Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Безгә алтын көз килде”

iУрта яшьтәге төркемнәр өчен сөйләм телен үстерү шөгыле

 

Максат: сүз байлыгын арттыру, исем һәм сыйфатны бергә куллану, фикерләүне арттыру, кул моторикасын үстерү.

Җиһазлау: яфраклар бәйләме, яфраклар тоткан кыз төшкән рәсем, бер һәм берничә яфраклар төшкән рәсемнәр, һәр бала өчен төсле кәгаздән киселгән яфрак рәсемнәре.

 

 

1. Оештыру.

Алдагы көндә балалар паркка экскурсиягә бардылар. Анда алар яфраклардан букетлар ясадылар.

Тәрбияче: Балалар, сез минем кулымда нәрсә күрәсез?

Балалар: Яфраклар.

Тәрбияче: Яфраклар нинди төстә?

Б-р: Кызыл һәм сары төстә.

Тәр.: Бу яфракларны кем җыйды?

Б-р: Без җыйдык.

Тәр. Яфракларны без кайда җыйдык?

Б-р: Паркта.

Тәр. Кем әйтә, кайчан яфраклар сары һәм кызыл була.

Б-р: Көз көне.

 

2. Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә.

Тәр: Рәсемгә карагыз әле, сез монда кемне күрәсез?

Б-р: Кызны күрәбез.

Тәр. Кызның кулында нәрсәләр күрәсез?

Б-р: Яфраклар күрәбез.

Т-че: Яфраклар нинди төстә?

Б-р: Кызыл һәм сары төстә.

Т-че: Рәсемгә карагыз әле. Ул яфракларны кайда җыйды икән?

Б-р: Сукмактан, үләннәр арасыннан.

Т-че: Тагын үләннәр кайда ята?

Б-р: Эскәмиядә.

Т-че: Дөрес, кыз аларны сукмакта, үлән арасыннан, эскәмиядән җыйды. (Яфрак рәсемнәре күрсәтелә.) Тагын кайда без кызыл һәм сары яфраклар күрәбез?

Б-р: Агачларда күрәбез.

Т-че: Ә бу агачларда яфраклар бармы?

Б-р:Юк.

Т-че: Ә кайда соң алар?

Б-р: Алар җиргә коелдылар.

Т-че: Әйе, яфраклар агачлардан һәм куаклардан җиргә коелдылар. Карагыз әле, яфраклар ничек коела. (Күрсәтә). Яфраклар күп итеп кайчан коела?

Б-р: Көз көне.

Т-че: Әйе, көз көне яфраклар күп итеп коела. Шуңа күрә бу вакытны алтын көз дип атыйлар.

 

3. Хәрәкәтле уен “Яфраклар коела”.

Балаларга көзге букеттан яфраклар өләшенә. Талгын музыка астында балалар бүлмә буйлап йөриләр.

Т-че: Көчле җил чыкты, яфраклар коела башлады. (Балалар яфракларны паласка ташлыйлар һәм чүгәлиләр.)

 

4. Таратма материал белән эшләү.

Һәр бала алдында бер яки берничә яфрак ясалган рәсемнәр ята. Балалар яфракларның санын, төсен атыйлар.

 

5. Балалар алдында 4 кисәккә бүленгән яфрак сурәте ята. Алар аны дөрес итеп җыярга тиеш. (Тәрбияче алдан тактада зур яфракны үзе җыеп күрсәтә).

 

6. Йомгаклау. Һәр баланың эше бәяләнә.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КӘРИМОВА ГӨЛНАЗ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий