Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Сәламәт булып үсик!»

8169542_93708-700x500Урта төркем балалары өчен

 

Эшчәнлекнең максаты:

– балаларны рәсемнәр буенча тулы һәм эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү;

– үз-үзеңне танып белергә һәм кешенең йөзен төзергә өйрәтүне дәвам итү (төсле предметлар куллану);

– вак моториканы һәм тоемлап сизүне үстерү; кеше йөзенең өлешләрен күзаллауны ныгыту;

– балаларда үз сәламәтлегеңә карата кайгыртучан караш тәрбияләү.

Дидактик күргәзмә материал.

 Күрсәтмә материаллар: серле сандык, гигиена предметлары, магнитофон.

Таратма материал: рәсемнәр, киселгән рәсемнәр.

 

 

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

Тәрбияче: - Балалар, бүген безгә кунакка шәфкать туташы кергән. Ул безгә нәрсәдер алып кергән, бугай, карыйк әле.

Шәфкать туташы: – Исәнмесез, балалар, сез мине таныдыгызмы? Әйе, бик дөрес. Мин бу бакчада балаларның исәнлеген күзәтәм, аларга ярдәм кирәк булса, ярдәм итәм, балаларның дөрес туклануларын кайгыртам. Бүген сезгә менә шундый бер серле сандык алып кердем. Ул сандыкта ниләр барын тәрбиячегез белән карарсыз. Мине калган балалар да көтәләрдер, исән-сау булыгыз, беркайчан да авырмагыз!

Тәрбияче: – Әйдәгез, балалар сандыкны ачып карыйк, ниләр бар икән анда.

– Карагыз әле, сандыкта ниндидер предметлар (теш щеткасы, сабын, сөлге, теш пастасы), болар нәрсәгә ярыйлар икән инде, сөйләп бирегезче? Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табып карагыз.

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам пар булам,

Туңганда пар булам. (Су)

 

Һәркем авызга капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас,

Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

 

Бар кызылы, яшеле,

Аңкып тора хуш исе.

Шунсы гына өркетә,

Күзгә керсә өркетә. (Сабын)

 

Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына,

Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән. (Сөлге)

 

Тәрбияче: – Балалар, бу әйберләр безгә ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары) Булдырдыгыз, молодцы. Балалар, бүген без сезнең белән сәламәт яшәү турында сөйләшербез.

 

(Шулвакыт Белмәмеш керә)

Белмәмеш: – Исәнмесез! Мин кая килеп эләктем?

Тәрбияче: - Балалар бакчасына.

Белмәмеш – (төчкерә, йөткерә башлый)

Тәрбияче: - Белмәмеш, син бит чирләгәнсең. Хәзер балаларны да, өлкәннәрне дә зарарларга мөмкинсең! Балалар, Белмәмеш үзен дөрес тотамы? (Балаларның җаваплары)

– Юк, дөрес тотмый, чирле кеше төчкергәндә һәм йөткергәндә авызын, борынын кулъяулык белән ябарга тиеш.

 

Белмәмеш кулъяулыгын эзли. – Ой, ул минем югалган бит. Нишлим икән инде.

Тәрбияче: – Без сиңа яңасын бирербез, югалтма. (Сандыктан кулъяулык бирә).

Белмәмеш: – Ә чирле кеше ничек итеп тирә-юньдәгеләрне зарарларга мөмкин?

Тәрбияче: – Без хәзер балалардан сорарбыз. (Балаларның җаваплары).

– Чирле кеше ютәлләгәндә һәм чирләгәндә зарарлы микроблар сәламәт кешеләргә күчәләр, күбәяләр һәм сәламәт кеше чирли башлый.

Белмәмеш: – Менә ни өчен авыз белән борынны япмыйча ютәлләргә һәм төчкерергә ярамый икән, мин хәзер белдем инде.

Тәрбияче: - Микроблар файдалы һәм зарарлы булалар, без аларны күрмибез, ләкин алар бар кешедә дә була. Файдалы микроблар аз булса, сәламәт кеше чирли башлый. Балалар, әйдәгез Белмәмешне зарарлы микроблар белән көрәшергә өйрәтәбез. Минем өстәлдә рәсемнәр бар. Тиешле рәсемне алыгыз һәм бу юл белән микробларга каршы ничек көрәшергә булганлыгын аңлатыгыз.

 

(Рәсемнәрне алалар һәм сөйләшәләр).

Рәсемнәр:

– Бүлмәне җилләтү

– Саф һавада йөрү.

– Спорт белән шөгыльләнү.

– Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау.

– Тузан сөртү, идән юу.

– Суган, сарымсаклар ашау.

– Прогулкадан соң кулларны сабынлап юу.

 

Балаларның җаваплары:

– Микроблар чисталыктан курка, шуңа күрә көн дә идән юарга һәм тузан сөртергә кирәк.

– Микроблар саф һаваны яратмыйлар, шуңа күрә бүлмәне җилләтеп торырга кирәк.

– Микроблар витаминнардан куркалар, шуңа күрә күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

– Күбрәк саф һавада булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Сәламәтлек – төп чирләргә каршы торучанлык.

Белмәмеш: – Мин инде хәзер микробларга каршы ничек итеп көрәшергә кирәклеген аңладым. Рәхмәт, балалар. Ләкин мин кайчан терелермен икән соң?

Тәрбияче: – Чирләгән кеше чирнең үзе киткәнен көтеп ятарга тиеш түгел.

Белмәмеш: – Ә ничек дәваланырга? Тәмсез таблеткалар эчәргәме? Мин аларны яратмыйм!

Тәрбияче: - Без сиңа балалар белән ярдәм итәрбез, карап тор.

 

Д/Уен: “Син чирләсәң”.

Тәрбияче: – Балалар, киселгән кисәкләрдән тулы бер рәсем җыегыз һәм Белмәмешкә нәрсә эшләргә кирәклеген белербез.

(Балалар рәсемнәр җыялар.)

– Банка белән кура җиләге вареньесы.

– Бал.

– Кувшин белән сөт.

– Градусник.

– Дару үләннәре.

– Баллы микстура һәм башкалар. (Тиешле рәсемнәрне күрсәтеп балалар җавап бирәләр).

Тәрбияче: - Әгәр инде бу чаралар да килешмәсә, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырабыз. 03 – телефон номеры.

Тәрбияче: -Балалар, дидактик уен ярдәмендә без нәрсә белдек? (Балаларның җаваплары).

 

Ял минуты. “Бир кулыңны”

(Музыка астында).

 

Белмәмеш: – Рәхмәт, балалар! Минем хәзер кәефем дә яхшырды. Ә сезнең?

Тәрбияче: – Кәефләр тагын да яхшырсын өчен минем арттан кабатлагыз.

– “Без иң яхшылар

Без иң матурлар”.

– Ә хәзер гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз.

Башкай – кояшкай (сыйпыйлар)

Борыным – борынчыгым (борын очына басалар)

Тешләрем – кискечләрем (әкренгенә теш шакылдаталар)

Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар)

Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр)

Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар)

Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр)

Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр)

Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

 

Белмәмеш балалар белән саубуллашып чыгып китә.

 

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез өстәлләр артына утырабыз.

 

Д/Уен : “Минем йөзем”

(Бәрхет кәгазьгә пластилин, сәдәфләр, җепләр һәм таякчыклар ярдәмендә рәсем ясыйлар. Соңыннан йөз, аның формасы, күзләр, борын һәм башкалар турында ачыклап сөйлиләр.

 

Йомгаклау:

– Балалар, бүген сез нинди яңалыклар белдегез?

– Сезгә эшчәнлек барышында нәрсә ошады?

– Әйдәгез беркайчан да салкыннарга, микробларга бирешмик, авырмыйк, чирләмик.

– Әфәрин, сез барыгыз да бүген бик тырыштыгыз! Исән-сау булыгыз!!!

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАТИХОВА ГӨЛИЯ МАРСЕЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий