Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Туган телем – иркә гөлем”

tugan_telМәктәпкә әзерлек төркеме өчен халыкара телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

 

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 

Алдан әзерелек:

Балалар белән шигырьләр, уеннар, җырлар, мәкальләр өйрәнү. Кичә уздырыласы музыкаль залның бизәлешен әзерләү.

 

 

1 Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем иркә-гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез. (Залга балалар “Туган тел” көе уйнаганда керәләр. Урындыкларга утыралар)

 

1 бала:

Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

 

2 бала:

Без татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп!

 

Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел -ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.

 

2 Ведущий: В нашем детском саду стало доброй традицией проводить День родного языка, где воспитанники каждой национальности завораживают нас культурой своего народа, окутывают нас теплым воздухом дружбы. Ведь наша республика самая многонациональная в России.

 

1 ребенок. Наш Татарстан

Дружбой славится

Нам жить в Татарстане

Очень даже нравится.

 

1 Алып баручы: Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле, чуашларның – чуаш теле. Хәзер без, балалар, чуаш телендә дә шигырь тыңлап китәрбез.

 

1 бала (Вика)

 

2 Ведущий: В России русский язык является языком межнационального общения. Но есть ещё и язык международного общения – английский. В любой стране мира изучают и знают английский язык, куда бы вы не поехали в путешествие, английский язык ваш главный помощник. Но и в нашем саду дети охотно изучают английский язык. Послушаем стихотворение и на английском языке.

 

1б.Springisgreen.

Summer is bright.

Autumn is yellow.

Winter is white.

 

1 Алып баручы: Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм әле 15 ел гына үткәрелә, шуңа да карамастан аның үз урыны бар һәм ул бик мөһим. Без туган телдә уйлыйбыз, эшлибез, сөйләшәбез.

 

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

 

2 Ведущий: Ежегодно с 2000 года 21 февраля отмечается международный день родного языка. Этот праздник ещё очень молодой. Ему всего лишь 15 лет. Мы считаем, что этот праздник очень важный и нужный. Без языка не существовал бы мир. Как рыба не может жить без воды, так человек не может существовать без языка. На языке мы думаем, общаемся, творим.

 

Есть слово такое хорошее – «наш».

И пусть ты татарин, якут иль чуваш,

Родился ли русским, мордвой, осетином,

Будь Родине добрым и любящим сыном!

Если хочешь судьбу переспорить,

Если ищешь отрады цветник,

Если нуждаешься в твердой опоре,

Выучи родной свой язык!

 

Алып баручы: Ә хәзер туган телебез турында шигырьләр тыңлап китик:

1б.Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

 

2 б. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 

А сейчас друзья послушаем стихотворения о родном языке.

 

1 р.На свете много стран больших,

И много малых есть,

И для народности любой

Язык свой – это честь.

 

2 р. Русские, казахи, татары и армяне,

Мы черные, и русые, и смуглые, и белые

В Татарстане на земле родной

Живем мы все большой и дружной семьей.

 

2 Ведущий: А теперь, ребята, мы с вами споём русскую народную песню?

“Во поле береза стояла”

 

1 Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән “Түбәтәй” дип аталган уен уйнап алабыз.

 

Түп, түп түбәтәй,

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бигрәк матур күренәсең,

Түбәтәең укалы, менә кемгә тукталды.

(Түбәтәй тукталган бала татар халык ашларының бер төрен әйтергә тиеш була, пәрәмәч, бармак, чәк-чәк,Һ.б.)

 

1 Алып барычы: Балалар башкаруында татар халык биюен “Әпипә”не биербез.

 

1 Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик.

1б. Иң татлы тел – туган тел.

2б. Теле барның юлы бар.

3б. Телләр белгән – илләр белгән.

4б. Туган телем – иркә гөлем

(Мәкальне алып баручы башлап җибәрә, балалар дәвам итә).

 

1 Алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын.

2 ведущий: Танец – это особый вид искусства. Он отражает чувства, через танец мы познаем мир. А ещё танцы прекрасное лекарство от многих болезней, от хандры и скуки. Предлагаем вашему вниманию русский народный танец.

2 ведущий: С рождения ребенок слышит звуки родного языка. Мать поет колыбельные, бабушка рассказывает сказки. В каждом языке есть свои пословицы и поговорки:

1р. Слово – не воробей: вылетит – не поймаешь.

2р. Книги не говорят, а правду сказывают.

3р. Кто не работает, тот не ест.

4р.Терпенье и труд все перетрут.

 

2 ведущий: А давайте поиграем в переводчиков.

 

Игра: «Переводчики»

Вспомним, какие слова вы знаете на татарском языке. Как будет по-татарски: папа, мама, бабушка, дедушка, девочка, мальчик, собака, кошка. (Ответы детей).

 

1 Алып барычы: Татар телен Такташ сөйде,

Тукай өзелеп мактады.

Урам теле түгеллеген

Насыйри дә яклады.

 

2 Ведущий: Поэту Вязомскому принадлежат такие слова:

«Язык – есть исповедь народа.

В нем слышится его природа.

И душа. И быт родной»

Действительно, все языки прекрасны, каждый язык красивый. Не забывайте, любите свой родной язык, берегите его, гордитесь им!

 

1 Алып баручы: Йомгаклау.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел,

Тыныч, имин булсын гел.

Туган телемдә нәфислек чишмәсе

Кибәрмени?

Гасырлар аңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

 

Бөек Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

1 Алып баручы: Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.

2 Ведущий: На этом наш музыкальный вечер посвященный дню родного языка подошел к концу, мы свами прощаемся, до новых встреч.

 

 

Татарстан Республикасы

Буа муниципаль районы

“Буа “Йолдызкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ФАТХУЛЛОВА АЛСУ МИННИСЛАМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий