Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

hqdefault3-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.

– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.

– Кечкенә шигырьләрне матур итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарны туплый белергә өйрәтү.

– Тәрбияче биргән сорауларга җавап бирергә күнектерү.

– Балаларны Г. Тукай иҗаты белән таныштыра башлау.

Кулланма: Музыкаль зал авылча итеп бизәлгән. Тактада Г. Тукай сүрәте эленеп тора, бишектә курчак ята, коры бассейн, кәҗә уенчыгы.

 

 

Дәрес барышы:

Балалар музыкаль залга керәләр. И туган тел көе яңгырый.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез  алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез. (Кул болгап исәнләшәләр).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле. Без авылга кунакка килдек. Бу авыл Кырлай итеп атала. Кырлай авылында яшәгән бер абый. Анын исеме Габдулла Тукай булган. Әйдәгез, әле бергәләп әйтик. (Балалар кабатлыйлар).

Тәрбияче: Мин сезгә хәзер аның сүрәтен күрсәтәм. Г. Тукай балаларны, табигатьне яраткан. Матур табигатькә, елгаларга, күлләргә, урманнарга карап хисләнеп әкиятләр, шигырьләр, кечкенә хикәяләр яза башлаган. Аның әкиятләрендә гади кешегә күренмәгән табигатьтә булган могҗизалары күрсәтелгән. Әйдәгез әкият могҗизаларына керешик.

– Карагыз, балалар ниндидер кечкәнә күл. Әйдәгез карыйк әле, нәрсәләр бар икән анда. (Су анасы утыра).

Су анасы: Исәнмесез, балалар. Мин Су анасы, бу күлдә яшим. Карагыз әле, минем чәчләрем нинди матур, озын. Мин аларны алтын тарак белән тарыйм. Хәзер мин сезнең чәчләрегезне дә тарап алам. Чәчләрегез матур, әйбәт, озын булып үссен. (Һәр бала янына килеп чәчләрен тарый). Ә хәзер миңа китергә вакыт җитте. Мин сезгә алтын таракны бүләк итеп калдырам. Сау булыгыз.

 

Тәрбияче: Балалар, бу Су анасы Г. Тукайнын “Су анасы” дигән әкиятеннән кунакка килгән. Балалар, безгә тагын кемдер кунакка килгән. Аның бармаклары нинди озын, башында мөгезе бар, артында койрыгы үскән. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар). Кем соң бу?

Балалар: Шурәле!

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдә, Шурәле, безнең белән уйнап ал:

“Әй, Шурәле, Шурәле,

Безне куып тот әле!”

Балалар шурәле белән уйнылар.

Тәрбияче: “Шүрәле” дигән әкиятне безгә Г. Тукай язган. Шүрәле урманга китә, әйдәгез аның белән саубуллашыйк.

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз, безгә тәрәзәдән нәрсә карый?

Балалар: Кәҗә!

Тәрбияче: Менә Гали дә күренде. Гали кәҗәне чирәм белән кунак итә, кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. (Данис шигырьне безгә сөйләп бирә.) Ошадымы сезгә бу шигырь? Ул ничек атала? Әйе, “Гали белән Кәҗә”. Бу шигырьне Г. Тукай язган.

 

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, кемдер елый. Әйдәгез эзлибез. Э-э-э, менә таптым. Карагыз, бишектә кечкенә курчак ята. Ул арыган, аның йокысы килә. Г. Тукай нәни балалар өчен күп бишек җырлары язган. Минем яныма утырыгыз, кукчакны йоклатабыз. (Бишек җыры яңгырый.) Курчак йокыга китте. Азалия, бар аны бишеккә сал.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә күп кунаклар килде. Шүрале, Су анасы, Гали белән Кәҗә. Бу әкиятләрне Г.Тукай безгә язып калдырган. Без зур үскәч, бу әкиятләрне тагын да яхшырак, якынрак өйрәнербез. Ә хәзер Г.Тукай сүзләренә язылган «И туган тел» җырын җырлыйбыз.

 

(Балалар кунаклар белән саубуллашалар.)

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

 “400 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МАКСУМОВА ГӨЛНАРА ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий