Яңа фикерләр:

postheadericon Минем эшем кызыклы

5623b535d8d80

 Минем эшем кызыклы (Зарипова М.Р.)

Минем эшем кызыклы,

“Яңгырлы” һәм “болытлы”

Күп кенә нәниләрнең

Булам мин әниләре.

 

Алар әле кечкенә,

Сөйләмнәре сер генә.

Тик аңлый ала баланы

Күңелен биргән генә.

 

Алып бара ул баланы

Тылсымнар арасына.

Изге Тукай, Алиш язган

Әкиятләр дөньясына.

 

Бакчадан киткәч тә сез

Онытмагыз аларны.

Сезне һәр нәрсәгә өйрәткән

Тәрбияче апаны!

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИПОВА МИЛӘҮШӘ РИФГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий