Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Татар шагыйре Габдулла Тукай”

1356631484Mәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат:

1. Балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумилләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.

2. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шагыйрьгә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

 

 

1нче күренеш

Залның түрендә Тукай портреты, балалар өчен язган әсәрләре куела; Тукай әсәрләренә иллюстрациләр, балаларның рәсемнәре, пластилиннан ясалган әкият персонажларыннан күргәзмә.

 

Татар өенең күренеше. Бер ана бишек тирбәтә. Үзе бишек җырын җырлый:

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач

Галим булып китәр бу.

 

Йокла, улым, йом күзең,

Йом күзеңне, йолдызым;

Кичтән йокың кала да

Йоклап үтә көндезең.

 

Әлли-бәлли, көйләрем,

Хикиятләр сөйләрем,

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы: – Язның иң матур бер көнендә, карлар әреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Г. Тукай Арча районының Кушлавыч авылында туган. Г. Тукай кечкенәдән ятим, әти-әнисез калган, чит кешеләр кулында ачлы-туклы яшәгән. Ул бик күп авырлыклар, рәнҗетелүләр күргән. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.

Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Г. Тукайның шигырьләре балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә.

 

1нче бала:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш,

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

 

2нче бала:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм.

 

«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла.

3нче бала:

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

 

Бергә: И туган тел, и матур тел.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Төлләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –

Безнең дуслар барсы да.

 

Слайдта урман күренеше. Ясалма агачлар да куела.

“Күбәләк” очып керә (күбәләк булып киенгән кыз бала), аның артыннан кулына кәрзин тоткан кызчык күренә һәм күбәләкне куа.

Кыз : – Нинди матур күбәләк!

 

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. Күбәләк очып китә.

 

Кыз:

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

 

Залга үкереп Шүрәле керә, кыз куркып агачлар артына кача, карап тора.

“Шүрәле” биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар артындагы кызны күреп ала, янына килә.

Шүрәле:

Әй, сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле.

 

Кыз: Була ул! (Татар халык биюен башкара. )

 

Шүрәле: Бигрәк матур биедең. Рәхмәт үзеңә, минем күңелне күргән өчен.

 

Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә.

Кыз: – Урманда кошлар бигрәк тә күп инде.

(“Карлыгач” шигыреннән өзек сөйли. )

 

Кошлар очып киләләр дә нәрсәдәндер куркып кире чигенәләр.

Шүрәле: – Туктагыз инде, курыкмагыз, без сезгә тимибез.

(“Кошларым” шигырен сөйли. Кошлар очып китәләр. )

 

Кыз: – Мин бит җиләк җыярга дип килгән идем.

Шүрәле: – Әйдә, мин сиңа булышам. (Җиләк җыялар).

 

Каршыларына Сарык белән Кәҗә килә.

Шүрәле: – Кемнәр сез? Минем урманда мондый җәнлекләр юк.

Кәҗә: – Без Сарык дус белән авылда бер ярлы гаиләдә яшәдек, ашатырга ризык беткәч, алар безне чыгарып җибәрделәр.

Сарык: – Менә без бүреләрдән калган ярманы алдык һәм әби белән бабайга күп итеп җиләк җыйдык. Инде авылны, әби белән бабайны сагындык, өйгә кайтабыз.

 

Сәхнәнең икенче ягыннан карана-карана Су анасы килеп чыга.

Шүрәле: – Бу тагын кем? Әй, син кем, нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы: – Ой-ой-ой! Кычкырма инде шулай. Мин – Су анасы.

Шүрәле: – Су анасы булгач, бар, үзеңнең суыңа әлдерт! Минем урманымда рөхсәтсез йөрмә монда!

Су анасы: – Ой, синең урманыңда йөрергә бик рәхәт диеп белдеңме әллә? Хәлемнән килсә суымнан чыкмас та идем. Ләкин ялгышып алтын тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты.

Кыз: – Әйдә минем белән, Су анасы. Ул малай безнең авылда торадыр.

Шүрәле: – Ярый, хушыгыз, тагын шулай урманга килегез.

 Кыз, Су анасы, Кәҗә белән Сарык китәләр.

 

2нче күренеш.

 

Слайд өй алды күренеше.

Гали белән Акбай. “Кызыклы шәкерт”шигырен сәхнәләштерү.

 

Су анасы, Кыз килеп чыгалар.

Кыз: – Исәнме, Гали.

Су анасы: – Бу бит минем тарагымны урлаган малай. Һай, кирәген бирәм хәзер! Ах, оятсыз малай, китер хәзер үк минем алтын тарагымны!

Кыз: – Гали, син нишләдең? Ник кеше әйберенә тидең? Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый бит.

Гали: – Беләм мин барын да. Су анасы, мин синең алтын тарагыңны бирәм . Ләкин, әйдәгез, балалар белән бергәләп “Ачык авыз” уенын уйнап алабыз. Габдулла Тукайның да бит иң яраткан уены “Ачык авыз” булган.

 

“Ачык авыз” уены уйнала. Уеннан чыккан һәрбер баладан Г. Тукайның шигырьләрен сөйләттерү.

 

Балалар “Кәҗә белән Гали”, “Безнең гаилә” һәм башка шигырьләрен сөйлиләр.

 

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, балалар. Г. Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Аның шигырьләре безне ялганламаска, урлашмаска, туган илне һәм табигатьне сөяргә өйрәтә. Сез яшьТукайчылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап тормыы сабагы аласыз. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.

 

Җыр. “И туган тел, и матур тел”.

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

“Яңа Дума “Кыңгырау” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НӘБИУЛЛИНА ЗИЛӘ ҖӘМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий