрсәтмә әсбапларны да, матур әдәбият әсәрләрен дә таләп итә.

 

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 455 б.
  2. Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В.Закирова, Л.М.Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192б.
  3. Закирова К.В. Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / [төз.-авт. К.В.Закирова]. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 431 б.
  4. Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә: логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма / Ф.М. Зиннурова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 167 б.
  5. Кашапова М.Ф. Иң гүзәл тел – туган тел: балалар бакчасында сөйләм телен үстерү буенча методик кулланма / М.Ф.Кашапова. – Казан: РИЦ “Школа”, 2009. – 200 б.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙНАНОВА РУФИЯ РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий