Яңа фикерләр:

postheadericon Кошлар – безнең дусларыбыз

pticka2Кыш җиттеме – кошлар өчен

Без ашханә ачабыз:

Җимлекләр ясап эләбез,

Кошларны ашатабыз.

 

***

 

Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Җимлеккә сез куныгыз,

Көн дə кунак булыгыз.

 

***

 

Кошларга таш атмагыз,

Баласын елатмагыз,

Кошлар бит – дусларыбыз

Берүк кыерсытмагыз!

 

Буранлы салкын кышларда

Ярдәм итегез кошларга:

Җимлекләр сез ясагыз,

Шунда ризык салыгыз.

 

Ә хәзер урамга чыгыйк,

Чыпчыкларны очырыйк

Һәм башка кошларга да

Җимлеккә ризык салыйк.

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий