Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Дин-дан, дин-дан, песинең өе янган…”

кошкин-домБеренче кечкенәләр төркемендә янгын куркынычсызлыгы буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Белем бирү өлкәләре интеграциясе: “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше” – “Матур әдәбият уку”, “Социаль –коммуникатив үсеш”, “Нәфис-нәфасәти үсеш” –“Конструкцияләү”.

Максат: балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру.

Бурычлар:

– балаларда янгын, аның нәтиҗәләре, янгын сүндерү ысуллары турында беренчел күзаллаулар формалаштыру, янгын, янгын сүндерүче сүзләре хисабына сүз байлыгын арттыру;
- вак моториканы үстерү, төзү күнекмәләрен камилләштерү;
– саклык хисе уяту, бәлагә таручыларга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлар: уенчык песи һәм песи балалары, вак төзү материаллары, рәсемнәр.

Сүзлек эше: янгын, янгын сүндерүче.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:- Балалар, тыңлагыз әле! Миңа кемдер елаган кебек тавыш ишетелә. (Ишек янына барып, аннан уенчык песи һәм песи балалары алып килә.) Менә кем елый икән! Песикәйләр, нигә елыйсыз сез?

(Иллюстрцияләр белән “Дин-дан, дин-дан” такмагын укыйбыз)
Дин-дан, дин-дан

Песинең өе янган,

Төтен чыга чормадан!

Песи бик нык курыккан,

Өеннән чыгып качкан.

Ярдәмгә чаба тавык,

Зур чиләккә су салып.

Фонарь белән ат чаба,

Ә эт алган пумала.

Куянкай – Озын колак
Кулына тоткан яфрак.

Бер –ике, бер – ике,

Тырышкач, ут та бетте!
Тәрбияче:- Бик күңелсез хәл бит бу. Песикәй, әйт әле, нишләп синең өең янды соң? (Тәрбияче песине үзенең колагына якын китерә һәм аны игътибар белән тыңлаган кебек итә) Тыңлагыз әле, балалар, менә ниләр сөйләде миңа песи.

 

Беркөнне әни песи кибеткә киткән, ә балалары өйдә үзләре генә калганнар. Алар өстәл өстендә шырпы тартмасы ятканын күреп алганнар да уйнап алырга булганнар. Шырпыларны кабыза башлаганнар. Бер песи баласы үзенең кулын пешергән. Авыртудан ул кычкырып җибәргән һәм шырпыны идәндәге ковер өстенә ташлаган. Ковер яна башлаган, ә аннан соң ут башка әйберләргә дә күчкән. Песикәйләр бик курыкканнар, алар елый-елый әниләрен чакыра башлаганнар. Шулвакыт әниләре кайткан да балакайларын янган өйдән алып чыккан, ә өй янып беткән.

 

Менә күрәсезме, балалар, бәләкәй генә шырпыдан нинди зур бәла булган – янгын чыккан. Әйдәгез кабатлыйк әле: янгын (күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)
Тәрбияче:- Балалар, әйтегез әле, утны нәрсә белән сүндерергә була иде? (Җаваплар)
– Дөрес әйтәсез, су белән. Ә такмакта суны кем алып килгән? (Тавык) Ә тагын кемнәр булышканнар? (Ат, эт, куян) Балалар, янгынны сүндерүчеләрне – янгын сүндерүче яисә пожарниклар дип атыйлар. Әйтегез әле, янгынны кем сүндерә? (Пожарниклар) (Кабатлаулар)
Тәрбияче: -Ә сез беләсезме, балалар, янгын чыкмасын өчен нишләргә ярамый? (Шырпы белән уйнарга ярамый) Дөрес. Тагын бәләкәй балаларга үтүк, телевизор кабызырга, газ янына килергә ярамый. Менә күрәсезме, бу рәсемнәрдә ничек итеп янгын чыккан (Рәсемнәр)
Тәрбияче: -Карагыз әле , балалар, безнең песиләр бик күңелсезләр. Бәлки алар белән уйнап алырбыз.

 

(Физкультминут)

Без кулларны чәбәклибез: чәп-чәп-чәп,

Аяклар белән тыпырдыйбыз: тып-тып-тып,

Башыбызны без селкибез: хуп-хуп-хуп,

Уңга-сулга боргалыйбыз: юк-юк-юк,

Һәм урында әйләнәбез: тып-тып-тып.
Юк, песикәйләр һаман күңелсез. Нигә икән? (Өйләре янган) Әйе, балалар, тышта хәзер кыш, салкын, ә аларның өйләре юк. Без аларга булыша алабызмы соң? (Өй төзергә кирәк). Әйе, дөрес, балалар. Менә монда шакмаклар бар, әйдәгез песиләргә бергәләп өй төзибез.)
(Балалар үз теләкләре буенча өй төзиләр)
Тәрбияче: - Менә нинди матур өйләр килеп чыкты безнең! Балалар, сез аңладыгызмы, шырпы белән уйнарга ярыймы? (Юк) Әйе, безнең песи балалары да моны аңладылар инде, әйе бит? Песикәйләр яңа өйләрдә рәхәтләнеп ял итсеннәр. Ә без саф һавага уйнарга чыгарбыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“53-нче катнаш төрдәге “Светофорик” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВӘЛИЕВА ГӨЛШАТ ШӘҺИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий