Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Саесканның дуслары»

iУртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә,  үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

2.Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрне ныгыту.

4.Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, дидактик уен, хәрәкәтле уен, мактау.

Җиһазлар: кош рәсемнәре, җимлек, кечкенә капчыклар, конверт, мнемосхема.

Техник чаралар: интерактив такта.

Алдан эшләнелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку,  кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Кереш. Әңгәмә.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Мин бүген бакчага килгәндә мина саескан бер хат тапшырды. Әйдәгез, бергәләп аны укыйк. “Исәнмесез! Минем белән бик зур бәла килеп чыкты. Минем дусларым: сырчык, карлыгач каядыр очып киттеләр. Миңа үземә бик күңелсез” диелгән хатта. Балалар, безгә саесканга яңа дуслар табарга булышырга кирәк. Булышабызмы? (Балалар җавабы)

Бүген без сезнең белән табигатебезнең матур бизәкләре кошлар белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Әйдәгез, бер беребезгә карап елмайык та башлап җибәрик.

Сез әзерме? ( Балаларның җаваплары)

 

Табышмаклар чишү.

1. Чырык-чырык чыркылдый

Бер җиргә дә ул китми

Безнең белән дус яши

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

2. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

3. Яшькелт-сары төсле ул

Бер кечкенә кошчык ул (Песнәк)

4. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?( тукран)

Интерактив тактада кошларның рәсеме күрсәтелеп барыла.

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез.

Әйтегез әле миңа, хәзер нинди вакыт? (Балаларның җаваплары).

Кыш көне без җылы киенәбез, өйдә утырабыз. Ә кошлар нишли? (Җылы якка китә). Ни өчен очып китә? (Балаларның җаваплары).

Алар нинди төркемгә керә? (Күчмә). Ә бездә калган кошлар нинди төркемгә керә?(Кышлаучы).

Дөрес, балалар, кошларга кыш көне ризык табуы авыр була, шуңа күрә алар җылы якка очып китәләр. Бездә кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итә алабыз? (Балаларның җаваплары).

Дөрес, җимлекләр куеп (Җимлек күрсәтелә).

Тәрбияче: Утырыгыз әле. Мин сезгә шушындый кечкенә капчыклар бирәм, аларны капшап карагыз, иснәргә дә була. Эчендә кошлар яратып ашый торган ризыклар, нәрсә микән? (Балалар җаваплары).

Ә хәзер такта янына килегез, уен уйныйбыз.

 

ИКТ-уен: Кошларны сыйлыйбыз.

Тәрбияче: бераз ял итеп алыйк.

Физминутка (“Тукран”).

 

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә алдагы бирем.

Дидактик уен: “Кошны төзе” (Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кошның силуэтын төзиләр).

Нинди кош килеп чыкты? Кош нинди өлешләрдән тора (Баш, гәүдә, койрык, томшык, канатлар).

Мнемосхема ярдәмендә берничә кош турында сөйләү.

Кошның исеме, гәүдә төзелеше, нәрсә белән капланган, нәрсә белән туклана.

Кошның исеме, гәүдә төзелеше, күчмә яки кышлаучы икәне әйтелә, нәрсә белән туклана.

 

Физминутка  “Кошлар булып очабыз”

Кошлар булып очабыз (куллар белән хәрәкәтләр)

Аннан җиргә кунабыз (чүгәлибез)

Бераз ял итәбез дә (утырып торалар)

Тагын очып китәбез (куллар белән очкан хәрәкәтләр күрсәтү)

 

Тәрбияче: Менә бит, балалар, бар кошларда очып китми икән җылы якка, бездә кышлаучы кошлар да бар икән. Санап чыгыйк әле, безнең саесканга иптәшкә нинди кошлар калган? (Балаларның җаваплары). Без бүген сезнең белән урамга чыккач кошларга күчтәнәч алып чыгарбыз. Көнбагыш, тары ярмасы. Ояга салырбыз.

Ә саескан сезгә хат эчендә күчтәнәч җибәргән. Кош рәсемнәре өләшенә.

Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да уңганнар!

Йомгаклау.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Тиктормаслар» 113 нче баларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле

гамәлгә ашыручы гомүмүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ВИЛЬДАНОВА АЛСУ ГАЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий