Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шаян бармаклар”

sbornik-palchikovyih-igr-dlya-detey-doshkolnogo-vozrastaУртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль конспекты

 

Максат:
Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
2. Сөйләм телен үстерү

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.

Җиһаз: әби һәм бабай курчаклары, бармак театры курчаклары, уенчык песи, бала санынча матур тартма, карават.

Кулланылган әдәбият:
1. Бала бишеге – гомер ишеге. Башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр, ата-аналар өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы. 3 нче басма: Яр Чаллы, “Идел-йорт” нәшрияты, 2002.-144б.
2. Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.- 383б.
3. Хрестоматия “Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990.

 

Эшчәнлек барышы:

– Балалар, әйдәгез, әби белән бабайга кунакка барабыз. Карагыз әле, монда кунаклар да бар икән! Әйдәгез, апалар белән исәнләшик.
– Исәнмесез.
– Балалар, бергәләп түгәрәккә басабыз.

 

“Кайда безнең кулларыбыз?” җырлы уен.

Кайда безнең кулларыбыз,

Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар,

Күңелле бии куллар!

 

Тәпиләребез күренми,

Кая киттеләр икән?

Менә, менә бит алар,

Матур итеп бииләр!

 

Кайда минем балалар,

Кая юкка чыктылар?

Менә, менә бит алар,

Минем нәни балалар!

 

– Балалар, әби белән бабайның песиләре дә бар икән.

– Исәнме, Мияу!

Мияу:

– Исәнмесез, балалар! Хәлләр ничек? (Берничә бала белән исемнәрен әйтеп исәнләшә).

– Рәхмәт, әйбәт.

– Балалар, карагыз әле, Мияу безгә нинди матур тартма әзерләп куйган. Карыйк әле, тартма эчендә ниләр бар икән? (Тартма эченнән бармак театры курчаклары алып, бармакларга кия-кия сөйлибез)
– Балалар, әйдәгез әле, бергәләп Мияуга уйнап күрсәтик!

 

(Уенны 1-2тапкыр кабатлыйбыз)

Бу бармак – бабай,
– Бу бармак – әби.
– Бу бармак – әти,
– Бу бармак – әни,
– Бу бармак бәби,
– Аның исеме – Чәнти.

 

– Әйдәгез, Мияу белән дә уйнап алыйк.

(Балалар түгәрәккә басалар. Песи түгәрәк буйлап йөри. Шигырь сөйләнеп беткәндә кулын качырып өлгермәгән бала уенны дәвам итә)

 

Песи,песи, пескәем,

Матур синең төскәең,

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Мияу!


- Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, Мияу безнең уйнаганны карап арган. Әйдәгез аны бергәләшеп йоклатабыз. (Песине караватка салалар)

Песи-песи, нечкә бил,
Бала тибрәтергә кил.
Ап-ак күмәч ашарсың.
Тәмле сөтләр эчәрсең.
Ашап туйгач йокларсың.
Бәлли-бәү.

– Балалар, песи йоклап китте. Ә без аны уятмас өчен аяк очларына гына басып, төркемгә барыйк.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “40 нчы катнаш төрдәге “Казлар-аккошлар” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӨСӘИНОВА РУЗАЛИЯ ФӘНИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий