Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Керпекәй”

82746830Сынлы сәнгать эшчәнлеге. Рәсем.

Беренче кечкенәләр төркеме.

 

Бурычлар:

  1. Рәсем ясарга теләк тәрбияләү. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
  2. Балаларның тыңлый белү осталыгын үстерү. Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү. Төсләр турында белемнәрне үстерү.
  3. Мамыклы таякчык белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Өстән аска туры сызыклар сызрга өйрәтү.

Җиһазлау: керпе уенчыгы; кызыл, сары, яшел төстәге керпе силуэтлары; кызыл, сары, яшел төстәге кер каптыргычлары; керпе рәсеме төшерелгән кәгазь битләре; кара төстәге каләмнәр; мольберт; агачлар; кәрзин; алмалар.

 

Эшчәнлек барышы

Психогимнастика: балалар чүгәләп утыралар; әкрен генә күтәрелә башлыйлар; кулларны өскә сузып кояш җылысын җыялар; куллар белән башны, битләрне сыпыралар; бер-берсенә карап елмаялар.

 

– Балалар, без бүген сезнең белән урманга барабыз. Минем арттан калышмыйча гына атлагыз, адаша күрмәгез! Балалар, сез ишетәсезме? Нәрсәдер кыштырдый! (Тәрбияче балаларга күрсәтмиче генә кәгазь белән кыштырдый.) Нәрсә икән ул? (Тәрбияче керпе уенчыгы күрсәтә.) Керпе! Әйдәгез керпе белән исәнләшик. Балалар, керпе турында нинди шигырь беләсез?

Туп сыман йомгак,

Мең дә бер энә.

Үзенчә йомшак,

Ләкин син тимә!

Карагыз әле, балалар, керпе нинди күңелсез. Керпе үзенең кечкенә керпе балаларын югалткан. Керпенең сезгә бер үтенече бар. Ул сездән керпе балаларын эзләп табуыгызны сорый. Балалар, керпегә булышабызмы? (Балалар керпе балаларын агач төбеннән эзләп табалар.) Әйдәгез, балалар, керпеләрне сыпырыйк әле. Балалар, карагыз әле, бу керпеләргә нәрсәдер җитми. Керпе балаларының нишләптер энәләре юк, аларны кыргый хайваннар кыерсыталар. Әйдәгез, балалар, керпе балаларына булышыйк, аларга энәләр ясыйк. (Яшел, сары, кызыл төстәге керпе силуэтларына төсләрен туры китереп кер каптыргычлары эләктерәләр.)

 

(Балалар өстәл янына утыралар)

Ә хәзер, балалар, керпеләргә буяу каләмнәре белән энәләр ясыйбыз. (Һәрбер балага керпе рәсеме төшерелгән кәгазь битләре бирелә. Балалар каләм белән өстән аска туры сызыклар сызалар. Керпе балаларның рәсем ясаганын күзәтеп йөри.) Хәзер керпе балаларының энәләре булгач, аларны бүре дә, төлке дә кыерсыта алмаячак. Балалар, керпе сезгә зур рәхмәт әйтә һәм сезне уйнарга чакыра.

 

 Физ. минут.

 Юл буйлап керпе атлый,

 Гөмбәләрне ул ташый.

 Бармакларын бөгә-бөгә

 Гөмбәләрне ул саный.

 

 Керпе, керпе, керпекәй,

 Энәләрен күрсәтә.

 Менә алар, менә алар,

 Менә алар энәләр.

 

 Керпе, керпе, керпекәй

 Энәләрен качыра.

 Менә шулай, менә шулай,

 Энәләрен качыра.

 

Балалар, керпе сезгә күчтәнәч алып килгән. (Керпе балаларга алма тарата һәм алар белән саубуллаша.)

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “28 нче “КАР БӨРТЕГЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАСАНШИНА НАЗИБА ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий